Күңелемдәгесен салдым ак кәгазьгә…

Күңелемдәгесен салдым ак кәгазьгә…

«Көндәлек алып бармаган журналист – журналист түгел! Журналист булган кеше көненә бер тапкыр булса да каләм алмаса, сәләтен дә, гыйлемен дә югалта», – дияргә ярата иде университетта укыткан профессорыбыз Илдар абый Низамов. Күңелгә сеңгән әлеге сүзләр бик озак тынгылык бирмәсә дә, ни өчендер, бу эшкә тотына алмадым. Дөресрәге, тотынып та ахырына кадәр җиткереп булмады: сабырлыгым да, теләгем дә җитмәде кебек. Белмим, бу хәл кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде, әгәр дә тормышымда көтелмәгән борылыш ясалмаган булса.

Алда мине озын декрет ялы көтә иде. Куанычым эчемә сыймый, аяк астындагы җирне сизми очып йөргән чагым. Тик көннәрдән-беркөнне күңелгә шик-шөбһә кереп оялады: шушы вакыт эчендә бар белгәнем онытылмасмы? Менә шул вакытта Илдар абыйның сүзләре яңадан искә төште һәм мин кулыма каләм алдым.

Бу көннән соң инде ике елга якын вакыт узды. Хәзер менә, остазыма мең кат рәхмәт укып, көндәлегем битләрен актарып утырам. Менә монысы балалар тудыру йортыннан чыккач язганым, ә монысын кызыма исем куштыргач, теркәп куйганмын. Ә монысын, кадерле укучым, сиңа да укытыйм әле.

«Бүген сине төшемдә күрдем. Саубуллашырга дип миңа кулларыңны сузасың икән. Мин дә сиңа кулларымны бирәм һәм күзләреңә карыйм. Карыйм да, синең кояш кебек балкыган йөзеңне күреп, ирексездән елмаеп куям. Ә кулларың шундый җылы…

Уянып киттем. Җиһанда әле төн хакимлек итә. Таң атарга иртәрәк. Урынымнан торып, тәрәзә каршына килеп басам. Шәһәр йоклый. Әнә каршыдагы йортның бер тәрәзәсендә ут кабынды. Шуңа карап, басып тора-тора, уйлар диңгезенә чумганымны сизми дә калганмын. Матур төш булды бу, мәгънәле. Шуңадырмы, күңелдә ниндидер рәхәтлек хөкем сөрә. Әйе, вафатыңа өч ай тулгач, ниһаять, минем дә төшемә кердең, бабам. Ул төшне мин хәерлегә юрадым. Сине соңгы юлга озатырга кайта алмавым өчен үземне күпме битәрләп йөргән идем, ә син әнә миңа ничек итеп елмаясың. Димәк, бәхил булып киткәнсең.

Көндәлегемнең ул битен соңгы араларда еш ачып укыйм: «Кичә , шалтыратып, бабамның вафат булуы турында әйтте. Күңелдә ниндидер бушлык. Икенче көнне барысы да авылга кайтып китте. Мине үзләре белән алмадылар.

Иртә белән җил көчәйде. Кояш та чыга алмый азапланды. Менә хәзер дә болыт артыннан бер-ике тапкыр күренеп ала да тагын кача. Йорт каршындагы чүплеккә ияләшкән акчарлакның кычкыруы да елау кебек ишетелә миңа. 5 июнь, 2009 ел. 7:10» Шушында ук икенче язма. Анысын мин кызым белән балалар тудыру йортыннан чыккач язганмын: «Бабам үлеп, җиде көн үтүгә, Диләрәм туды. «Кеше үлсә, күктә бер йолдыз сүнә һәм шунда ук икенчесе кабына», дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Хәзер моның шулай булуын яхшы беләм. Әнием дә: «Әкрам бабасы кебек озын гомерле, бәхетле булыр бу бала», – ди. Амин, шулай булсын».

Сине югалтуны авыр кичердек. Шулай да барыбыздан да ныграк дәү әни кайгырды. Күңелендә ниләр булганын безгә сөйләмәсә дә, пары белән алтмыш елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән кешенең, ялгыз калгач, ниләр кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Сине югалткач, ул тагын да картайды кебек, кечерәеп калды. Бернәрсәдә гаме юк. Үзе бертуктаусыз: «Мин дә озакламасам иде. Ходай иман байлыгы бирсен дә…» – дип кабатлый. Аның бу сүзләре йөрәккә ук булып кадала.

Күңелемдә сез әле дә бербөтен булып яшисез. Һәм бу һәрвакыт шулай булыр. Чөнки минем өчен сез ир белән хатын мөнәсәбәтләренең идеалы булдыгыз. Авыр сүз әйтү түгел, бер-берегезгә усал итеп караган чакны да хәтерләмим. Кечкенә генә шатлыкка да ихлас сөенә белдегез, һәр туган таңны шөкерана кылып каршы алдыгыз. Шулкадәр күңел байлыгы кайдан килгән диген! Хәер, җавабын да яхшы беләм: тормышның ачы сынауларына тешен кысып түзгәннәрнең күңеле башка төрле була да алмыйдыр ул.

Үземне белә башлаганнан бирле безнең гаиләдә Җиңү көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды. Бигрәк тә, бабам, синең өчен. Бәйрәм көнне иртән-иртүк орден-медальләр тагылган костюмыңны киеп, капка төбенә чыгып утыра идең. Болай хәстәрләнүең юкка түгел: ветеранны котларга укучылар килергә тиеш, шуларны көтәсең. Ә инде зарыгып көткән кунакларың килгәч, нишләргә белми, әле берсенә, әле икенчесенә карап, сабый баладай елмаясың. Үзеңнең күзләрең дымланган, тавышың калтыранып чыга. Ә тегеләр сорауларын яудыра гына!

Башкалардан аермалы буларак, син бу дәһшәтле еллар турында теләмичә генә сөйли идең. Дөресрәге, ул турыда без, сүзләреңне келәшчә белән тартып алган төсле, сөйләтә идек. Хәзер менә телевизор экраныннан мин тегендә булдым, моны эшләдем дип ялкынланып-ялкынланып сөйләүчене ишетсәм, сине искә төшерәм. Бигрәкләр дә тыйнак булгансың икән, бабам. Шулай да нигә шул вакытта баштан кичергәннәрең турында сорашып, дәфтәргә теркәп бармадым икән дип битәрлим үземне хәзер.

…Караватында тын гына йоклап яткан кызымның елап җибәрүе уйларымнан айнытты. Аны, кочагыма алып, тынычландырырга тырышам. Йокла, күз нурым. Көндез уйнап арыгансыңдыр. Тиздән зур үсәрсең. Ә зур үскәч, мин сиңа бу дөньяда яхшылыкның начарлыктан көчлерәк икәнлеген, карага караганда ак төснең күбрәк булуы турында сөйләрмен. Әйе, нәкъ шулай. Һәрхәлдә, Әкрам бабаң моның шулай булуына ихластан ышана иде. Мин дә ышанам».

Айгөл ГӘРӘЕВА.

Түбән Кама шәһәре.

Күңелемдәгесен салдым ак кәгазьгә... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии