Сугышта күргәннәр китап язарлык

Сугышта күргәннәр китап язарлык

Мин 1935нче елда Сталин (Донецк) шәһәрендә туганмын. Әти-әнием шахтерлар. Украинага немецлар килеп җиткәндә, мин – алты яшь ярымлык баланың башындагы чәче беренче бомбежка вакытында куркудан агара башлаган иде. Өч ел оккупациядә күргәннәр бер зур китап язарлык. Без әтинең туган авылы Балык Бистәсе, Тәберде Чаллысы авылына 1948нче елның маенда кайттык. Мин Украинада сугыштан соң гына укый башлап, 4нче классны тәмамлап килә идем. Сигез бала булсак та, дүртесен – Украинада, өчесен, авылга кайткач, сугыш афәте җилләреннән айныта алмыйча җирләдек. Үзем дә әллә ничә мәртәбә үлем белән очраштым.

Аллаһы Тәгалә, яшьли үлгән җиде туганыма, 58 яшендә үк 90 яшьлек картлар кебек үк картаеп үлгән әтиемә, Әлхәмдулиллаһ, 80 яшенә җитеп, безгә иң изге теләкләрен әйтеп үлгән әниемә догачы булып яшәргә, дип, миңа озын гомер биргәндер. Ә Украинадан кайткач, безнең гаиләгә эш биргән, оккупациядән кайтканны яшереп, документлар ясап, сөргенгә җибәрүдән йолып калган «Кызыл-Йолдыз» промкомбинат директорлары Шакиров Закир (Яңа Саланыкы), Нигъмәтҗанов Әхәт, баш бухгалтер Ногманов Ибраһим абыйларга әни гомер буе рәхмәт укыды, чөнки ул вакытта кем немец кулында калган – халык дошманы саналган (ник үлмәгән янәсе?!) һәм сөргенгә сөрелә иде. Безне бу бәлаләрдән йолып калган ул затлар хәзер юк инде. Урыннары җәннәтләрнең иң югары катында булсын иде, балаларына да Аллаһ Тәгаләдән игелек рәхмәтен сорыйбыз.

Өстә әйткәнемчә, оккупация вакытында баштан кичкәннәр калын бер китаплык булса да, аларның һәр мизгеле исемдә. Хәзерге заман зарланучылары тыныч күкнең, тамак туклыгының кадерен белсеннәр иде.

…Без немецлар кулында. Шәһәрдә ут-су юк. Акча йөрми, кибетләр таланган, шартлатылган. Немец бик тиз килде, шәһәрдән китәм дигәннәре дә йә кире борылды, йә юлда бомба-снаряд төшеп үлеп калдылар. Бүгенгә исән булган һәркемнең бер генә уе бар – ачтан үлмәслек нәрсә булса да, бер тәгамь ризык каян табарга? Ачлыктан тилмереп тә карады инде кеше. Күршедәге тугыз айлык Иринаны әнисе, барыбер ачтан үлә, дип, иске-москы чүпрәккә төреп, урамдагы бәдрәфкә куйгач, бер немец офицеры алып киткән, диделәр.

Безнең әти белән әни өйдәге әйбер, кием-салымны авылларда өч-дүрт көн йөреп, йә бер чиләк бәрәңгегә, йә булмаса ярты чиләк икмәк-бөртеккә алмаштырып алып кайта алсалар, өйдә бәйрәм. Мин ике авыру энемне, сеңлемне карыйм. Өйдәге ачлыктан, авырудан газапланган туганнарым өчен бер борчылсам, әти-әниләр өчен икенче кайгырам. Алар бит немец булган авылларда йөри, исән-сау кайта алулары Аллаһ кулында.

Берсендә өйдә ашарга бер нәрсә дә юк. Үткән көнне мич өстенә тезеп бәрәңге кабыгы пешерсәм, аннары ул да калмады. Наныйлар күзгә карап ашарга сорыйлар. Түзеп булмый, күзгә яшь тыгыла. Үлсәләр, әти белән әнигә ни диярмен, дип кайгырам. Үземнең дә кузгалыр хәлем юк, туңдыра, изрәтә. Берзаман сабыйлар тынычландылар, мин үзем дә йоклап киткәнемне сизмәгәнмен. Әниемнең кулы маңгаема тиеп уянып китсәм, әти кайнар су эчеп утыра, ә колагыннан тып-тып су тама, аның колаклары салкында өшегән дә, өйгә кергәч, эреп, су тама икән. Бәхеткә, әти белән әнинең юллары уңган – бер чиләк тутырып, бәрәңге алып кайтканнар…

Әкрам МИНҺАҖЕВ,

Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллысы авылы

Комментарии