- 03.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Еллар үткән саен, яшь вакытлар искә төшә. Ничек итеп тәмәке тартырга өйрәнгәннәрне сезгә дә языйм әле.
Безгә шул 7-8 яшь тулган вакытлар булгандыр инде. Колхоз басуларына китмәсеннәр дип, әни мине болынлыкларга каз карарга чыгарып җибәрә торган иде. Без, бала-чагалар, гел шунда күңел ачып, уйнап йөрер идек. Ул вакытларда авылның мал көтүен үзебезнең авыл кешесе Әхәт абый көтте. Ул бик әйбәт, телгә оста кеше булып, төрле көлкеле хәлләр сөйләп көлдерә, җырлап та җибәрә иде. Малларны бер әйләнеп җыеп килсәң, берәр мәртәбә генә тәмәке суырырга бирер иде. Безнең тизрәк үсеп, егет буласы килгән чак. Бер иптәш малайның бабасы бакчаларында тәмәке үстерә иде, аны тартабыз. Егет була башлагач, олы абыемнан берәмләп кенә «Север» дигән папиросларын чәлдергәннәр истә. Шулай итеп, әкренләп, тартырга да өйрәндек. 1985нче елга, 43 яшемә хәтле тарттым мин аны. Ким дигәндә, 25-30 ел тартканмындыр. Ташлыйсы килгән вакытларым күп булды. Кабы белән мичкә дә ыргыта идем. Әмма чыдап булмый! Урамга чыгып, кешедән сорап алып, тагын тарта идем. Иртән тизрәк кибеткә йөгерәсең аннары.
Заготзернода эшләп йөргән вакыт. Элеваторның ашлык сала торган урынын төзәтергә төшәргә туры килде. Шул көнне тәмәкене авызга якын да китерә алмадым, бик каты йөткертте. Шуннан тәмәкене ташладым да инде. Температуралар төшеп, терелгәч, бик авыр булды үземә. Кесәдән ирис конфеты, көнбагыш өзелмәде. Төшләремә кереп йөдәтте. Төштә, тәмләп, тартып җибәрәсең, аннары куркып уянып китәсең. Тартасың килеп, тагын уйланып ятасың. Барыбер түздем, тартмадым. Әле менә 29 ел узгач, тагын төшемә керде. Бер «КамАЗ» машинасына утырып, каядыр барабыз икән. Шофер, машинасын туктатып, кабинадан төште дә каядыр китте. Тегенең тартмасы белән тәмәке, шырпы кабы калган, имеш. Бер тәмәкесен алып кабыздым да тарта башладым. Үзем эчтән генә, кеше күрмәсә ярар инде, дим. Тәмәкесе тәмле, һаман тәме онытылмаган тегенең. Янә куркып уянып киттем. Барыбер онытып бетереп булмый икән үзен.
Яман гадәт, яңадан тартырга язмасын! Тәмәкегә үрелгәнче, аннан котылу газаплары турында стажлы тартучылардан сорарга киңәш итәм. Бернигә кирәкмәс агу бит ул тәмәке. Аның зыяны турында күбрәк сөйләргә кирәк. Горык-горык йөткергән тартучыларны күрәсездер, шул тәмәке харап итә кешене.
Мурат ХИСМӘТОВ,
Кукмара районы
Комментарии