Изгелекнең чиге юк

«Безнең гәҗит»нең 31нче санында (2нче август 2017) басылган «Хайваннар да елый икән» язмасын укыгач, бер дустым сөйләгән вакыйга искә төште.

Җәй аеның бик кызу бер көнендә эшенә соңга калам дип, асфальт түшәлгән юлдан бармыйча, тимербетон калдыклары ташлап калдырылган җирдән турыга гына чыгарга булган. Шул җиргә килеп җитәрәк, үзәк өзгеч тавыш белән эт елаганын ишеткән. Ни күрсен, этнең чылбырын тимербетон блокка тимерчыбык белән борып беркетеп куйганнар. Алдында кечерәк кенә ике буш савыт торган. Бәлки аларда су белән ипи булгандыр. Кеше йөрми торган урынга этне ни өчен бәйләп киткәннәрдер? Ул килеп җиткәч, эт, арткы аякларына утырып, тавышсыз гына күзенә карап тора башлаган. Ни эшләсен: хәйран гына зур ач этне бәйдән ычкындырасы килсә дә, ябышуы бар дип уйлап, китә башлаган. Эт, моны күргәч, җирне тырмап елый башлаган. Ни булса булыр, диеп җирдә яткан фанер кисәген эт белән ике арага куеп, чылбырын боргычлаган тимерчыбыкны сүтә башлаган, эт исә тыныч кына ятып торган. Этне азат иткәч, үзе тиз генә китеп барган. Берникадәр ара үткәч, мышнаган тавыш ишетеп борылып караса, теге эт артыннан куып килә икән. Туктап калган, эт тә бер-ике адым чамасы килеп җитмичә туктаган да, алгы аякларына ятып тавышсыз-тынсыз гына өч тапкыр башын игән. Бераз туктап торгач, тагын шул ук хәлне кабатлаган. Мондый хәлне үз гомеремдә беренче күрүем, бу инде аның миңа рәхмәт әйтүе булгандыр, дип сүзен тәмамлады танышым. Әйе, эшләгән изгелекне хайваннар да онытмый икән. Үзләренә генә хас әмәл белән кешеләргә теләкләрен, кичерешләрен җиткерәләр. Менә быел шәрык календаре буенча эт елы килә. Елыбыз тыныч, имин үтсен, бер-беребезгә изгелек кылыйк. Изгелекнең чиге юктыр.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии