Телебез, мәдәниятебез яшәсен!

Телебез, мәдәниятебез яшәсен!

Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасында Наил Шәрифуллинның «Тизләнеш һәм көчәнеш...» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Мин бу егетнең язмаларын көтеп алам. Ул халкыбызның гуманитар хәле, проблемалары, туган теле һәм башка әһәмиятле мәсьәләләре турында төпле итеп, дәлилләп яза. 
Исемен атаган бу соңгы мәкаләсе күңелемә аеруча хуш килде һәм анда тәгъбир ителгән фикерләре уңае белән аларга үземнең дә мөнәсәбәтемне белдерү теләге туды.
Наил Шәрифуллин соңгы елларда туган телебезнең үзенең лаеклы урынын, әһәмиятен югалта баруы, хәле көннән-көн мөшкелләнүе турында бик ачынып яза. Хәл чыннан да бик җитди.
Туган телебезнең нигезе какшый, шуңа бәйле рәвештә мәдәниятебезнең дә милли йөзе һәм, димәк, халкыбызның да асылы югала баруы турында борчылып язучылар һәм сөйләүчеләр бар, ләкин бу хәлнең сәбәпләрен ачык итеп аңлатып, бу афәттән котылу юлларын әйтеп бирүче кешеләр күренми диярлек. Киеренке сәяси халәттә яшибез, шуңа күрә шүрлиләрдер. Алай гына да түгел, кайбер күренекле затлар, сәясәтчеләр, галимнәр, хакимияткә ярарга тырышып булса кирәк, гуманитар хәл начар түгел, зыян юк дип, халыкны тынычландырырга маташалар. Җитешсезлекләрне күрмәмешкә салынып, мактанып һәм макташып яшәү уңышка китермәячәк.
Хәзер милли халәтебез уңаеннан чаң суга торган дәвер. Барлык кимчелекләрне, проблемаларны ачыктан-ачык әйтеп, алардан арыну һәм моннан ары булдырмау чараларын күрсәтеп эш иткәндә генә, халкыбызның телен, мәдәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм, димәк, алдынгы милләт буларак үзен дә саклап калырга мөмкин.
Наил Шәрифуллин үзенең мәкаләсендә әйткәнчә, татар мохитен, халыкны милләт буларак саклап калуның иң әһәмиятле, иң нәтиҗәле, төп чарасы – аның әдәби телен яшәтүдә, җәелдерүдә, туган телне балаларга, яшьләргә өйрәтүдә һәм актив куллануда, татарча китаплар, газета-журналлар укуда, радио-телевидение тапшырулары, спектакльләр карауда һ.б. Тел кулланылганда гына яши. Халык исә, алдынгы милләт буларак, әдәби теле булганда гына саклана. Димәк, безнең халык алдында торган иң мөһим, хәлиткеч бурыч – туган телебез – гади сөйләм телен генә түгел – мең еллык тарихлы әдәби телебезне саклау. Хәлбуки аны ярым-йорты чаралар белән: җырлап, биеп, фестивальләр, конкурслар, сабантуйлар уздырып, диктантлар яздырып кына саклап калып булмаячак. Милләтнең язмышына караган мәсьәләне алай җиңел генә хәл итеп булмый.
Бу изге эшкә дәүләт, җитди керешеп, халыкның көчен, акылын шуңа юнәлтергә тиеш. Хөкүмәттән, туган телне саклау, аның ролен ныгыту, әһәмиятен арттыру өчен, бу эш белән, әзерлекле белгечләрне җәлеп итеп, махсус программа төзеп шөгыльләнү таләп ителә. Ул программаның үзәгендә милли мәдәнияткә иркен юл бирү, туган телне нәтиҗәле итеп укыту, аны киң куллану, халыкның милли рухын савыктырып, теленә, мәдәниятенә ихтирам уяту эше торырга тиеш. Бу тарихи әһәмияткә ия документ, кабул ителеп, тулысынча тормышка ашырылсын иде.
Татар мәктәпләре иң яхшылардан, абруйлылардан булырга тиеш. Соңгы ике-өч дистә елда Татарстанда шундый үрнәк татар мәктәбе төзелгәне күренми. Гомумән татар мәктәпләренә дәүләт тарафыннан элек-электән тиешле игътибар булмады. Татарстан җитәкчеләре татар мәктәпләренең югары дәрәҗәле булуына ирешүне, туган телне укыту эшен нәтиҗәле итеп оештыруны иң әһәмиятле бурычларының берсе итеп саный башламасалар, татар халкы алдынгылар сафына баса алмаячак.
Милләтне саклау һәм алга җибәрү бурычын уңышлы хәл итү өчен гаять әһәмиятле шарт – татар халкының милли рухын савыктырып, аның көчен, куәтен, дәртен күтәрү. Бу бурычны да дәүләт җитәкчелегеннән башка уңышлы хәл итү мөмкин булмастыр.
Бүгенге безнең милләт өчен иң зур хәвеф, ачы хакыйкать шул: татар кешеләренең күбесендә милли рух, горурлык, милли җанлылык сыйфаты, фән теле белән әйткәндә, пассионарлык дәрәҗәсе түбән, һәм ул соңгы елларда тагын да түбәнәя бара. Андый кешеләр турында Наил Шәрифуллин үзенең мәкаләсендә, уфтанып, болай дип яза: «Милли аңы күзгә кырып салырлык кына булган ата-ана газизенең русчаны яхшы белүен тели... Русча БДИны тапшырып, вузга керә күрсен. Андыйларга туган тел дә бер каршылык һәм киртә генә». Шул темага фикерен дәвам иттереп: «Үзем яшәгән шәһәр урамнарында, кибетләрдә, ишегалларында мин татар сөйләмен ишетмим диярлек», – ди. Бу уңайдан мин дә бервакыт «Звезда Поволожья» газетасында басылган «Заговорит ли Казань по-татарски?» дигән мәкаләмдә Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә урамнарда, җәмәгать урыннарында, оешма-предприятиеләрдә, халыкның яртысыннан күбрәге татар булса да, татарча сөйләшкән кешеләрне бик сирәк очратасың, дип әйтеп, моның сәбәпләрен аңлатып, хәлне уңай якка үзгәртү өчен, ниләр эшләргә кирәклеген язган идем. Бу фикеремне, тагын бер тапкыр куәтләп, искә төшерү кирәктер.
Безнең халык, башка күп халыклар кебек, 500 елга якын патша империясендә кимсетелеп яшәү нәтиҗәсендә, хакимлек иткән халык кешеләрен югарырак торган милләт итеп санап килгән, шундый психологиягә күнеккән дияргә була. Шулай кимсетелүгә, түбәнсетелүгә ияләнгән гадәт татарларның өлкән һәм урта буын затларында үзен хәзер дә берникадәр сиздерә. Менә шуңа күрә безнең халык, үзенең җитәкчеләре һәм депутатлары белән бергә, туган телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүен һәм өйрәтүен чикли торган законнарга, указларга карусыз риза булды, менә шуңа күрә, Наил Шәрифуллин язганча, татар ата-аналары балаларына татарча укытуны һәм туган телләрен өйрәтүне чикләү – тыюларны җиңел генә кабул итәләр, алай гына да түгел, туган телләрен укытудан ваз кичү исәбенә аларның русча ныграк һәм күбрәк өйрәнүләрен хуплыйлар. Татарларның күбесенең үз телләрендә аралашмавы, үз мәдәни хәзинәләре белән кызыксынмавы да шул күптәннән килгән үзләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен түбәнсетеп гадәтләнгән булулары белән аңлатыладыр.
Аек акыллы беркем дә бу хакыйкатьне инкарь итмәс: хәзерге чорда татар халкының алдынгы, мәдәниятле милләт булып сакланып калуы өчен, иң зур куркыныч – күп милләттәшләребезнең үз кавеменә, туган теленә, миллилек асылына карата битарафлыгы, ваемсызлыгы, милли горурлыгы җитәрлек булмавы, бәлки, бөтенләй булмавыдыр. Бәхәссез: халыкның күпчелегендә шушы битарафлык халәте хөкем сөрү дәвам итеп, көчәя барса, милләтебезнең киләчәге булмаячак. Шулай да, инде соңарып барсак та, бөтенләй үк соң түгел әле: халкыбызның гуманитар иминлегенә өметен өзмәгән, алдынгы республикабызны югалтмас өчен, көрәшергә әзер торган милләттәшләребез дә аз түгел. Берләшеп, бердәмлеккә ирешеп, үзебезнең дә иманыбызны ныгытырга, мәгълүм сәбәпләр аркасында горурлыклары йомшарган һәм югалган милләттәшләребезгә дә рухларын савыктырырга ярдәм итәргә кирәк.
Милли мәктәпләр мәсьәләсендәге кебек, бу уңайдан өметне тагын республикабыз җитәкчеләренә багларга туры килә. Халыкның милли рухын җанландыру, ныгыту үзеннән-үзе генә гамәлгә ашмаячак. Бу акыл белән оештырылган планлы, системалы махсус эш нәтиҗәсендә генә мөмкин. Аны бу изге эшкә, татарларның милли җанлы зыялыларын, галимнәрен, мәдәният вәкилләрен җәлеп итеп, барыннан да бигрәк рәсми дәүләт органнары уңышлы башкара алачак.
Бу катлаулы идеологик эшне оештыруны без болайрак итеп фараз кылабыз.
Республика рәисе, үзенең указы белән, премьер-министрның, нигездә, милли мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган гуманитар эшләр буенча урынбасарын билгеләп куя. Ул эшкә иң кулай кеше – зур тәҗрибәле, милләтпәрвәр Готыф улы Марат Әхмәтов. Һәм шушы премьер-министр урынбасары, күренекле, җитди белгечләрдән торган идеология комиссиясе төзеп, шуның ярдәмендә махсус программа буенча халыкта милли рух тәрбияләү эшен оештырсын иде. Бу хәзерге чорда гаять әһәмиятле, игелекле эш булачак.
Милли рух, горурлык, патриотлык тәрбияләү өчен мөмкинлекләр бар, чаралар күп төрле.
Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты якын арада аңлаешлы телдә татар халкының күркәм тарихын язып, җыйнак, матур итеп арзанлы китаплар чыгарсын, һәм аларны мөмкин булганча күбрәк укучыларга ирештерү юлларын уйларга кирәк булачак.
Барлык мәктәпләрдә, урта махсус һәм гуманитар югары уку йортларында Татарстан тарихы курсын укытуны оештырырга кирәк. Тарихның кызыклы, гыйбрәтле сәхифәләрен мәгълүмат чараларында да сөйләү һәм күрсәтү зарур. Цивилизацияле, мәдәниятле халык үзенең тарихын белергә тиеш.
Безнең татар кешеләренең дөньяның күп җирләренә сибелеп яшәгәнлеге һәм яшәве һәркайсыбызга мәгълүм. Әмма алар арасында меңнәрчә күркәм шәхесләр булганлыгын һәм барлыгын милләттәшләребезнең күбесе белми. Аларның элеккеләрен дә һәм хәзергеләрен дә барлап, алар турында мәгълүмат туплап, ул күренекле шәхесләрне халыкка игълан итәргә, күрсәтергә, ишеттерергә, пропагандаларга кирәк.
Туган телне саклау һәм җәелдерү бурычын үтәүгә юнәлдерелгән гамәлләрнең тагын бер бик әһәмиятлесе, – барлык чараларны кулланып, бөтен көчне салып, халыкка туган телнең зур әһәмиятен, бик кирәк нәрсә икәнлеген аңлату, бу мәгълүматны һәркемнең зиһененә сеңдерү. Бу максатка ирешү өчен, безнеңчә, менә ниләр эшләргә кирәк: туган телнең ата-аналарың, әби-бабаларың, халкың, туып үскән җирең һәм ватаның кебек үк кадерле, изге нәрсә икәнлеген, татар телен белгән кешенең төрле илләрдә яшәгән кардәш телле дистәләрчә халык вәкилләре белән аралаша алуын, берничә тел (аз дигәндә дә татар, рус, инглиз яки башка берәр чит телне) белүнең уйлау (баш эшләү) сәләтен арттыруын (бу күренеш физиолог галимнәр тарафыннан расланган), милләттәшләр татар телен белмәсә, кулланмаса, бу телнең югалачагын халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлатырга кирәк. Мәктәп укытучылары тел бетсә, мең еллык бай татар әдәбияты, мәдәнияте, тарихы һәм ахыргы исәптә элек ике дәүләте булган алдынгы, күркәм сыйфатларга ия татар халкының үзенең дә юкка чыгачагын ышандырырлык дәлилләр белән, тәэсирле, әдәпле һәм үтемле итеп, укучыларга һәм аларның ата-аналарына (мөмкин булса, әби-бабайларына, туган-тумачаларына да) төшендерсеннәр. Мондый эчтәлекле әңгәмәләрне вакыт-вакыт кабатлап алу да файдалы булыр иде. Ата-аналар балаларын милләтләр аралашу чарасы рус теле һәм инглиз теле белән бергә туган телләре татар телен дә өйрәнсәләр һәм белсәләр, моның аларга киләчәктә (теләге булганнар башка телләр дә) зур файда китерәчәгенә, һәм югары уку йортына кереп белем алулары өчен бернинди дә зыяны булмаячагына инандырсыннар.
Аннан килеп, туган телнең әле санап киткән кебек зур әһәмиятен газета-журналлар, радио-телевидение һәм ниндидер башка чаралар ярдәмендә халыкка ирештерү зарур.
Ниһаять, тагын бер теләк:
Туган телне өйрәнүнең, белүнең һәм аны актив куллануның әһәмиятен әйтеп, туган телеңне ихтирам итәргә кирәклеге турында республикабыз җитәкчесе – хөрмәтле рәисебез Рөстәм әфәнде Миңнеханов татар һәм рус телләрендә телевидениедән дә, радиодан да (Тәртип радиосыннан) чыгыш ясасын, газеталарда язып чыксын иде, һәм моны берничә тапкыр кабатлап тапшыру мәгъкуль булыр. Һичшиксез, телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен, бу гамәлләрнең әһәмияте бик зур булачак.
Татар телен пропагандалау Мәскәүгә ошамас дип шикләнергә кирәкми: милли мәнфәгатьләрне кайгырту гөнаһ түгел. Без барыбыз да рус телен дә өйрәнәбез, беләбез һәм аны бик актив кулланабыз. Чит телдә сөйләшеп, үз телеңне белмичә, кулланмыйча яшәү, димәк, туган телеңне, халкыңны яратмау, ят күрү – әдәпсезлек, әхлаксызлык билгесе.
Телебезне саклыйк, аны бозмыйча, дөрес итеп кулланыйк, хөрмәтле милләттәшләр! Бу безнең бик тә кирәкле, йөзебезгә ямь бирә, тормышыбызны бизи торган игелекле гамәлебез булыр.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан шәһәре

Комментарии