- 02.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кырым үзенең гүзәл табигате, Кара диңгезе, сихәтле һавасы белән генә түгел, тугандаш халкыбыз – Кырым татарлары белән дә җәлеп итә.
Быелның 25-29нчы сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә 10 кешедән торган делегация татар мәгарифе көннәрен үткәрү кысаларында Кырымда булып кайтты. Беренче көнне үк Симферопольда Кырымның Мәгариф, фән һәм яшьләр белән эш министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Рәсми очрашуда ике яклы хезмәттәшлек буенча шартнамәгә кул куелды, уртак чаралар билгеләнде.
Бүгенге көндә Кырымда кырымтатар телендә белем бирүче 15 мәктәп эшләп килә. Моннан кала, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 133 кырымтатар сыйныфлары бар, аларда 1930 укучы белем ала. Монда укучылар 3 телне өйрәнә: рус, украин һәм кырымтатар телен. Соңгысы ата-аналар теләге буенча, гариза нигезендә укытыла. 1-5нче сыйныфларда кырымтатар теле укыту планының мәҗбүри өлешенә кертелгән.
Симферопольнең Кырым татарлары яшәгән районда 44нче кырымтатар мәктәбе 2017нче елда гына ачылган. Заманча төзелгән зур бинада укучыларга белем-тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә 1 меңнән артык бала укый торган белем йортында укучыларның 91 процентын Кырым татарлары тәшкил итә. Укучылар атнасына 4 сәгать кырымтатар телен өйрәнә. Ә Бакчасарайның 5нче кырымтатар мәктәбе элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан булса да, монда 703 бала ике сменада белем ала. Монда безгә «Дәрвизә» дип аталучы уңыш бәйрәмен күрсәттеләр. Ул Кырым татарларының милли йолаларына, традицияләренә нигезләнеп үткәрелә. Бу бәйрәмдә халык җырлары, биюләре башкарыла, театраль тамашалар куела, мул уңыштан күргәзмәләр оештырыла.
Чара кысаларында Симферопольдә урнашкан Милли-мәдәни һәм тарихи мирас музеенда Кырым татарларының, гомумән, төрки халыкның кул эшләнмәләре, танылган рәссамнарының хезмәтләре белән таныштык. Галим-экскурсовод Шәфика ханым сөйләгәнчә, кияүгә чыгасы кыз 250 чигелгән кул эшләнмәсе әзерләргә тиеш булган. Хатын-кызлар кулы белән чигелгән милли бизәкләр искиткеч зиннәтле сәнгать әсәре.
Бакчасарай – бай табигатьле тарихи урыннар, һәйкәлләр сакланган шәһәр. Хан-сарайга керү ишеге дә – 47 ханның исеме язылган югары сәнгать әсәре. Хан-сарайның кече мәчете, Каплан Гәрәй хан төзеткән чишмә, фонтан – болар барысы да бүген тарихи һәйкәлләр булып, туристларның игътибарын җәлеп итә. Әгәр әдәбият тарихына күз салсак, 1824нче елда Пушкин Бакчасарай фонтанын күргәннән соң, шул исемдәге шигырь яза.
Кырымда 1883нче елның 10нчы апрелендә «Тәрҗеман» исемле татар газетасын чыгара башлаган, Нобель премиясенә тәкъдим ителгән Исмәгыйль Гаспринскийны да бик олылыйлар. Аның йорты, типографиясе, музей буларак, халыкны үзенә җәлеп итеп, татарның никадәр зыялы һәм укымышлы булганлыгын исбатлый.
Гаспринскийның хатыны, милләт анасы – Зөһрә Акчурина – миллиардер баласы, 5 бала үстереп, Гаспринскийның таянычы, илһамландыручысы, бик акыллы, зыялы хатын-кыз булуы белән таныла. Музейда аңа бик зур урын бирелгән.
Кырым зур булмаса да, анда тарихи урыннар бик күп. Аларның барысын да «Кырым уч төбендә» дигән паркта бер көндә күреп була.
Алупкадагы Әмәт-Хан Солтан музее белән дә таныша алдык. Ул Бөек Ватан сугышында 643 сугышчан очыш ясаган, 4 тапкыр Советлар союзы герое булган, 50нче еллар башында очкычларны сынаучы булып, авиациягә бик күп яңалык керткән очучы.
Татар мәгарифе көннәре кысаларында узган чаралар, Кырым татарларының уңышлары, гомумән, татар халкының дөнья күләмендәге казанышлары бездә горурлык хисе уятты.
Рәхимә АРСЛАНОВА,
Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче
гимназиясе директоры

Комментарии