«Биш мең сум алам дип, кредитка баттым»

«Биш мең сум алам дип, кредитка баттым»

Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәҗметдин абый Җәләлов инде 81нче яшенә аяк баскан. «Нинди авыр заманаларны үтеп тә, мондый мыскыллауны күргәнем юк иде», – дип шалтыратты ул безгә. Биш мең сум акча бирәсе урынга кредит асып куйсыннар әле!

– Без хатыным Нурия белән Чаллыда яшибез. Кызым һәм улыбыз Алабугада төпләнделәр. 12нче июнь көнне улым: «Әти, әйдә, туган көнгә килегез. Кунак та булып китәрсез», – дип шалтыратты. Күптән күргән юк, әйдә барыйк, дидек, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем сүзен.

Балаларың сине ике буш кул белән каршы алырга риза булса да, туган көнгә буш кул белән бару татарларга хас сыйфат түгел. Нәҗметдин абый да пенсия күчә торган банк картасыннан биш мең сум акча салдырып алырга дип, банкка йөгерә.

– Шимбә-якшәмбе көннәрендә эшләми бит ул. Башымнан да чыккан. Ә акчаны салдырырга кирәк. Якында гына бер белдерү элеп куйганнар, шуңа күзем төште. «Тиз арада акча бирәбез» дип язылган иде бугай. Телефон номерлары да бар. Аптырап тормадым – шалтыраттым. «Килегез, акча бирәбез», – диделәр. Ике көннән кире кайтарырмын әле дип, шунда акча алырга юл тоттым.

Җәмәгать транспорты тукталышларында, халык күп җыела торган урыннарда андый игъланнарның иге-чиге юк. «Тиз арада акча бирәбез», «Бушка акча», «Акча. Процентларсыз» һәм башка төрле язулар да очрый. Банк бүлекчәләрендә сиңа кредит бирмәгән очракта да, бу оешмалар бик тиз арада сиңа зур процентлар белән акча бирергә әзер. Нәҗметдин абыйга бары тик биш мең сум акча гына кирәк булса да, 21 мең итеп түгәрәкләп куйганнар, әнә!

– Хәлне аңлаттым. Татар кызы иде. Аның татарча аңлаганына сөендем дә әле. Биш мең сум кирәк, дидем. «Хәзер бирәбез. Менә монда кул куй. Менә монысына да», – дип әллә ничә кәгазьгә кул куйдыртты. Карап тормадым – һәрберсенә куеп чыктым. Кул куйгач кына: «Сезгә ничә яшь соң?» – ди бу. «80 тулды», – минәйтәм. «Алайса сезгә бирә алмыйбыз. Әйдәгез, хатыныгызга язабыз», – дип Нурия исеменә яздырдым. Аңа 71 яшь. Ул да куллар куйды. Ахырдан гына күзем төште: 22 мең сумга якын кредит алганбыз икән. «Урамда кара машина тора, шунда барып тагын кул куеп килегез, аннары акча бирәбез», – ди бу. Ачуым чыкты: «Нишлим мин сезнең акчагыз белән. Мондый мыскыллауны күргәнем юк иде әле», – дип чыгып киттем. Гомер буе кешегә ышандым. Беркемнең дә болай алдаганы юк иде. Гомер буе «абый», «бабай» дип дәштеләр, кырын сүз әйтүче булмады. Карт дигәч тә, кешене алдарга ярамый инде. Хәзер ни эшләргә тиеш мин?

Казанга укырга гына килгәч, ике тукталышның икесендә дә шундый эчтәлектәге 3-4 белдерү белән күзгә-күз очрашырга туры килә иде. Такташ әйтмешли, студентта акча бик күп була бит, кайберәүләрнең шуңа алданганы да булды. Ә хәзер бу оешмалар зур шәһәрдә генә түгел, районнарда да күренә. Чаллы – шуның ачык мисалы.

– Андый игъланга элек күзем төшми иде, беренче күрүем. Баш әйләнде инде. Хәзер малай белән кыз: «Уйлабрак эшләргә кирәк. Нәрсә, фатирсыз каласың киләме?» – дип күңелгә шик кертте. Бу очракта нәрсә эшли алам соң? – ди Нәҗметдин абый. Һәрхәлдә, беркемнең дә 80нән узып, 19 мең сумлык пенсия акчасыннан кредит түләп барасы килмәс.

– Хәзер төрле финанс схемалары күп, шуңа да алардан читтә тору яхшырак булыр, – дип сөйләде юрист Рәзил Билданов. – Алар зур булмаган сумманы бик зур процентлар белән тиз арада бирә. Килешүләргә күз төшерсәң, анда яхшы штрафлар турында да мәгълүмат языла, тик кеше аларга игътибар итми.

Бу оешмаларга акча сорап мөрәҗәгать иткәндә клиентның нинди милке булуы ачыклана: иске машина, бер бүлмәле «хрущевка», дача – болар барысы да залог рәвешендә бара. Кеше тыныч кына килешүне имзалый, шул 10 мең сумын ничек тә булса түләячәгенә ышана. Тик ул түләүләр кичектерелсә, аның процентлары геометрик прогресста үсә һәм ел азагында аның бурычы арта.

– Әгәр дә мондый хәлгә юлыккансыз икән, кредит күләме арта башлаганчы, сезгә бирелгән сумма белән үк кредитны капларга мөмкин. Әгәр дә кредит оешмасы бу адымыгызны хупламаса, тиз арада судка мөрәҗәгать итә аласыз. Бу очракта закон сезнең яклы булачак, – ди юрист.

Сүз уңаеннан, 2020нче елның декабрендә Русиядә алынган микрозаймнар саны, шулай ук микрофинанс оешмаларындагы бурычлар күләме буенча рекорд куелган иде. Экспертлар проблеманың тамырын коронавируслы вәзгыять һәм Русия гражданнарының түбән финанс грамоталылыгында күрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии