Имәннәр шавы

«Имәннәр шаулый» җыры халык арасында әле дә бик популяр. Өлкәнрәк яшьтәгеләр хәтерлидер, сугыштан соңгы елларда, Сталин заманында басуларны саклар өчен урман полосалары утырту кампаниясе булып алды. Минем мәктәптә укыган чак иде. Бу эшкә безне дә җәлеп иттеләр. Ул агачларны басу читләренә, юл буйларына утырттык. Күбрәге өрәңге, каен, нарат, тупыллар иде алар. Ә менә теге җырда никтер имән агачы турында сүз бара. Җырның сүзләрен Гыйлемдар Рамазанов язган – күренекле шагыйрь, фронтовик язучы. Ул: «Икәү яшь чагында басу киңлегенә утырттык без япь-яшь имәннәр», – дип яза. Ник алай язды икән? Басу киңлегенә агач утыртырга ярамый бит, ул басуны бозу була. Икенчедән, нигә имән? Мин бер генә басуга да имән агачы утыртканны хәтерләмим. Әле дә басуда имән үсеп утырганын күргәнем юк. Бәлки, ул рифма өчен генә шулай язылгандыр. Ә җыр үзе искиткеч матур, бүген дә сәхнәләрдә яңгырый.

Бераздан хакимияткә Никита Хрущев килде. Ул килгәч, басу киңлегенә агачлар утырту бетте. Киресенчә, басуларны киңәйтәбез дип, елга, күл буендагы болынлыкларны да сөрделәр. Язгы ташу, көчле яңгырдан соң ул сөрелгән җирнең туфрагы елгаларга агып төшеп, нинди тирән, матур елгаларыбызны саектырды, агулады. Табигатькә белер-белмәс тыкшыну аяныч нәтиҗәләргә китерә, шуны онытмаска кирәк.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Имәннәр шавы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии