Без «опала» халәтендә бугай

«Опала» сүзе кемнәрнеңдер патша тарафыннан кыерсытылуы, җәберләнүе дип тәрҗемә ителә. Бу безнең милләтебезнең халәтен белдерә торган сүз түгелме соң?

Патша чорында гына түгел, совет хөкүмәте оештырылгач та милләтемә карата мондый гамәлләр тагын да көчлерәк оештырыла. Советлар Союзы маршалы, 3 тапкыр Советлар Союзы Герое Г.Жуков та Хрущев вакытында «опала»да булса да, ул барыбер соңыннан зур хөрмәткә лаек булган. Якташларыбыз М. Девятаев белән П. Гаврилов та кыерсытылсалар да, ахырдан Советлар Союзы Герое булып тарихка кереп калдылар. Тик әйтәсе килгәнем аерым шәхесләр турында түгел. Илдә халык саны буенча икенче урында торган тырыш, эш сөючән халкымның патшалар заманыннан башлап, хәзерге көнгә кадәр кыерсытылып яшәве турында иде.

Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алганнан бирле халкыбыз үз дәүләтен югалтып, булган хокукларыннан мәхрүм ителеп, күп гасырлар буе патшалар тарафыннан эзәрлекләнеп яшәде. Шундый шартларда интегеп яшәп тә, көчләп чукындыруларга буйсынмыйча, яшәгән җирләреннән качып китеп булса да, үзләренең динен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алган халык без. Русиядә иң белемле милләт тә без.

Совет хакимияте килгәч тә тигез хокуклылык булмыйча, татар халкының телен бетерү дәвам иткән. 2-3 ел эчендә өч тапкыр алфавит алыштырырга мәҗбүр булганбыз. Дөньяның бер генә илендә дә мондый очракның булганы юк. Шулай булуга да карамастан, милләттәшләрем арасында илнең теләсә кайсы тармагында эшли алырдай белгечләр үсеп чыккан. Күренекле галимнәребез, ил күләмендә танылган артистларыбыз, язучыларыбыз бар.

Илдә җитәкчелек алышынып, демократик карашлар барлыкка килә башлагач, татар халкы тигез хокуклылык таләп итеп урамнарга чыкты. Шуның нәтиҗәсе булып, Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителде, референдум узды, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Шул еллардан шәһәрләрдә татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары гөрләп эшли башласа да, ул бәхет озын гомерле булмады.

2000нче еллардан илдә тагын бер переворот башланып китте. Бик авырлыклар белән булдырылган җиңүләребез, Конституциябездә язылган хокукларыбызны тупас рәвештә юкка чыгарулар башланды. Татар мәктәпләрендә ана телендә уку тыелды. Бу – урыс булмаган милләтләргә сугыш игълан иткән кебек килеп чыкты. Әлеге гамәлләр төптән уйланылмыйча, халык фикерен санга сукмыйча, ашыгыч рәвештә кабул ителеп, үз халкына, демократиягә, Конституциягә һәм федерализмга каршы эшләү булды. Ләкин соңыннан булса да, гаделлек барыбер җиңеп чыгачак бит ул.

Ил җитәкчеләре тарафыннан милләтебезгә карата күрсәтелгән миһербансызлыкларның берсе дә гафу итәрлек түгел. Халкыбызның тырышлыгы, булдыклы җитәкчеләребез булу сәбәпле без илдә иң алдынгы урыннарда барабыз. Үзе эшләп тапкан байлыкның 80 процентын үзәккә күчереп барса да, бу халыкның хокуксыз булуы, «опала» халәтендә яшәве берничек тә гадел түгел. Моның бер чиге булыр микән?

Тигез хокуклы булып яшәү бәхете безнең милләткә дә бер насыйп булса иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии