- 03.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яз җитеп, кар сулары кибеп тә бетмичә, малай-шалайлар белән яланаяк урам буйлап чабып йөрүләр, аяклар чебиләгәннән соң, әбиемнең ниндидер бик әчеттерә торган май белән майлаулары, әле аяклар төзәлеп тә җитмәстән тагын чыгып чабулар – барысы да әле бүгенгедәй истә.
Элек безнең авылдагы тимерче миченә ягарга ташкүмер алып кайтмыйлар иде. Ир-атлар җигүле атлары белән урманнан киселгән утын ташып, тимерче буасы янындагы җәйләүгә әрдәнәләп өеп куялар. Хатын-кызлар шул өемнәрне ягып, күмер төшкәч, туфрак белән күмәләр. Без бала-чага шунда әниләребез янында уйнап йөрибез, ул вакытта балалар бакчалары юк. Буа буендагы тауда җир кипкән, яланаяк куышып уйнарга рәхәт, җылы. Шулай куышып уйнап йөргәндә, утлы күмер өеме өстенә барып мендем дә тубыктан баттым. Аяк пешә башлагач, йөгереп барып буага кердем. Күршебез Мәгъсүмә апа мине күреп, судан күтәреп алганда, ике аягымның да тубыктан тиресе суелып төшкән иде. Әнием күтәреп, авылыбызның медпунктына алып баргач, шәфкать туташыбыз (исемен хәтерләмим инде) ике аягымнан да тубыктан, оек салдырган шикелле, пешкән тиреләрен салдырып алган. Яланаяк йөреп, табан асты тиресе каешланып, калынаеп беткәнгә генә исән калган, дип әйткәннәр. Әни җәй буена минем аякларны бәйләргә агач арбага утыртып медпунктка йөрткән иде. Бала вакыт булгангадыр инде, пешкән урынның эзе дә калмаган.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии