Беренче сәяхәт

Безнең ике Утар арасында элекеге алпавыт биләмәсендә баштарак ятим балалар йорты иде, соңрак акылга таманрак балалар тәрбияли башладылар. Минем әни дә, колхоз рәисеннән сорап, шунда эшләп-эшләп алгалый иде. Ул аннан безгә ашарга нәрсә булса да алып төшә, кием-салымы да эләккәләде. Әллә нигә бер эшчеләргә дә ипи биргәлиләр. Авыл кибетенә ипи кайтмый. Сайлау вакытларында сайка бүлкие саталар да, икенче сайлауга кадәр эзе дә юк. Миңа әни сәгать уннарда детдомга мен, ипи биреп төшерермен, дип кисәтеп эшкә киткән иде. Өйдә ашарга ризык булмагач, үземнән дүрт яшькә кече сеңлем Хәлисәне туганыбыз Миңленур апайда калдырып, сәфәргә чыктым.

Авыл башындагы амбар янындагы күпердән Кече Мишәне чыктым да, сукмак буйлап тау кырыйлатып, чишмәләрдән сулар эчкәләп бара торгач, текә тауга килеп җитеп, өскә үрмәләдем. Тау башыннан авыл әллә кайда калган шикелле тоелды. Тау өстендәге арышлар урман шикелле шаулап чайкалалар, биеклеге ат дугасыннан булыр, сукмак күренми дә. Мин курка-курка арыш арасына кереп, алга барам. Бер – алга, бер артка карыйм, шикләндерә. Эсселе-суыклы булып бара торгач, ачыклыкка килеп чыктым да коймалап алынган детдом биләмәсенә килеп кереп, рәшәткә ишекнең боргычын борып, курка-курка гына алга атладым. Миңа ул вакытта җиде-сигез яшьләр булгандыр инде. Бара торгач, тагын рәшәткәле өч ишекне ача-ача, зур йортлар арасындагы бер бик матур итеп эшләнгән җыйнак кына йорт янына килеп чыктым. Бер кеше дә күренми. Минем уем: әнине ничек кенә эзләп табарга. Миңа кем очраса да тиле булыр шикелле тоелды. Соңгы ишекнең боргычын боргычлап азапланганда, каршыдагы матур йортның ишеге ачылып та китте, аннан бер шыксыз кеше чыгып, миңа төбәлде. Мине ток суктымыни, мин дә аннан карашымны ала алмадым. Баскан көе тик торам. Теге дә тик тора. «Әһә, – мин әйтәм, – эләктем, нәкъ кешесенә туры килдем» Мин җайлап кына ишекне ачып чыктым да, рәшәткә арасыннан теге бәндәне әз генә күзәтеп, сукмак буйлап Түбән Утарга таба сипләдем. Башта атлап барсам, тегенең дә минем арттан килгәнен күргәч, йөгерә үк башладым. Ул рәшәткәле ишекләрне ничек ачканымны да хәтерләмим. Аяктагы галошлар йөгерә башлауга ук төшеп калды. Шулай итеп чабыша торгач, арыш арасына да килеп кердек. Теге дә бастырып килә. Аралар, күп булса, кырык-илле метрлар чамасы. Нәкъ арыш арасында сөртенеп егылдым. Җирдә яткан таш кисәген эләктереп алдым да тегеңә кизәнеп, куркыттым. Шып туктады. Мин тагын торып йөгердем. Арыш арасыннан чыктык. Тау төшәбез. Тагын тузанлы юлда бер-ике мәртәбә егылып алдым. Үзем көләм, үзем елыйм, эчкә «кату» чыкты. Ничек итсәм иттем, амбарга кайтып җиттем. Амбарның ике як коймасын да өйрәнгән гадәт буенча үрмәләп менеп сикереп чыктым да беренче өй Хаҗиев Зиннурларның капкаларыннан кереп тә киттем. Капка аратасын этеп, кечкенә капканы бикләдем дә, абзар аркылы чыгып, бакча башларына сыпырттым. Калды теге капка артында шакылдатып. Мин бакча артлатып кына менеп, печәнлеккә качтым. Әни эштән кайткач кына төштем. Ул минем галошларны ала кайткан. Әнигә ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Мине куган кеше юләрләр йорты директоры булган икән. Ул мине, кигән киемнәрдән чамалап, юләр кача, тота алмасам, качырсам, ничек җавап бирермен, дип чаба икән. Ә мин, юләр куа, тотса, үтерә, дип котым очып чаптым. Менә шулай да итә идек без заманында.

Миңнефәрит МОТАЛЛАПОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии