Гарифҗаннар күбрәк кирәк

Гарифҗаннар күбрәк кирәк

 

Син белүче милләтеңнең серләрен

Һәм дә аның бик авырткан җирләрен.

Кайтарырга милләтенә дәүләтен,

Көтә тарих Гарифҗандай ирләрен!

Нәҗибә САФИНА

2003нче елның көзендә туган авылым Чапшарга әтигә бәрәңге алышырга кайттым. Эшләрне бетергәч, кичке тугызларда Казанга китәргә дип өйдән чыгып киттем. Сентябрь ае, салкынча, җәяүләп 7 километр ераклыктагы Балтачка таба атлый башладым. Ай яктысы да бар, каршыга бервакыт кешеләр килә башлады. Кешеләр дигәнем агачлар булып чыкты. Туңып, арып Балтачка килеп җиттем. Гарифҗан абыйларның өй ишеген шакыйм. Инде төнге сәгать 11 булган икән, Гарифҗан абый мине күреп аптырап китте. Хәлемне аңлап алып, өйләренә чакырды. Гарифҗан абыйның хатыны Асия апа – бик ачык, кунакчыл кеше. Алар мине табынга утыртып ашаттылар, эчерттеләр, хәлләремне сорадылар, тынычландырдылар, күңелемне күтәрделәр. Аннары без Гарифҗан абый белән аның эш бүлмәсенә кереп сөйләшеп утырдык, киләчәккә иҗат планнары кордык. Икенче көнне алар мине якын туганнарыдай, яңа көч белән, Казанга озатып җибәрделәр.

2011нче елда да Балтачка эш белән кайткач, Гарифҗан абыйларда туктарга туры килде. Мунчалар кереп, остазым белән рәхәтләнеп аралаштым. Өендә икенче каттан үземә бүлмә дә бирде. Гарифҗан абый белән сөйләшү – зур бәхет, белмәгән әйбере юк. Татар җанлы, кыю фикерле акыл иясе ул. Хәзер дә мин аның белән телефоннан шалтыратышып, киңәшеп яшим.

Шагыйрь, язучы, галим, дәүләт эшлеклесе дустым Гарифҗан абый Мөхәммәтшинны якыннан белүем белән чыннан да горурланам! Быел аксакал әдибебезгә 82 яшь тула бит. Киләчәктә дә безне шатландырып яшәргә язсын сиңа, бөек дустым!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

Казан шәһәре

(Гарифҗан – белүче, укымышлы дигәнне аңлата).

 

 

Комментарии