Бирешмибез әле

Һәркемгә иң кирәкле кеше – әни. Аны беркем дә алыштыра алмый. Аңа булган уй-хисләр ташкыны беркайчан саекмый, ул күңелебезнең иң тирән почмакларыннан ургылып чыга. Бала чагыбызның иң матур хатирәләре аның белән бәйле. Тормышыбызның авыр минутларында аның кочагына сыенасы, киңәш сорыйсы килә. Әмма ул күптән юк инде. Һәм син аның белән ерактан сөйләшәсең: «Болай эшләсәм, әни нәрсә әйткән булыр иде, бу адымымны ул хуплар идеме?»

Әйе, әниләребез мәңгелек түгел. Әниләрен югалтканнар гомерләре буе аны сагынып, юксынып яши.

Ноябрь урталарында йомышым төшеп, Арча поликлиникасына бардым, анда танышым Раил Кәримовны очраттым. Беренче күрешүебез дә шунда булган иде. Ул вакытта ук ачык күңелле, ярдәмчел егет үзе турында яхшы фикер тудырды. Көләч йөзле, язмыш сынауларыннан кырысланмаган, тормыштан ямь табып яши ул. Раилнең тумыштан физик мөмкинлекләре чикләнгән. Ул мәктәптән соң туган шәһәрендә 120нче һөнәри училищеда тегү җиһазлары операторына укый. Гомумән, техниканы ярата, компьютер, телефоннар төзәтә.

Бу юлы күңелсез күренә, кыюсыз гына сәбәбен сөйләп китте: «Дусларым белән аралашам, музыка тыңлыйм. Әтигә дә терәк буласым килә. Әнине югалтканыма ике ай үтте. Якын кешеңне югалтудан да авыр нәрсә юк.

Әнием мәрхүм Гүзәлия исемле иде. Соңгы елларда «Бәхетле»дә камыр ризыклары пешерүче булып эшләде. Үзенең эшен яратып башкара иде, хезмәттәшләре дә хөрмәт итте. Үлем тырнагыннан гына йолып калып булмады. Диагнозы соң ачыкланды шул, өч тапкыр химия терапиясен алды, ләкин файдасы тимәде. Әти белән соңгы көннәрендә гел янында булдык, безнең күз алдыбызда сулды ул. Гыйнвар аенда 53 яше тулган иде. Минем өчен барысын да эшләргә әзер әнием әти белән мине, сеңлемне калдырып китеп барды».

Раил күптән түгел базга егылып умыртка баганасын авырттырган, хастаханәдә дә шуңа йөри икән. «Әлбәттә, пенсия акчасына гына яшәү авыр, шуңа эшләргә дә җыенам, әти тимер юлда элемтә механигы булып эшли, аңа да булышырга кирәк. Әле йортыбызда ут та сүнеп изаланабыз, инде Арча электр челтәре оешмасына мөрәҗәгать иткән идек», – дип уртаклашты борчу-уйларын Раил.

«Яраткан кызың бармы?» – дигән соравыма, «Әле бу турыда ныклап уйлаганым юк, үз тиңемне очратасым килә», – дип тыйнак кына җавап бирде ул. Раил яныннан бер дә китәсе килми, аңардан кешеләрне, тормышны ярату хисе бөркелеп тора. Юлларында яхшы күңелле, битараф булмаган кешеләр очрый күрсен берүк. Электр челтәре оешмасында эшләүчеләр дә аның гозеренә колак салырлар, ярдәм итәрләр дип уйлыйм. .

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Арча районы, Ашабаш авылы

Комментарии