- 03.06.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №21 (31 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Улымны аякка бастырасы иде. Ярдәм итегез». Узган атнада редакциягә әнә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать килеп иреште. Казанда яшәүче 19 яшьлек Даниил Вахитов 2020нче елның җәй аеннан бирле йөри алмый, инвалид арбасында хәрәкәтләнә. Әнисе Мария ханым аны тизрәк аякка бастыру өчен бар көчен куя, «кешегә ялынырга яратмасам да, ярдәмсез булмый», – ди.
Даниил Вахитов моннан өч ел элек 11нче классны тәмамлый. Зур хыяллар белән яна егет. Менә тиздән ул кулына аттестат алыр, югары уку йортына кереп, белгеч булып чыгар. Ни кызганыч, моның барысы да хыялда гына кала. 15нче июнь көнне дус-ишләре белән чыгарылыш бәйрәмен билгеләп үтәргә дип, су коенырга бара Даниил. Кечкенәдән үк бассейнда йөзгән егет судан курыкмый, үзен анда балык итеп хис итә, әмма бу көнне суга чумганда муенын сындырып, йөри алмас булып кала.
– Бу көн безнең тормышыбызны төптән үзгәртте. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшибез. Шул күңелсез очрактан соң, табиблар: «Балагыз яши алмаячак. Яшәсә дә, бөтенләй хәрәкәтләнмичә урын өстендә генә ятачак», – дигән иде. Аллаһка шөкер, улым исән-сау. Инвалид арбасында утырса да, ул яши һәм сулый. Аның йөреп китәсенә дә чын күңелдән ышанам әле, – ди Даниилның әнисе Мария ханым.
Улының йөри алмавын күреп, Мария ханымның үзәге өзелә. Әмма ул кул кушыра торганнардан түгел – Даниилны тернәкләндерү өчен бар көчен куя. Интернет аша иң яхшы табиблар турында белешеп, улын дәвалану курсларына йөртә башлый. Һәм ике дә уйламыйча шушы адымны ясаганына әле дә сөенеп туя алмый ана. Даниил үзе дә көчле рухлы егет булгангамы, бу курслар аңа уңай тәэсир итә. Тиздән аның куллары селкенә, аяклары тоя башлый. Инде хәзер табиблар да, даими тернәкләнү үтсә, егет алга таба аякка басарга мөмкин, дип өметләндерә.
– Бәхет хакында башыбызга кайгы төшкәч кенә уйланабыз икән. Моңарчы нәрсәдән зарланып яшәдем икән, дип еш уйлыйм хәзер, – ди Мария ханым. – Гаиләбезгә хәсрәт килгәч, без бөтенләй үзгәрдек. Сәламәт булу кыйммәткә төшә хәзер. Дәвалану курслары да очсыз түгел. Әмма ярдәм итүчеләр табыла. Бер уйламаган җирдән ярдәм килә. Һәрберегезгә зур рәхмәт. Чит кеше дип тормыйча, безне якын итеп ярдәм итүчеләргә ныклы сәламәтлек телим.
Тамчыдан күл җыела, диләр. Вахитовлар гаиләсе дә ярдәмгә мохтаҗ. Даниилга һәрдаим дәвалану кирәк. Курс калдырылган очракта, аның кул-аяклары киреләнә башлый. Вахитовлар кешедән килгәнне көтеп утыручылардан түгел, әмма ил төкерсә – күл булачагын яхшы аңлый алар.
– Даниил хәзер Мәскәүдә дәвалана. Бер ай өчен 1,5 миллион сум акча түлибез. Бервакыт акча җитмәгәч, Даниилның мотоциклын сатмакчы булган идек. Әмма ул каршы килде. Аякка баскач, мин анда йөриячәкмен, диде, – дип искә ала Мария ханым. Ул ире Раил белән улын аякка бастырыр өчен барысына да риза.
Даниилга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары: Вахитов Даниил Раил улы исемендәге 4276 6200 3883 4986 Саклык банкы картасы 8-960-060-24-27 телефон номерына бәйләнгән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии