Шәһәр, авыл

ч«Шәһәргә килгән баласы әллә кайдан күзгә ташланып тора» – диләр иде мәктәптә укыган вакытта. Аның артык каты бизәнүе, «мода буенча» киенүе әллә кайдан күренә. Читтән күзәтеп торсаң, атлап йөрешеннән үк баласын танып була.

Шәһәрнең язылмаган законнары бар. Монда артык бизәнүче дә юк, киемнәр дә бертөрле генә. Авыл балалары ташкынына кереп китү өчен, баштанаяк үзгәрергә тырыша. Бары тик берничә ел һавасын сулагач кына, үз «колея»сенә төшә. кешеләре тарафыннан авыл балалары еш алдана. Кибеттә, сәүдә үзәкләрендә дисеңме. Иң мөһиме – сак һәм игътибарлы булу кирәк. Үземнең дә шундый хәлләрдә калганым бар, шул вакыйгаларның берсен сөйлим.

Үзебезнең Универсиада авылы янәшәсендә кибетләр эшләп килә. Беркөнне иртән шунда юнәлдем. Студент кешенең акчасы санаулы гына була, алган товарларымны телефон ярдәмендә санап барам. Ахырда, барлыгы 110 сум булды. Түләү өчен кассага юнәлдем. Әйберләр күләмле булганга, пакет та сорадым. Кассада санап бетергәч, мин 230 сум түләргә тиеш булып чыктым. Ирексездән: «Пакет ничә сум сездә», – дип сораган идем, анысы 2 сум булып чыкты. Әле ярый чекка күз салганмын. Карасам, чекка ике сыра язып куелган. Икесе дә «матур» гына бәяле. Мин бит сыра алмадым! Чекны күрсәтеп, аңлатып бирергә туры килде. Кассир гафу үтенеп, акчаны кире кайтарды.

Әби-бабайларны гына түгел, яшьләрне дә әнә шулай алдыйлар бүгенге көндә. Алдатмыйча калсаң – әйбәт, ә алдансаң инде үз кесәңә суга. Шуңа да шәһәр тормышы үзенә күп игътибар сорый.

Алсу НУРГАТИНА.

КФУ студенты.

Комментарии