- 04.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1978нче елның март урталары. Шәмәрдәннән хатыным Рәшидәнең әтисе Мөхетдин бабам шалтырата: «Тиз арада килеп алыгыз, мин сезгә базадан суыткыч алып куйдым».
Бабай урман хуҗалыгында эшләде, Шәмәрдәннең иң оста арба-чана ясаучысы иде. Пенсиягә чыккач, районара базага каравылга керде. Бөтен нәрсәгә кытлык еллар иде ул. Бар да астан гына сатыла. Бу суыткыч дигәнебез дә ул елларда күпләргә тәтемәде. Бабайдан теге сөенечле хәбәрне алуга, аны ничек итеп алып кайту мәсьәләсе килеп басты. Колхозда өч-дүрт йөк машинасы бар да барын, алар язгы чәчүгә әзерләнә, элеватордан ашлык ташый. Бар өмет колхоз атларында. Әле алары да санаулы. Алай да беренче бригада бригадиры Миңнур апа Садыйкова яшьтәшем Кашшаф Сабирҗанов белән юлга чыгарга рөхсәт бирде. Тик бу иптәшне тиз генә табармын димә. Өйләдә өенә кайтканын туры китереп, сәгать уникедән соң юлга чыгарга булдык. Җирән кашканы җигеп, чанасына салам, печән салдык. Март ае, юл бозлавык. Без олы юлдан элдерттек. Малкай көр, елкылдап тора, яллары җилдә җилферди, йөгәненә таккан җиз тәңкәләре анда-санда чыңлап куя.
Үзем дә инде! 30 чакрымлы юлга чык, өстеңә юньләп киенмә. Аякта кышкы ботинка, өстә костюм-чалбар, кыска гына мех куртка, кулда перчатка. Имеш, культуралы кешеләр. Көн кичкә авышты, җил чыкты. Ботинка гына кигән аяклар да, перчатка эчендә бармаклар да өши башлады. Иптәшем алдатмаган: аягында галошлы кара киез итек, сырган чалбар, телогрейка, мех бияләй, сарык тиресеннән тегелгән калын бүрек. Бәхетемә, ярты юлга җитәрәк, юлыбыздан чакрым ярым читтәрәк утырган Сабанчино исемле ар-удмурт авылында яшәүче Кузьма агай исемә төште. Аларга кереп, чәйләр эчеп, җылынып, аякка аның ак киез итеген, мех бияләйләрен киеп, юлыбызны дәвам иттек. Бабайларга килеп җиткәндә эңгер-меңгер төшкән иде. Анда тамакны туйдырып, суыткычны чанага бәйләп салып, кире кайтырга чыгарга тиеш идек. Иптәшем мәйне чамасызрак кабып җибәргән, бөтен мәшәкать үземә генә калды. Ул арада җәяүле буран кузгалды. Әби-бабайга рәхмәт әйтеп, кайтырга кузгалдык. Юлга чыгуга, Кашшафетдин гырлап йокыга китте. 7-8 чакрым үттек микән, каршыбызга юл чистартып К-150 тракторы килә. Минем бер кулда дилбегә, икенче кулым белән суыткычка яткан Кашшафетдинне тотып барам. Трактор тавышына атыбыз куркып китеп, чактан гына тракторның чүмеченә илтеп сыламады. Алай да Аллаһы Тәгалә саклады. Рәхмәт яугыры Җирән кашкабыз матур гына юыртып кайта. Үзе дә гомере буе атлар асраган Мөхетдин бабай аңа солы, печән салган иде. Авылыбызга кайтып кергәндә таң беленә башлаган иде инде. Юлдашым кайтканны сизмәде дә, суыткыч белән янәшәдә гырылдавын белде. Өйгә кайтканда бар да йоклыйлар иде әле. Суыткычны чанадан төшереп, иптәшемне илтә киттем. Аны җылы караватына чишендереп салып, ишекне ябып чыккач, йа Аллам, исән-сау кайттык, дип җиңел суладым. Инде атны тугарып, ашарына салып кайтканда яктырып беткән иде. Өйдәгеләргә әйтми дә киткәч, алар борчылганнар. Алай да капкага сөялгән суыткычны күргәч, кайда йөргәнемне аңлап алганнар.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы
Комментарии