- 04.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән чорда экологик проблема дигән төшенчә булмагандыр, күрәсең, шуңа күрә ул шигъри юлларында:
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән, – дигән.
Тукайдан соң күпме сулар аккан, күпме чишмәләр, елгалар корыган, күпме урманнар киселгән, авыллар юкка чыккан, шәһәрләр барлыкка килгән. Соңгы 10-15 ел эчендә Русиядә – 18 мең, Татарстанда 39 авыл кешесез калган, ә безнең төбәктә ярты гасыр эчендә 32 авыл бөтенләй юкка чыккан. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге масштаблары арту, фәнни-техник революциянең көчле үсеше табигатькә зыянлы тәэсир итүен һәркем белә, бу турыда күп сөйләнә һәм языла. Без табигатьне аңлы рәвештә юкка чыгарабыз. Мәгълүм ки, кеше ризыктан башка 5 атна, сусыз 5 көн, һавадан башка 3-4 минут кына яши ала. Авылда да атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсе мөмкин булган чикләрне күптән узып китте. Азнакай районы экологик яктан республикада чиста төбәкләрдән санала. Үзем авылда яшим, еш кына район үзәгенә барам. Шәһәргә килеп керү белән (Азнакай тавын төшкәндә), газ, нефть исеннән башлар әйләнеп китә. Ярый әле, авылда яшим, дип сөенеп куясың. Күпчелек нефть һәм газүткәргечләр 30-40 ел дәвамында эксплуатацияләнә, ә аларның гарантиясе 8-10 елдан артмый. Дөнья масштабында урман кисү аның үсүеннән 18 тапкырга артык. Быелгы корылык елында күпме мәйданда урманнар янды. Аны берәү дә төгәл әйтеп бирә алмый. Күпчелек урыннарда бернинди рөхсәтсез, документсыз урман кисәләр, чит илгә (бигрәк тә Кытайга) чыгаралар, аннан соң ул урманнарга ут төртәләр, янгын барысын да «каплый». «Урманнар кодексы» буенча күпме урман каравылчысы кыскартылды. Хуҗасыз калган урманнарга җавап бирүче юк.
Шулай итеп, җиргә кислород бирүче урманнар мәйданы елдан-ел дүрт-бишләтә кими бара. Моннан ике гасыр элек, безнең төбәктә урманнар, әрәмәләр шаулап утырган бөтен территориянең (хәзерге конфигурациядә) 80 процентын тәшкил иткән. Билгеле, соңгы елларда Азнакай урман хуҗалыгы (директоры А.Г.Галимов) төрле токым агачлар утырту буенча шактый эш башкарды: тау, калкулык, чокыр урыннарда яшь урманнар пәйдә булды. Азнакайның үзендә урманнарга декоратив агачлар утыртылды, паркларга нигез салынды. Әлбәттә, болар зур күләмдә түгел. Шәһәр һәм авыллар тирәсеннән чиста һава юкка чыга бара, елгалар да пычрак су ага торган канауларга әйләнә. Элегрәк татар авылларында да күпләп дуңгыз үрчетелде, тиресе теләсә-кая түгелде. Ә бит дуңгыз тизәге эләккән җирдә үсемлек үсми, корый. Колхозлар таралгач, күпчелек авылларда дуңгыз фермалары бетте, инде һава сафланды дисәк, хәзер авыл эчендә аерым шәхси хуҗалыклар чучка асрый башлады. Фермалар элек авыл читендә булса, хәзер сасы искә урамнарда йөрерлек түгел.
Тирә-ягыбыздагы чүп-чар өеме, аунап яткан шешәләр – безнең гамьсезлегебез нәтиҗәсе. Азнакайның үзендә бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен билгеле бер эш башкарылды. Чүп түгә торган урыннарга шешәләр өчен аерым контейнерлар куелды. Көнкүрештәге чүп-чарны чит илләрдә әрәм итмиләр, калдыкларның төрләренә карап, махсус җыю тартмалары куелган. Юл буенда аунап яткан автомашина резиналары аеруча күзгә ташлана. Татарстанның кайбер шәһәрләрендә андый калдыкларны эшкәртеп, түбә ябу материаллары җитештерә башлаганнар дип ишеттем. Табигать үзе үрнәк күрсәтә: хайваннар чыгарган углекислый газны үсемлекләр йота һәм хайваннарга, кешеләргә кирәкле кислород чыгара. Күп урыннарда туфрак эррозиясе белән көрәш алып барылмый, киләчәктә зур ерымнар, чокырлар ясалачагы көн кебек ачык. Моннан 5-6 ел элек безнең Урсай авылының яртысы Ык елгасына ишелеп төшү куркынычы астында иде. Элеккеге бер урам бетте. Бәхеткә, авыл халкы җиңел сулыш алды: Экология фонды һәм район хакимиятенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, яр буйлары ныгытылды, графит өелде, Ык буе чын пляжга әйләнде. Кызганыч, иске гадәт буенча Ык буена төрле чүп-чар түгүне дәвам иттерүче, пычрак су агызучылар һаман да бар әле. Туфракның кеше тормышы өчен иң әһәмиятле булган уңдырышлы катламы бетә. Колхозлар таралгач, җиргә органик ашлама чыгару елдан-ел кими, кайбер хуҗалыкларда бөтенләй чыгарылмый. Ә бер сантиметр калынлыктагы кара туфракны җир 300 ел дәвамында туплый, әмма аны 3 ел эчендә югалта. Бүген Русиядә 20-30 млн. гектар җир эшкәртелми: кая карама (безнең күрше Башкортстанның рус авылларында) сөрелмәгән җир, чүп үләненең нинди сорты гына юк. Болай барса, авыл хуҗалыгы дигән төшенчә юкка чыгачак, авыллар бетәчәк. Минемчә, табигатьне хөрмәт итү кешенең үзеннән тора. Безнең якларда күп кенә үсемлекләр кызыл китапка кертелә. Табигатьнең хуҗасы – кеше, аның язмышы да кеше кулында.
Әгәр шулай дәвам итсә, авылыбызның «ямен, суы тәмен» белүче кеше калмаячак. Күмәк хуҗалыкларны тарату сәясәте шуңа этәргеч ясый. Бүген азык-төлек продукциясе җитештерү авыл кешесенә файда китерми. Дәүләт тарафыннан авылга караш, мөнәсәбәт үзгәрмәсә, экологик проблемаларны хәл итәргә кеше дә калмаячак.
Роберт ЗАРИПОВ,
Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии