- 03.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авылымнан унбиш яшемдә чыгып китеп, гомер көзенә кереп барышым. Күңелем яшь чагымдагы, бала чагымдагы авылны сагына. Рәхәтләнеп су коенган, балык тоткан су буйларын, каен җиләкле урманнарын, каз көтүе саклаган, сыер караган, яңа гына кардан арчылып килгән болында уйнаган чакларны искә алам.
Туган йортымнан киткәнгә 45 ел вакыт үткән. Еллар уза, тормыш үзгәрә. Әйе, күңел урман буйларын, су юлларын, мамык шикелле йомшак тузанлы, ялан тәпи йөргән авыл юлларын, шул юллардан каз куучы Газзә әби, Мөкәрәмә әби, Зәйтүнә абыстай, Халисә әби, Саймә апа, Рабига апа, Зөһрә әби, Нәфисә әбиләрне (санасаң, бик күп) сагына. Ләкин алар 30 еллар элек бакый дөньяга күчте инде.
Болында колыннарын ияртеп йөргән атлар, шушы колыннарның матурлыгына сокланып карап торган чаклар. Шул колыннарның башларыннан гына булса да сыйпыйсы килә иде. Ләкин әти-әниләр рөхсәт итми. «Колынчак типсә, үтерәм, дип тибә, аның янына бармагыз!» – дип әйтәләр иде.
Ашлык тулы ындырларны, шунда эшләгән чакларны, амбарларны сагынам.
Үзебез укыган башлангыч мәктәп тә һич онытылмый. Ул мәктәп 1968нче елда ук сүтелде инде.
Туган авылым, сиңа кайттым әле,
Сарык фермаларын күрергә.
Фермалар бит инде сүтелеп беткән,
Анда калган кара эз генә.
Ындырларың, амбарларың кайда?
Гөрләп тора иде клубың.
Инеш буйларында йөрер идек,
Бигрәк матур иде су юлың.
Болыныңда колыннар уйнамый,
Инешеңдә казлар коенмый.
Урманыңа кереп булмый хәзер,
Җиләкләр дә аннан җыелмый.
Әйе, урманны кычыткан, вак агачлар баскан. Авылым елгасын таллык каплаган. Без үскән авыл түгел инде ул хәзер. Кешеләре дә башка, төрле яктан килгәннәр. Әти-әнием, әбиләрем дә күптән гүр ияләре. Урыннары оҗмахта булсын.
Күңелем белән авылны барлыйм. Тик уйларым буш нигезле бакчаларга килеп төртелә. Авылны ятим итеп, күбебез төрле якларга таралган икән бит. Элек авылымда 120 хуҗалык булып, хәзер 26сы гына утырып калган. Эш юк, яшьләр авылда калмый. Авылның киләчәге юк дияргә була. Авыл эчендәге һәм ике авылны тоташтыручы юллар рәтләнсә, бәлки кайтып төпләнүчеләр дә булыр иде. Менә дигән, торырга яраклы өйләр буш тора.
Авылымның буыннан-буынга калып, без атап йөрткән Сулау юллары, Үрәкәй, Дәбирәч таулары, Бокыр, Иләкәй чишмәләре бар. Алар безнең балачак, әби-бабаларыбыз тарихына, без тарткан «уфалла» арбаларының эзләренә килеп тоташа.
Авылым барыбер яшәргә омтыла. Халык төзи, матурлый. Мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырый.
Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйм:
Туган авылым, сиңа кайттым әле,
Синең яшәешең күрергә.
Матур йортларың бар, искитәрлек,
Яшә әле гомер-гомергә.
Юллар төзек булса, өйләр таза,
Яшәп ята терлек фермасы.
Еллар тыныч булсын, тамаклар тук,
Барасы да, алга барасы.
Бик күп еллар узган,
Шул елларга кайтып,
Чагыштырдым сине, авылым.
Үткәннәрне уйлап, яшәвеңне теләп,
Синнән тагын китеп барышым.
Рафилә ФӘТТАХОВА (ВАФИНА),
Кукмара бистәсе
Комментарии