- 03.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Карл Маркс урамының ташлык очында яшәүче Фәүзениса апа белән Шәкүр абый Латыйповларның төпчек кызы Нәзирәне Сарман авылында белмәгән кеше юктыр. Наил абыйсы белән Наилә апасына иптәшкә дөньяга туган кызчык – кызгылт сары озын толымнарында кояш нурлары чагылган, зәп-зәңгәр күзле Нәзирә бит ул! Гомер буе балалар бакчасында ашатучы-тәрбияче булып эшләгән Нәзирә апа Зыятдинова бүген лаеклы ялда инде. 1нче апрельдә 75 яшен тутыра ул.
Нәзирә апа минем әнием Нуртдинова Зәйтүнә белән бер балалар бакчасында эшләде. Аны күргән саен, ирексездән бала чагыма кайтып киләм. Әллә ничек сагындыра ул еллар. Әни дә, Нәзирә апа да яшьләр иде бит.
Бер кайтуымда Нәзирә апаны урамда күреп, кочаклап алдым. «Танырлыкмыни әле мин?» – дигән була үзе. «И-и, сагындым сезне, Нәзирә апа. Әллә кайчан күрәсем килеп йөри идем, менә, рәхмәт төшкере, үзегез үк юлыма чыктыгыз», – дип сөйләшә дә башладык.
– Дәһшәтле сугыш башланган елның 1нче апрелендә Сарманда туганмын мин. Шуннан бирле авылымда гомер кичерәм. 1959нчы елдан балалар бакчасында эшли башладым. 1963нче елда Сарман егете Зыятдинов Изаилга кияүгә чыктым, – дип башлады сүзен Нәзирә апа.
Аларның бергә яшәгән еллары матур хатирәләргә бай була. Яратышып торалар. Изаил Сарманның бер чибәр егете булган, ахры, дим, фотоларны карап. Аларны күргәч, Нәзирә апаның да күзләре янып киткәндәй була. «Армиядән кайткан беренче кичендә үк мине клубта күреп алды да чат ябышты бит Изаил», – дип искә ала ул.
Кеше гомере матур чәчкә кебек – бөреләнә дә ачыла. Ә Изаил абыйның гомере чәчәк ата алмый калган бер гөлгә тиң тоелды миңа… «Ул да зәңгәр күзле иде, мин дә зәңгәр күзле. Сарманның иң чибәр егетенә кияүгә чыктым. Буем бик кечкенә, ә Изаил бик озын буйлы. Өйләнешкәч, җитәкләшеп кенә йөрдек», – ди Нәзирә апа. Тавышында бәхет чаткылары да, борчуы да сизелә.
Ун гына ел бергә яшәп кала шул алар. Өч балага гомер бирергә өлгерәләр. 1973нче елда Изаил абый авырып вафат була. Нәзирә апаның кулында 9, 7, 5 яшьлек өч баласы кала – Илгиз, Дания, Разин. Сыңар канатка аларны үстерү җиңел булмагандыр. Бу урында мин үз әниемне уйлап куйдым. Без дә әтидән дүрт бала калдык бит… «Ул елларда бергә эшләгән тәрбиячеләр Зәйтүнә Нуртдинова, Нәкыя Фарухшина ялгызымны калдырмадылар, юату сүзләре таптылар, киңәшләрен бирделәр, рәхмәт аларга», – дип искә ала Нәзирә апа. Ярый әле ул елларда иренең әнисе Такыя апа исән-сау була. Бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Бергәләп матур итеп 25 ел яши алар.
«Минем тормышым катлаулы булды инде», – ди Нәзирә апа, чәйнеген плитәгә куеп. Ирсез калган яшь хатынга җигелеп тормыш йөген тартырга туры килә. Үз әнисен дә, каенанасын да соңгы көннәренә кадәр хөрмәтләп карый ул, вафатларыннан соң җиренә җиткереп җирли.
Бүген Нәзирә апаның ике баласы исән-сау. Даниясе 20 елдан артык Чаллы госпиталендә хезмәт итә, ире белән ике малай үстерәләр. Разин, армиядән кайткач, «Җәлилнефть» идарәсенә урнаша. Сарманның иң чибәр кызы Гөлназга өйләнеп, төп нигездә әнисенә терәк булып яши башлый. Бүген Гүзәл белән Резидә исемле кызлары үсеп җитте, инде аларның да балалары үсеп килә.
Кызганыч, олы улы Илгиз генә кыска гомерле булып чыга. Армиядән кайткач, Сарманның май эшкәртү заводына эшкә урнаша. Тик 2004нче елда вакытсыз вафат була. Бу югалту Нәзирә апаны бик какшата. Әле ярый якыннары янында терәк булган.
Быел килен белән бергә яшәвенә дә 25 ел икән инде Нәзирә апаның. Тормышыннан зарланмый ул, балалары, оныкларының бәхетенә куанып яши.
Олуг юбилее белән котлап, һаман да шундый актив, җитез, көр күңелле булып калуын, матур картлыкта яшәвен телим мин тәрбияче апамның. Хәерле гомерләр биреп, балаларының, оныкларының игелеген күреп, иминлектә яшәргә насыйп итсен!
Фәридә САФИНА,
Татарстанның халык артисты,
Казан – Сарман – Казан

Комментарии