- 03.03.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Казан Ратушасының ишегеннән керүгә үк сәламләде ул. Үзенең затлы киемнәре, онытылмас моңы белән янә әсир итте… Әйе, 21нче февраль көнне элеккеге Дворяннар җыены бинасында узган «Әлфия Авзалова» китабын тәкъдим итү кичәсендә Әлфия апа халык янында иде.
«ӘНИ БЕРКАЙЧАН ДА МАКТАНМАДЫ»
Бөек җырчы белән шәхсән таныш булмаган кешеләр дә, ул көнне аның белән танышты. Юк, уйнап әйтүем түгел: иркен фойеда Әлфия Авзалованың зур итеп эшләнелгән фотосурәте тора иде. Ә янына – Әлфия апаның концерт киемнәрен манекеннарга киертеп, тезеп куйганнар. Бик күпләр аларга карап сокланды, кайберәүләр «яныбызда кебек бит» дип, җырчы белән бәйле булган хатирәләрдән арынып, күз яшьләрен сөртергә ашыкты. Ә китап тәкъдим итү кичәсе башланып, экранда Әлфия Авзалова «Казан утлары» җырын суза башлагач, берәү дә күз яшьләрен яшермәде.
«Әлфия Авзалова» китабын нәшер итү – бөек җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалованың күптәнге хыялы. Ул әнисе турындагы истәлекләрне, аның хатирәләрен туплап, халыкка тарату теләге белән яши. Шуңа да китапның тиражы бер мең данәне тәшкил итә.
– Әни беркайчан да югары үрләргә омтылмады, ирешкән уңышлары белән дә мактанмады. Һәрчак халык җырчысы булып калырга теләде ул, халкым диеп яшәде, аның өчен тырышты. Шуңа да һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Аның тормыш һәм иҗат юлы халык хәтерендә сакланырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә «Әлфия Авзалова» дигән китапны нәшер иттек, – дип сөйләде Зөлфия ханым.
Бәлки, күпләр хәтерлиләрдер: 1995нче елда Әлфия Авзалова «Үзем турында» дип аталган автобиографик китабын бастырган иде. Ә яңа китап шуның дәвамы буларак язылган, әмма заманча шартларга туры китереп эшләнелгән. Әйтик, Әлфия апаның истәлекләре һәм хатирәләре белән танышып бетергәч, китапның кушымта битендә җырчының моңарчы мәгълүм булмаган һәм бары тик архивта гына саклана торган фотосурәтләрен күрергә һәм үзе башкаруында йөз җырдан торган диск белән танышырга мөмкин.
ӘЛФИЯ ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ ЯШИ
Юкка гына Әлфия апа Авзаловага «халык җырчысы» дигән исем бирмәгәннәр. Кая гына бармасын, нинди генә җыр башкармасын – барысын да үзенең яраткан халкы өчен эшләгән ул. Моңа инаныр өчен кичәгә килгән кешеләрнең соклану тулы йөзенә карау да җитәр иде. Ләкин гәҗит битләрендә танылган шәхесләрнең Әлфия апа белән бәйле булган истәлекләрен дә язып үтәргә кирәктер.
– Әлфия Авзалованың төркеменә 1976нчы елларда килдем. Иҗатымның нәкъ тә шушы легендар җырчы янында башланып китүе белән горурланам, – дип сүзен башлады Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров. – Әлфия Авзалова булмаган һәм җырламаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Кая гына бармасын, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Шуңа да бөтен дөнья татарлары арасында да аның исемен ишетми калган кеше юктыр. Ул үзен һәрвакыт иркен тота, халык белән уртак телне тиз таба белде. Тагын бер сыйфаты бар иде: башка милләт җырларын гаять зур осталык белән башкарды. Һәр концертта диярлек үзбәк, казах, әзербайҗан, гарәп, һинд, башкорт җырларын яратып башкара иде. Аның халык йөрәгенә үтеп керердәй итеп җырлаган «Зөләйха», «Гөлҗамал», «Казан сөлгесе», «Шахта», «Кәккүк»ләре халык күңелендә онытылмаслык урын алды. Әлфия апаның көтмәгәндә арабыздан китүенә күңел әле дә ышанмый. Бу һәркем өчен зур югалту, кайгы булды. Йөрәк елый, күңелләр аны сагына. Тик ул халык күңелендә мәңге яшәр.
«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вәлиева да Әлфия апаны сагынып искә алды. Бөек җырчыны күрү бәхетенә ирешкән өчен Зилә ханым әтисенә рәхмәт укый.
– Резинотехник эшләнмәләр заводының «Юбилейный» дигән заманча мәдәният бинасы төзелгәч, җырчылар читтән гастрольләр белән килә башлады. Әлфия Авзалованың концерт афишасын күргәч, әти кассадан ике билет алып кайткан. Әлфия апаның иҗаты белән дә әти таныштырды. Шул концертка барган чак бүгенгедәй хәтеремдә калган. Концерттан соң бик шатланып, рухланып кайтканым да исемдә. Әлфия апаның бары тик үзенә генә хас сәләте бар иде. Халык җырларын тирән итеп башкара һәм тарихы белән җиткерә алган өчен аны «халык сандугачы» дип йөрттем, – ди Зилә ханым.
ҺӘЙКӘЛЕ ДӘ БУЛАЧАК
Актаныш районы – татар халкының һәр буынына үрнәк була алырдай легенда үстерүе белән горурланмый түгел. Хәер, бөтен илләргә сөйләп, мактанырлык кешесе булганда, татар җырын танытучыны искә алырга кирәктер дә. Моны Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да яшерми.
– Мәшһүр җырчы безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе. Без аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул туган районын чиксез яратты һәм хөрмәт итте, – дип искә алды Рәйхан ханым.
Актаныш районы җыр-моңга сәләтле булган Әлфия апаны «үстереп» кенә калмый, ул бакыйлыкка күчкәч тә, аның исемен мәңгеләштерү өчен кулыннан килгәнне эшли. Әйтик, Актаныш районында беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйге оеша. Ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Район мәдәният йорты да Әлфия Авзалова исемен йөртә, мәдәният паркында Әлфия апаның бюсты урнаштырылган. Актанышның Туган як музеенда бөек җырчының үзе бүләк итеп калдырган күлмәкләре, түфлиләре, мәрҗәннәре, дәрәҗәле бүләкләре, орден-медальләре саклана. Өстәвенә, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җырчының истәлегенә һәйкәл дә урнаштырырга тели икән.
ЯШЬЛӘР ДӘ АНЫ ТЫҢЛЫЙ
Әлфия апаның моңлы тавышы һәркемгә дә таныш. Хәер, ул бүген дә телевизор экраннарында һәм радиода еш ишетелә. Өстәвенә, кайбер яшьләрнең телефонына да яздыртылган Әлфия апаның җырлары! Шулай булмаса «Әлфия Авзалова китабы» инстаграмм-флешмобында яшьләр җиңү яуламас иде. Бу конкурс кагыйдәләре буенча, катнашучы Әлфия апа репертуарыннан берәр җырны башкарып, социаль челтәргә кертергә тиеш иде. Бәйгедә Айсылу Маннанова һәм Рушана Хәбибуллина исемле яшь кызлар җиңүгә ирешкән. Димәк, татар халкының легендар җырчысы Әлфия апа Авзалованың җырлары олы буынга гына түгел, яшь буын өчен дә үрнәк.
Татар вәзгыятендә үз исемнәрен зур хәрефләр белән язган кешеләрне искә алу олы бәхет. Үз халкыңныкы булгач бигрәк тә кадерле. Язма башында да Әлфия апа ул көнне халык янында булды дип ялгышканмын. Әлфия Авзалова халык яныннан китмәде бит ул. Беркайчан китмәс тә!
БУ КЫЗЫК
«Әлфия Авзалова» китабында җырчы турында язылган берничә кызыклы мәгълүмат:
- Әлфия апа егермегә төрле үлән салып, чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.
- Бөек җырчы спортны үз иткән. 2002нче елда оныгы Әскәр Авзалов белән футбол буенча Дөнья Чемпионатының бөтен матчларын карап барган. Ул Русия җыелма командасының җанатары булган.
- Ижауда гастрольләрдә чакта Әлфия апа Михаил Боярский белән очраша. Алар бер кунакханәдә яшиләр, бер мәйданчыкта чыгыш ясыйлар.
- Әлфия апа һәр иртән битләрен, гәүдәсен сап-салкын су белән юган.
- Җырчы музыка аппаратурасының авыр кейсын гел үзе күтәреп йөргән, аны берәүгә дә ышанып тапшырмаган. Ул заман өчен музыка аппаратлары кадерле, кыйммәтле булган.
Чыганак: «Интертат»
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии