- 02.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Каз өмәләре җитте. Казлар турында уйлауга, яшьлегемнең бер хатирәсе искә төште.
Без бала чакта каз бибиләрен хәзерге кебек инкубатордан алмыйлар иде. Аларны ана каз үзе басып чыгара. Авылыбыз кечкенә булса да, каз-үрдәкне һәр йортта асрадылар.
Әниемнең ике оя казы бик акыллы, һәр җәйне икесенә егерме бишәр бәпкә чыгарып үстерәләр иде. Дөрес, каз үстерүнең үз авырлыклары да бар аның. Әле ул вакытларда һәр хуҗалык чираттан каз көтүенә чыга. Биш казга бер көн, димәк, безгә 5 көн көтүгә чыгасы. Иртән торып, көне буе каз куып йөрүе бер дә җиңел түгел. Казлар елгада рәхәтләнеп коеналар да, болындагы яшел чирәмгә генә риза булмыйча, иген кырына кереп югалырга гына торалар. Анда бер кердеме, куып чыгарырмын димә.
Шулай бервакыт почтальон Миңнебай абый безгә газета-журналлар белән бергә: «Мә, әтиеңә бир!» – дип, бер язу тоттырды. Мин инде башлангычта укыйм, шуңа да тиз генә бу язуны укып чыктым да, куркуымнан апам янына чаптым. Кәгазьдә: «Ип. Хаков Х.Г. Сезнең кызларыгыз колхоз басуында иген таптаган өчен сез 2 сум күләмендә штраф түләргә тиешсез. Сезгә 3 көн вакыт бирелә», – диелгән иде. Шунда ук авыл советының мөһере, култамгасы куелган.
Без апам белән нык кына курыктык. Чөнки иген басуыннан чыкканда колхоз председателенең «УАЗ»игындагылар безне күргәндер дип уйладык. Әтинең ачуы басылганчы дип, качып-яшеренеп торырга булдык. Ләкин кая? Уйладык-уйладык та, бәрәңге бакчасына чыгып, буразна арасына сузылып яттык. Әти нинди җәза бирер икән дип куркып, елашып ята торгач, шунда йокыга киткәнбез. Әни тавышына уянып, эшнең нидә икәнлеген сөйләп бирергә туры килде инде. Соңыннан аңлашылганча, штраф кызларга түгел, ә колхоз басуына кергән казлар өчен булган икән.
Бер хәреф аркасында килеп чыккан бу хәлне безнең өйдә абыйларым гел көлеп сөйләделәр. Үсеп, үзем әни булгач, улларыма сөйләгән идем, бабай шундый усал идемени, дип гаҗәпләнделәр. Юк, әти безгә беркайчан да кул күтәрмәде. Әни генә безне: «Карагыз аны, әтиегезгә әйтәм!» – дип кисәтә иде. Безне шулай тәрбияләп, алар ул чакта бик дөрес эшләгән.
Туган авылыма кайткач, кабат-кабат шушы хәл искә төшә.
Әнкәемнең егерме биш казы
Йөзми инде хәзер күлләрдә.
Басып торам өем нигезендә,
Хатирәләр генә күңелдә.
Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа шәһәре
Комментарии