Каз өмәсе – авыл тормышының бизәге

Каз өмәсе – авыл тормышының бизәге

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма.

Бел син ерак бабайларның ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар,

Нинди моңнар безгә калдырып киткәнен.

(Р. Фәйзуллин)

Һәр кеше үз халкының үткәнен, йолаларын, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Татар халкы гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, алардан балаларына үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Бүгенге, татар теленең язмышы хәл ителгән чорда бу турыда тагын да ныграк уйланасың. Татар телен югалтмау, саклау өчен башка ысуллар, татар халкының милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын барлыйсың…

Йолаларга килгәндә, алар безнең халыкта бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү, өй туе, солдатка озату, ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

Татар халкы эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган. Каз өмәсе көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе булган. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп халыкның әкият-риваятьләре халык авыз иҗатына әверелеп, буыннан-буынга күчә. Мамыгын йолкып бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша. Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур итеп күңел ача. Бик күңелле бәйрәм бу.

Гомумән алганда, каз ул – кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Җәй көне каклаган каз ите белән ит юклыгы да бик сизелмәгән. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр. Казга бәйле сынамышлар, табышмаклар бар. Күптән түгел генә Алексеевский районының Түбән Тигәнәле авылында «Каз өмәсе» узды. Авыл халкы әлеге бәйрәмгә тәфсилләп әзерләнде. Мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова бәйрәмне «Каз өмәсе» тарихы белән башлап җибәрде. Бу вакытта инде бер өйдә казлар йолкына башлаган иде. Шушы өйдә йолкынган казларны барыбыз бергә барып алып, көянтәләргә казлар аскан яшь кызлар артыннан барча җыелган халык гармуннарда уйнап-җырлап инешкә төшеп киттек. Ачылган бәкеләрдә казлар юылгач, янган учак янында татар халык уеннары уйналды. Җырлар җырланды, биюләр биелде. Аннан соң халык өмәдә катнашучыларны көткән, казлар йолкынган өйгә таба атлады. Өстәлләргә каз итләре, татар халкының милли ризыклары куелган иде. Сыйланып, кайнар чәйләр эчкәч, биеп алдык һәм урам буйлап гармун моңнарына кушылып, икенче өйгә таба атладык. Ул өйдә безне каз итеннән пешерелгән бәлешләр белән каршы алдылар. Кайнар каз бәлеше белән кайнар чәйне саф һавада авыз итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?

Бәйрәмнең беренче өлеше ачык һавада үтсә, икенче өлеше мәдәният йортында үткәрелде. Икенче өлешне ачып җибәрү хуҗаларга – «Сердәшләр» төркеменә бирелде. Алар «Аулак өйдә каз өмәсе» күренешен күрсәтеп, өмәдә булган йолаларны, шаян сүзләрне, уеннарны искә төшерделәр. Урманасты Шунталысыннан килгән кызлар бию төркеме «Каз канаты» композициясен, «Шаян бию» башкардылар. Кыр Шынталысыннан «Ләйсән» җыр төркеме үзләренең моңлы тавышлары белән халыкны җыр-моң дәрьясында йөздерделәр. Коры Көрнәледән егетләр җыр төркеме татар халкының Гөлбану җырын җырладылар.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Җыр биюләргә кушылып аукцион да уздырылды. Аукционга каз канатлары, эч-башлары, каз мамыгыннан ясалган мендәр дә куелган иде. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик тырышып, бер-берсен уздырып катнаштылар аукционда. Әлеге бәйрәмгә дә кагылышлы, көнкүрештә дә кирәкле әйберләр саллы гына бәяләргә сатып алынды.

Гөрләп үтте, шаулап үтте

Авылда каз өмәсе.

Бу айларны, бу кичләрне

Көтеп ала һәммәсе.

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

Изге йола, изге бәйрәм

Ел саен кабатлансын.

Һәрбер кеше бәйрәмнәргә

Чын күңелдән шатлансын.

Күтәренке кәеф, файда,

Рухи тәрбия алсын!!!

Алексеевский районы мәдәният йорты методисты, «Ак

калфак» җәмгыятенең җирле җитәкчесе

Алсу НӘҖМЕТДИНОВА

Комментарии