- 04.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин сезгә үзебезнең авылда булган бик гыйбрәтле хәл турында язмакчы булам. Безнең әни Саба районының Миңгәр авылында 1898нче елда Заһидулла бабай белән Гайшә әби гаиләсендә дөньяга килгән. Ул – аларның беренче балалары, аннан соң дүрт малай туган. Бабай бик уңган, тырыш кеше булган: балта да тота, киез итек тә баса белгән, бал кортлары асраган. Кыскасы, гаилә мул тормышта яшәгән.
Әни беренче мәртәбә Саба районы, Яңа Мичән авылы кешесенә тормышка чыккан һәм алар бик матур яшәп киткәннәр. Үз вакыты белән авырга узып, әни бер малай алып кайткан. Малай тугач, әнинең дәрәҗәсе тагын да үскән, чөнки ир-атларга гына өстенлек бирелгән вакыт. Әнинең ире Нурислам исеменә охшатып, малайга Миңнислам дип кушалар. Нурислам абый тегүче булган. Безнең якларда авыллар бик тыгыз урнашкан, шул сәбәпле җир халыкны тулысынча туйдыра алмаган. Кулы эш белгәннәр кышын акча эшләргә чит өлкәләргә чыгып киткән. Әнинең ире дә тегү тегәргә чыгып йөргән һәм, һич уйламаганда, бер китүендә үлеп калган. Әни, улын ияртеп, бабай йортына кайтырга мәҗбүр булган.
Безнең бабай итек басарга Әгерҗе районы, Исәнбай авылына йөри торган булган. Ул авылдан үз атын җигеп чыгып киткән һәм үз аты белән кайтып кергән. Безнең авылның Мәҗит исемле кешесе дә шул якка тегү тегәргә йөргән. Берсендә Мәҗит абый: «Мине дә алырсың әле», – дип, бабайга әйтеп куйган булган. Китәсе көн килеп җитә, бабай атын җигеп куя, ә Мәҗит абый һаман юк та юк. Бабай: «Бар әле, кызым, бармый микән әллә, белеп кил», – дип әнине аларга җибәрә. Ара ерак түгел. Ишегалдына кергәч, әни өйдә тавыш ишетә. Бу вакытта Мәҗит абыйны хатыны Галия апа: «Галия (әниебез дә Галия исемле) белән уйнаш итәсең», – дип талап тора икән. Әни ишекне ачып кына Мәҗит абыйны дәшә дә чыгып китә. Аның артыннан Мәҗит абый чыга. Капканың тышкы ягыннан, хатынына карап: «Йа Раббым, мине урынсызга рәнҗеткәнең өчен, дөньяда вакытта ук телләреңне, тәннәреңне кортлар ашасын иде», – дип әйтә. Мәҗит абый шул китүеннән авылга кайтмый.
Галия апа берүзе өч баланы – ике кыз һәм бер малайны кеше итә. Үскән берсе Казанга китеп, эшкә урнаша. Галия апа авылда үзе генә кала. Авырмы-җиңелме, тормыш дәвам итә. Кызлары җитеп килә – аларны кияүгә бирергә әзерләнә.
Безнең авылда Талип исемле бер ата карак гаиләсе яшәгән. Шул Талипның кызы да Казанда яшәгән булып чыга. Галия апаның кызы аның белән очраша. Алар авылның түбән очында бер чорда аралашып үскәннәр. Менә шул Талип кызы Галия апа кызына ияреп, кунакка кайта. Шунда алар Галия апаның бирнәгә дип әзерләгән әйберләрен карап утыралар.
Көннәрдән бер көнне шул Талип кызы иртән бер егет ияртеп, Галия апаларга кайтып керә. Алар: «Без Сабага йомыш белән кайттык, язу-сызулар кирәк», – дип, чәй эчкәннән соң чыгып китәләр. Кайдадыр югалып торгач, кич белән янә кайтып керәләр дә Галия апага: «Әле эшебез бетмәде, иртәгә яңадан барасы була», – дип кунарга калалар. Ашап-эчкәннән соң, йокларга яталар. Галия апа йокыга киткәч, аны буып үтереп, идән астына салалар. Кызының бирнәгә дип җыйган әйберләрен алып чыгып китәләр дә өйне тыштан йозак белән бикләп калдыралар.
Көннәр уза. Күрше-тирә, хатынның күренмәвенә аптырап, аның ишегалдына керә. Ишек бикле, кереп булмый. Тәрәзәләр эчтән томаланган, ишегалдында авыр ис бар. Күршеләре бу хәлне авыл Советына барып әйтә… Бу – 1944нче елның көзендә булган хәл.
Әни, улы Миңнисламны ияртеп, икенче тапкыр янә Миңгәр авылы кешесенә тормышка чыга. Безнең әтиебез Хәбибрахман бик тыныч кеше иде. Миңнислам абыем белән без бертуганнар булып үстек. Әтиебез дә, абыем Миңнислам да (ул 1925нче елгы иде) Бөек Ватан сугышында һәлак булды.
Кешене урынсызга рәнҗеткән өчен, Аллаһы Тәгалә Мәҗит абыйның хатынына җәзасын бирә. Аллаһы Тәгалә каршында бер нәрсә дә онытылмый: изгелек тә, явызлык та. Ул вакыты җиткәнне көтеп тора. Җир йөзендә кылган гамәлләребез өчен, аның каршында кайчан да булса җавап бирәсебезне онытмыйк.
Фәйзрахман ХӘБИБРАХМАНОВ,
Саба районы, Миңгәр авылы
Комментарии