Коммунизм көткән идек...

Сталин бабай үлгәч, аның урынын Георгий Максимилианович Маленков алды. Ул халыкның барлык бурычларын – ит, сөт, йомырка салымы, заемнарны бетереп, халыкны иркенлеккә чыгарды. Әле ул вакытта кияүгә чыкмаган кызларга да салым түләтәләр иде. Маленков озак эшләмәде. Властьны Хрущев алды. Ул инде Сталинны сүгеп, аның бөтен әшәкелекләрен фаш итеп, халыкка кукуруз ипие, кукуруз боткасы ашатты. Авыр яшәдек ул чорда. Укытучыларның бакчаларын кисеп, сыерларын бетерттерде. Кибетләрдә тәмәкегә кытлык килде. Басуда эшләгән механизаторларга партком секретарьлары каяндыр алып, хезмәт көне хисабына берәр кап итеп өләштеләр. Кукуруз басуын күрер өчен Хрущев Азнакай районының Авангард колхозына да килде әле.

Аннары Брежнев килеп, 18 ел эшләде. Дөньялар азмы-күпме алга таба бара башлады. Туйганчы ипекәй ашадык. Эшләгән кешегә акчасын бирделәр. Барыбер кибетләрдә товар кытлыгы бар иде. Булганнарын астан гына саттылар. Ул вакытта уку, дәвалану бушлай булды. Больницалардан кешеләрне савыгып, аякка баскач кына чыгаралар иде. 60 тиен акча түләп, автобус белән өч тапкыр Мөслимгә бара ала идек. Мөслимнән Казанга ике тапкыр самолет очты. Билет бәясе 8 сум. Колхозлар гөрләп тора, абзар тулы терлек. Үгезләр симертеп, яңа елга ярты еллык ит нарядын үти идек. 1-2 гыйнварда үгезләр, дуңгызлар төяп җибәрәбез. Ул вакытта 10 көн ял итү булмады. Колхозларда да бик күп төзелешләр башкарылды, төрле техника кайтты. Колхоз ул елларда бик иркен, бай яшәде. Эшчеләре дә күп булды. Безнең «Урожай» колхозының 3 миллион 500 мең сум акчасы бар иде. Хөкүмәттән бер тиен акча алмыйча яшәдек. Мин үзем, олы кеше буларак, коммунизм көткән идем. Ул еллар барыбер дә бик күңелле иде. Атна саен клубларда концерт-спектакльләр куелды. Халык та дус-тату булды.

Аннары инде Черненко, Андроповлар эшләде. Алардан соң Горбачев килде. Аңа СССРны таркатырга юл куйдылар. Немец фашистлары да җиңә алмаган илне тараттылар, коммунистлар партиясе юк ителде. Завод-фабрикалар таралды, колхозлар бетте. Түрәләргә баерга юл ачылды. «Коры закон» кертәм дип, Горбачев аракы заводларын яптырды, виноград агачларын кистереп бетерде.

Элек бездән Үзбәкстан якларына китәләр дә, кунакка кайткач, сез бигрәк интегеп яшисез, диләр иде.

Аннары ваучер дигән нәрсәләр чыкты. Халыкка бер тиен дә файдасы булмады аларның. Мин үзем аларны «Алтын башак»ка тапшырган идем. Бер тиен дә алмадым. Өчәр ай пенсия акчаларын, еллар буе хезмәт хакларын ала алмаган еллар булды. Ярты Татарстанны «Вамин»га куштылар. Хезмәт көненә эшчеләргә акча урынына эремчек белән катык, эт тә ашамый торган колбаса өләште. Аны бит югарыда эшләгән җитәкчеләр белеп торды. Ә юл куйдылар. Шуның өчен аны депутат итеп Мәскәүгә җибәрделәр. Хәзер аның урынына бездә «Август–Мөслим» компаниясе. Аллага шөкер, бик күп кешеләргә эш булды. Автобус белән килеп алып, кайтарып куялар. Ай саен хезмәт хакын биреп бара. Пай җирләренә ел саен икмәк бирә. Өлкәннәр көненә бик күп итеп күчтәнәчләр өләштеләр. Гомере озын булсын бу оешманың.

Горбачев 750 мең сум пенсия алып яшәгән икән. СССРны таркатып, югарыдагы түрәләргә ирек биргәне өчендер инде. Бу акчаны гади пенсионер 10 елга да ала алмый.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии