- 04.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә ханым! Сезнең « Уйнап язсагыз да, уйлап языгыз! » дигән хатыгызга («БГ», №3, 17 гыйнвар, 2018) аңлатма биреп китәсем килә. Сталинны кем ярата, кем яратмый – ул әле сезнең генә фикер. Ә кемнәр булган соң Сталин палачлары? Миллионнарча гомерләрнең бер гаепсезгә кырылуында шул ялагайларның, әләкчеләрнең, сатлыкҗаннарның өлеше зур бит. Илдә чыккан һәр указ өчен Сталин җаваплы, дигәнсез. Ә министрлар, җаваплы җитәкчеләр кая караган? Хәзер илдәге тәртипсезлеккә, губернаторларның, чиновникларның миллионнар урлавына бер Путин гына гаеплеме? Сез, Сталинга Аллаһы Раббыбыз гадел хөкем бирде, дисез, анысы безгә билгеле түгел инде. Аллаһы Раббыбыз әйтә: «Сезне сынар өчен төрле авырлыклар, авырулар бирермен», – ди. Шуның өчен дә сабыр булырга куша.
Идел буендагы ачлыкка килгәндә, әбием сөйләве буенча, 1920-1922нче елларда ничә ел рәттән яңгырлар яумый, бөтен үләннәр көеп бетә. Ачлыкның төп сәбәбе шунда да.
Сугыш башланганның беренче көннәреннән үк безнең өйдән өч кеше сугышка чыгып китә: әти һәм ике абыем. Алар өчесе дә шушы илне яклап, сугышта ятып калды. Алар, илем өчен, Сталин өчен, дип утка кергәннәрдер. Безне – өч баласын әни ялгызы үстерде. Укыдык, эшләдек, налогын да, заемын да түләдек. Илебезне торгызырга үз өлешебезне керттек. Әниемнең дә бер дә зарланганын хәтерләмим. Бу авырлыклар бар да Аллаһы Раббыбызның зур сынавы булгандыр.
Ә менә ул язманы башкалар – гади халык ничек кабул итте икән?
Әхмәтҗан ФӘРРАХОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии