Печән исе

Печән исе

…Һәр кеше өчен иң кадерле, иң саф, эчкерсез мизгелләр чоры ул балачак. Хатирәләрем, әлбәттә, бик күп, әмма минем өчен иң кадерлесе яз башы, печән исе белән бәйле. Хәзерге вакытта яхшы абзарыбыз булса да, хайван асрамыйбыз. Шулай да туган ягым болыннарыннан ел саен берничә көлтә печән җыеп калдырам. Печәнлеккә күтәрелү белән күп төрле чәчәк исе аңкый. Яңавылның Ировка ярларыннан әллә кайларга кадәр сузылган болынлыкларында үскән печәннең исе дә үзгә. Күз алдына шау чәчәккә төренгән киң болыннар, ялтырап аккан елга килә. Хәтта колагыма чалгы янаган тавышлар, печән әйләндергән кызларның чишмә челтерәведәй көлгән авазлары, атларның яңгыратып кешнәүләре, тургай сузган моңлы көйләр ишетелгәндәй була…

…Гөрләп узган печән өсләре хәтеремдә. Халык бәйрәмгә әзерләнгәндәй, матур күлмәк, алъяпкычлар тектерә. Күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы…

…Һай, ул Яңавылның еракларга сузылып киткән, печән уңган елларда болынлыклардагы җанлылык. Әйе, еллар ага да ага. Алар үткән саен, киң, тирән, тугайлы, тегермәнле, данлыклы Ировкабыз да инешкә әйләнеп калды. Болынлыклары да элекке түгел, шулай да хәтер исән. Баш әйләндергеч татлы печән исе хәтердә. 60-70нче еллар авыл баласының төп истәлеге печән исенә бәйле. Язгы тамчылар тама башлагач, олылар белән рәттән авыл баласы да тезмәләрдә калган запасны, печәнне күзәтә. Көтү чыкканчы җитәрме, юкмы? Иртәнге салкын белән, каткан кар өстеннән, өлкәннәрдән калышмыйча, авыл баласы да печән, салам эскертенә юл тота. Эскерт төбеннән кырып-себереп җыйган учмалардан хәйран гына ике чүмәлә барлыкка килә, таяк белән ике башыннан эләктереп, уртасына басасың һәм чүмәләләр, ерактан күзәткәндә, үзләре хәрәкәт итә кебек, астындагы авыл баласы күренми дә. Авыр, ләкин өстәлдәге сөт, катык язмышын шушы ике чүмәлә уңай якка хәл итә иде.

…Сазлардан урып ташылган кычыткан көлтәләре, кукуруз, бәрәңге, арыш басуыннан җыелган күкчәчәк, билчән, эт эчәгесе һәм башка күп төрле чүп үләне печәнлектә хуш исле печән янәшәсендә урын алып килде. Күкчәчәк астына, комсызланып, кукуруз чәкәнен дә дыңгычлаган вакытлар була иде. Күмәк хуҗалык рәисе булып Шамил абый Габдуллин эшләгән еллар. Ул без кайтканны күрмәмешкә салыша, ни алып кайтсалар да колхозчы тамагыннан узганын аңлый иде.

Печәнлектән тәмле хуш исләргә уранып, җиргә аяк бастым.

Печән исенә яз исе дә кушылып, алда әле ямьле җәйләр көткәнен сиздереп, күңелне нечкәртә, яшәү дәрте уята.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари иле, Бәрәңге бистәсе

Рәсемдә: 1962нче ел. «Яңа Тормыш» колхозчылары болында печән чаба. Автор архивыннан.

Комментарии