Әнием истәлеге

Әнием истәлеге

Октябрьнең 13ендә 80 яшьлек әниебезне җирләдек. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Әниемнең истәлеге булып, лимон орлыгыннан үскән агачы калды. Ул лимонын әнием унике ел үзендә, фатирда үстерде. Лимон үсеп киткәч, сездә иркен булыр, дип, безгә бирде. Бездә, шәһәр читендәге өебездә, 6 ел буена үсеп, лимон куагы тагын да матурланып китте. Мин әниемне җирләгәннән соң гына бу дөньяда нәрсәнеңдер җитмәгәнен тоя башладым. Шуңа күрәдер, иртән торгач та, әниемнең лимоны үсеп утырган бүлмәгә кереп: «Әнием, тыныч йокла, безнең өчен борчылма, без барыбыз да исән-саулар» дип, дога кылып алам. Бу хәл 32 көн дәвам иткәч, гомер чәчәк атмаган лимоным, чәчкәгә күмелде. Менә мин аның рәсемен дә төшердем.

Без абыйлы-энеле өч бертуган. Әниебез беребезнең дә төшенә кермәгән иде. Күрәмсең, үзенең шатлыгын, үзе утырткан лимон агачы аша безгә тапшырды. Миңа, бу шатлыклы хәлләрдән соң: «Рәхмәт сиңа, ! Киләчәгең тыныч булып, урыннарың оҗмахта булсын!» дип дога кылырга гына калды.

Фәнис НУРЕТДИНОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии