Ә сез ишеттегезме?

«Татар халкының үсеш стратегиясе» турында укып белүгә үк, күпләр моңа карата үз фикерләрен язарга кереште. «Безнең гәҗит» редакциясенә дә күпләп килә андый эчтәлектәге хатлар. Кемдер мактый, кемдер сүгә, ә кайберәүләр бу стратегиянең юнәлешләрен арттырырга һәм анда кертергә теләгән үзгәрешләр турында яза. Ә татар яшьләре һәм урта яшьтәгеләр стратегия турында нәрсә уйлый? Гомумән, бу документ турында ишеттеләрме икән? Шул сорауларга без дә җавап эзләргә булдык.

Алия МИҢНУЛЛИНА (исеме үзгәртелде. – Авт.), 19 яшь, КФУ студенты:

– Бу турыда социаль челтәрләрдән укып белдем. Гомумән алганда, хәзерге тормышта ниндидер стратегия, яки план төзеп кенә яшәп булмый бит. Кеше дә үзенең эш көненә план төзеп карый, ләкин аннан тайпылмыйча, һәрбер пунктны үтәп баручылар сирәк. Бер кеше планны тулысынча үти алмаганда, ничек итеп зур милләтне ниндидер стратегия ярдәмендә генә торгызырга җыеналардыр, һич тә аңламыйм. Әмма аны оештырырга алынганнар икән, җиренә җиткереп, барысын да уйлап башкарсыннар иде. Әйтик, татар телен җыр җырлап, спектакль күрсәтеп кенә үстереп булмый, аны киң мәйданга чыгарырга кирәк. Барысын да гадидән башласыннар – татар теле урамга «чыксын». Хәзер бит шәһәр урамнарында татарча сөйләшергә оялалар. Шуңа да «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кебек чаралар күбрәк булсын, анда татар яшьләре күбрәк катнашсын иде. Моңа этәргечне дәүләт ясарга тиеш.

РУЗАЛИЯ апа, 32 яшь, Балтач районы:

– Интернетка керсәң дә шул стратегия, радиода да шул, телевизорда да шуның турында сөйлиләр. Дөрес, татар халкын, татар милләтен үстерергә һәм халыкка үз телләреннән ваз кичәргә юл куярга ярамый. Ләкин аны алай акрын гына башкарырга кирәкми. Бүген татар теле кыл өстендә торганда, ничек итеп бу эшне 2050нче елга кадәр сузарга мөмкин булсын ди? Бүгенге көн белән яшәргә кирәктер, мөгаен!

Адель ВӘЛИЕВ, 20 яшь, КАИ студенты:

– Дөресен әйтим: бүген татар телен кирәкле тел дип санамыйм. Ник дисәң, авылда туып-үссәм дә, хәзер шәһәрдә укыйм, монда калу теләге белән яшим. Ә Казанның бар җирендә дә сине нинди телдә аңлыйлар? Әлбәттә, татар телендә түгел. Мәктәптә дә имтиханнарны юкка гына урыс телендә тапшырмадык бит. Чит телләрне өйрәнүчеләр дә арта гына. Шулай булгач, бүген татар теле өчен көрәшү, аны үстерәм дип, акча түгү кирәкме икән? Бу стратегиянең кирәге булыр дип уйламыйм.

Эльвина ШӘМСИЕВА, 25 яшь, Чаллы шәһәре:

– Татар халкының үзаңын үстерү максатыннан билгеләнгән әлеге стратегия уңышлы барып чыгар дип уйлыйм. Милләтне үстерүгә, бетә барган татар авылларын торгызу өчен менә дигән план корганнар, минемчә. Өстәвенә, стратегик документка үз тәкъдимнәреңне дә кертергә мөмкин бит.

– Документ буенча, 2050нче елга татар милләтенең тотрыклы үсеше күзәтелергә тиеш. Сез бу датага кадәр куелган барлык бурычлар да үтәлер дип уйлыйсызмы?

– Елны күктән алып куймаганнардыр. Башкарылачак эшләрне анализлагач, килеп чыккан елдыр. Татар милләтен һәм телен саклауга юнәлдерелгән эшләр бер-ике елда гына хәл ителә алмас, аңа вакыт кирәктер шул.

***

Сораштыру вакытында төрле кешеләр белән сөйләшергә туры килде. Бик күпләрнең фикерләрен язып та тормадык. Юк, ирендек түгел. Баксаң, татар мохитендә яшәп, татар милләте янында кайнаган үзгәрешләрдән хәбәрдар булмаучылар да бар икән. Шуңа да күпләр: «Андый стратегия турында беренче тапкыр ишетәм», дип җавап бирде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии