Кануны гына булсын, тыкшынучылар табылыр

Газетаның 10нчы март санындагы бер язмада «Гаиләдә көч куллануны булдырмый калу» турындагы канунны кабул итү проблемасы күтәрелгән («БГ» № 9, 2021 ел). Халыкта элек-электән үк: «Ир белән хатын арасына кермә, башыңа бәла алма», дигән әйтем яшәп килгән. Әлбәттә, безнең илдә дә гаиләдә көч куллануга бәйле вакыйгаларның бетеп торганы юк. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу турыда хәбәр итеп кенә тора. Соңгы елларда шунысы күзгә ташлана: хатын-кызлар гына кыерсытылмый гаиләләрдә, ирләргә дә шактый эләгә. Бигрәк тә хатын-кызларның пычакка тотынуы ешайды. Үз балаларының гомерен өзүче аналар да күбәеп китте. Дөрестән дә, гаиләдә көч куллануны тыю мәсьәләсендә яхшы гына канун кабул итәргә вакыттыр. Тик ул гадәттәгечә штраф җыюга гына кайтып калмасын иде.

Бездә бит ничек хәзер: кануны гына кабул ителсен, тыкшынучылары табыла аның. Канунның эчтәлегенә дә бик игътибар итеп тормаслар. Кануннарның аңлаешсыз пунктлары да була бит аның, тегеләйгә дә, болайга да борырга була. Менә, мәсәлән, балалар тәрбияләүгә кагылышлы канунны гына алыйк. Күптән түгел генә энекәшемнең 2нче сыйныфта укучы оныгы мәктәптән кайтканда таеп егылып, бер аягының баш бармагын сындырган иде. Гипс салдыруга ук бу турыда полициягә дә хәбәр иткәннәр. Әнисенә исә полиция бүлегенә чакырачакларын әйтеп шалтыратканнар. Әле ярый полиция бүлегендә дә кешелекле хезмәткәрләр бар икән, 1, 3, 5 яшьлек кечкенә балалары булган, биш бала тәрбияләүче яшь ананы тикшерү юлында йөртмәгәннәр тагын, эшне япканнар. Мин үзем бик гаҗәпләндем, безнең шәһәрдә бит көненә йөзләрчә кеше кул-аяк сындырып травматологларга мөрәҗәгать итә. Алар арасында балалар да бик күп була, һәрбер очракны тикшерү исә вакыт таләп итә, әйтерсең лә полициянең башка эше юк. Бу хәл дә шул кабул ителгән канунның чатагы бит, уйланып бетерелмәгәнлеге. Поликлиникаларга кыйналу билгеләре белән мөрәҗәгать иткән балалар турында сүз юк, андый очракларда чыннан да полиция тикшерүе кирәк.

Ир белән хатын арасы караңгы төн, диләр. Ирнең яисә хатынның бер-берсенә очраклы гына кул күтәрү фактлары да булырга мөмкин. Нервларның киеренкелегенә китерә торган заманда яшибез. Шуңа да очраклы гына киеренкеләнеп алган үзара мөнәсәбәтләрне күпертмәсәк иде. Яңа канун проектында бу проблема да исәпкә алынырга тиештер, кемнәрнеңдер кирәксә-кирәкмәсә дә гаилә тормышына кысылып йөрүләрен булдырмаска кирәк.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии