Сыер сатып кайтышлый

Сыер сатып кайтышлый

Әниемнең 5 ир баласы үлгән. Мин гел әти белән эшләп йөри идем. Салават улы, дисәләр дә, үпкәләми идем. Ник дисәгез, әтинең ике аты бар иде: берсе – хөкүмәтнеке, берсе – бүләккә бирелгән. Кыз бала булсам да, ат абзарын чистарту, чалларын матурлау минем өстә иде. Атка атланып та йөри идем, курка белмәдем.

Берсендә хөкүмәт атына атланып арканларга барганда, бик каты егылдым. Чак кына үлми калдым. Әти: «Бүтән ат янына килмә», – дип ачуланса да, мин барыбер аларны ашата, асларын чистарта идем.

Икенче сыйныфны тәмамлап, өченче сыйныфка барыр чаклар, август ахырлары. Шумгатыдан алган сыер әнине азаплый иде. Сөтне чиләк белән тартып алса – алып кала, алмаса, чиләк оча. Сыер савар вакыт җитсә, мескен әни гел аптырашта иде. Әтинең район үзәгендә эшләгән вакытлары. Шимбә кич белән әни әйтә: «Теләсә кая куй бу мөгезсез сыерыңны, балаларга җитәрлек сөт алып керә алмыйм», – ди. Әти: «Әйдә, кызым, иртәрәк йокларга ят. Бик иртә торып, Бәки базарына чыгарбыз», – диде. Мин инде, әти базардан тәмле әйберләр алып бирә дип, бик сөендем.

Никтер үз атыбызны җикмәде, сары атны (хөкүмәтнең эш атын) җикте дә, ат арбасына сыерны тагып, Бәки базарына киттек. Сыер бармаса, куарга дип, арбага таяк куйды. Сыер тыңламаганда, мин төшеп, җәяү куып барам. Безнең сыерны базарда ошаттылар. Озак та тормадык, Болгаер кешеләренә саттык. Сыер аласы бар әле дип, әти әйбер дә алмады, кайтыр юлга чыктык. Әтинең аты куркак иде, ул нәрсәдәндер куркып, боргаланып, арбаны аударып та куйды, мин ат арбасы астында калдым. Әти мескенкәем арбаны берүзе ничек күтәргән, Ходаем көч биргәндер, мин арба астында бер өнсез күземне шакмакландырып ятам. Әти: «Балам, син ни хәл?» – ди. Үзе өнсез калган. Ә минем борыннан кан ага. «Ярый», – дим. «Ярый булгач, ник тормыйсың?» – ди. «Курыктым», – дим. «Фәрештәләр сиңа канатын җәйгән, исән калдың», – ди. Әтием шул урынга утырып, 7 мәртәбә «Аятел көрси» укыды да, «Әйдә, кызым, кайтабыз. Сатып алучыга сыерның гаебен әйтмәгәнгә, Ходай җәзасын балама, сиңа бирде, чак кына үлемнән калдың, ләбаса», – диде.

Әтинең кулы җиңел булган, бер атнадан әнигә каймак, зур йомгак май, сөт китерделәр. «Гаебе булмаган сыерны ник саттыгыз?» – диделәр. Әти көзге эшләр белән бакчада йөргән, ул сыерны китергәннәр дип уйлап, оялып, эшләре беткәч тә кермәгән. Шул сыер алган хуҗабикә: «Мондый сыерга эләккәнебез юк иде әле, Алланың рәхмәте яусын. Сөте куе, үзе беренче көнне үк өйне табып, көтүдән кычкырып кайтты», – ди. Әнием сөенеченнән аларны кайнар коймак белән чәй эчереп җибәрде. Бар да Ходай кулында шул. Әни: «Рәхәтен күрегез», – дип озатып калды.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.

Лаеш районы,25нче совхоз бистәсе.

Үлем – аяк астында

62нче елның кышы иде бугай. Мин – югары сыйныф укучысы. Әти педсоветка китте, әни йокларга ятты. Кечкенә энекәшләр дә инде йоклыйлар.

Мин, миннән соңгы энем Исмәгыйль, аннан 1 яшькә кече Ибраһим хуҗалыкта йөри торган агач чананы алдык та, Чирмешән буена Әйләнмә тавына чана шуарга киттек. Кышкы төн, күктә ай нур сибә. Ябалак-ябалак кар ява.

Таудан берничә тапкыр выжылдап төштек. Чираттагы төшүдә чанабыз кинәт кыйшаеп ауды, шул вакыт Исмәгыйль бик каты ыңгырашып куйды. Чана аугач, без дә чанадан тәгәрәп төштек.

Исмәгыйль зур итеп уелган (ун квадрат метр) бәкегә күрсәтә. Боз әле бик калын түгел. Әмма бәке күзгә бәрелеп күренеп тормый, ябалак кар каплаган. Чана выжылдап бәке янына килеп җитәрәк, Исмәгыйль аны күргән. Аягын бар көченә терәп, чананы аудара алган.

Безне Исмәгыйльнең зирәклеге, яхшы реакциясегенә коткарды. Су төбенә төшеп китә идек килгән шәпкә. Җитмәсә, шуган урын да авыл эчендә түгел. Исмәгыйль аягына баса алмагач, аны чанада тартып мәктәп счетоводы Минхатыйп абыйга алып бардык. Тубык һәм аннан түбән буыннар бармак очларына кадәр каймыккан булып чыкты. Әти-әни бу серне озак еллар белмәде. Ә ул вакытта өч үсмер бала серле рәвештә югалган булыр иде.

Кадрия КАДИРИ.

Яшен астында

«Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый», дигән борынгы әби-бабайлар. Дөрестән дә шулай бит. Менә, мәсәлән, үзем дә шушы яшемә җитә алмаган булыр идем, Ходай мине ничә тапкыр саклап калды.

4нче сыйныфка күчкән җәйне шәһәрдән кайткан кунак кызы белән елга буена төштек. Җыенысы су коена, без дә шуларга кызыктык. Җитәкләштек тә суга кереп киттек. Бераз кергәч, чокыр сыманрак нәрсә булган икән, шунда төшеп киттек. Сөйләүләре буенча, беребез бата, икенчебез калка икән. Шунда су коенып йөргән бездән берничә яшькә зуррак малайлар безне коткардылар, ярга алып чыктылар рәхмәт яугырлары. Шулар арасында минем булачак ирем дә бар иде. Өйләнешкәч: «Үзем өчен коткарганмын икән», – диде.

Ә бит шул батасы көннең төнендә әбием дә, үзем дә төш күргән идек. Әбием төшендә көянтә-чиләк асып су буена төшкән. «Басмага басып су алганда, бер чиләгем ычкынып, агып киткәндә тотып калдым», – дип сөйләде. Ә үзем капка төбендәге су кисмәгендә ике бал корты төшкән дә, и азапланалар икән дип күрдем. Мин шуларны кызганып судан алдым. Безнең суга батачагыбыз алдан төшкә кергән булган бит.

Икенче тапкыр үлемнән калуым кияүгә чыгып, тормыш итә башлагач булды. Үзебезнең районнан авылга җәяү кайтып барам. Безнең авылга районнан өч юл белән кайтырга була. Мин Арча юлыннан кайтырга уйладым. Авылыбызга 1-2 чакрым кала урман башлана, менә шуңа җитәрәк, урман өстеннән кап-кара болыт килеп чыкты. Яңгыр яварга тотынды, яшен яшьни, күк күкри. Җәйге юка күлмәктән идем, бөтен җиремнән су ага. Яланбаш үзем. (Яшен яшьнәгәндә, яулык ябабыз бит.) Ул урман яныннан узганда, кайчан гына, нинди җанвар чыгар икән дип, дер калтырадым. Кайчан гына яшен сугып үтерер дип, яшеннән дә куркам. Яшен яшьнәгәндә урман яныннан узу бик куркыныч икән.

Өченче тапкыр үлемнән калуым 2010 елның 11 ноябрендә булды. Арчадан эштән кайтышлый үзебезнең юлда машинадан төшеп калдым. Машинадан төшкәндә, аз гына яңгыр сибәли иде, кайта-кайта коя башлады. Ә миңа 7 чакрым җәяү кайтырга кирәк, әле юлыбыз әйбәт, асфальт. 1 чакрым кайтам, 2не, ник бер машина узсын. Уң як ягымнан яшен яшьни, бераздан бу каршымда яшьни башлады. Дөбер-шатыр күк күкри. Яшен яшьнәгәндә, бөтен дөнья кисәк яктыра, бернәрсә күренми, яшен туктагач, бөтен дөнья кап-караңгы була.

Үзем белгән догаларымны укыйм, елыйм, үзем кычкырып Ходайдан сорыйм. Нәкъ шул көнне улымның туган көне иде, 17 яшь тулды. «И Ходаем, балалар хакына исән калдырсаң иде мине. Улымның туган көне дә бит бүген, аны күрмәм микәнни?» – дим. Шушында яшен сугып үлеп калсам, улының 17 яше тулган көнне бер хатынны юлда яшен суккан дип, газеталарга язып чыгарлар инде, дип уйлыйм. Яшен яшьнәгәндә телефоннан сөйләшергә ярамаса да, улыма шалтыраттым. «Улым, теләсә нинди транспорт тап, бик куркам, мине яшен сугып үтерер, ахры», – дим. Ирем ишетеп торган да бер тракторчыдан барып сораган, трактор белән минем каршыга килделәр. Өйгә кайтып, туганнарымны күргәч, бик куандым. «Мин тагын исән калдым, мең рәхмәт сиңа, моннан соң да рәхмәтеңнән ташламасаң иде», – дип Ходаемнан сорадым.

Менә шулай итеп ничә тапкыр үлемнән калдым.

Венера ШАКИРОВА.

Арча районы.

Туңдырма үтерә язды

Матур гына яшәп ятканда, өченче балабызны алып кайтырга булдык. Икесе кыз, өченчесе малай булмасмы, дибез. Ул вакытта УЗИ аппаратлары юк иде, акушер гына, малай булачак, диде. Ирем: «Кыз булса – бала табу йортына килмим!» – дип әйтеп куймасынмы?! Балабыз туар вакыт җитте, апрельнең матур көннәрендә кызыбыз дөньяга аваз салды. Әтисе килмәс дип курыккан идем, ә ул кызларыбыз белән бергә, көнгә өчәр тапкыр килеп йөрде. 1986нчы елның май ае, бер айлык кызымны матур итеп төрдем дә, күрше хатыны белән шәһәргә, йөрергә чыгып киттек. Көн эссе булганлыктан, туңдырма алып ашадык, алма согы алып эчтек. Кызым ачыккач, аны да имезеп алдым. Бераздан өйгә кайттык. Бер заман кызым елый башлады, кулга алганны да, яткырганны да белми. Күп тә үтмәде, эче быгырдый башлады, эче авыртадыр инде дип уйладым. Төнлә үзем дә авырып киттем. Ирем иртән балаларны бакчага алып китте, мине һәм кечкенәбезне карарга әнине алып килде.

Мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме иде. Ни сәбәпледер, урамда ул көннәрдә «Ашыгыч ярдәм» машиналары бик күп йөргән. Урамда узган-барганнардан «Өйдә авыру кешегез юкмы?» – дип сораштырганнар. Хастаханәдә бөтен палаталар авырулар белән тулган. Соңыннан гына беленде, шәһәр халкы туңдырма ашап авырган икән. Ул туңдырманы бозылган йомыркадан ясаганнар, шуңа да ул туңдырмада сальмонелла булуы ачыкланган.

Мин өч көн авырып яттым, аннан температурам кырыкка якынлаша башлады. Еш кына аңым да югала иде. Ашыгыч ярдәм чакырттык, мине хастаханәгә алып киттеләр. Балам әни белән калды. Көне буена система куйдылар. Безнең хастаханәгә Мәскәүдән профессор килгән иде. Минем белән саубуллашырга кергәч, мин ашаган туңдырмадан микроб балага эләккән булса, кызым үләргә мөмкин, диде. Мин елап җибәрдем.

Икенче көнне хәлем бераз җиңеләйгән кебек булды. Системаны да алдылар. Шәфкать туташы укол ясады, терелә башладым дип үзем дә сөендем. Уколдан соң күп тә үтмәде, күз алларым караңгыланды, күкрәгем катып китте, колагыма ниндидер дулкынлы тавыш килә башлады. Мин диварны төя башлагач, янымда ятучы авыру кыз табибны чакырган. Шәфкать туташы миңа уколны ялгыш тамырга кадаган булып чыкты. (Казаннан килгән шәфкать туташы булган, икенче көнне китеп тә барган, диделәр.)

Шул көннән минем иң авыр вакытларым башланды. Температурам төшми, күкрәкләрем каткан, урыннан тора алмыйм, нинди генә укол кадамыйлар – файдасы юк. Үземнең 28 яшьлегемне хастаханәдә каршыладым. Баламны әнидән, иремнән аерып, хастаханәгә урнаштырганнар. Үземә, канымда «сипсис» дигән диагноз белән, туганнарыма, якыннарыма да әйтмичә, РКБга алып киттеләр. Анда төне буе шәфкать туташы янымнан китмәде, кабатсистемалар куйдылар, бер төн эчендә температурам төште, күкрәгемнең шеше китте. Табиблар сөтемне бетерү өчен дару эчәргә куштылар, мин исә, сөтне бетермәгез, дип табибларга ялындым. «Башта үзегезне кайгыртыгыз, балагызны аннары уйларсыз. Хәлегез болай да авыр бит!» – дип мине сүктеләр. Мин даруны эчмәдем, яшереп куйдым. Аннан соң олырак шәфкать туташлары палатама кереп, киресенчә, ул даруларны эчмәскә куштылар.

Берничә көннән мине инфекция авыруларын дәвалаучы хастаханәгә салдылар. Анда биш көн яттым. Ирем мине көч-хәл белән эзләп тапкан. Анализларым бик үк әйбәт булмаса да, өемә кайтып киттем. Балабызны да хастаханәдәналып кайттык, өйгә кайткач ук кызымны имездем.

Бер туңдырма аркасында, миңа бик күп тапкыр хастаханә юлын таптарга, балалар белән өчәр ай дәваланып ятарга туры килде, үземә дә әллә нинди диагнозлар куеп бетерделәр. Үзәк нерв системасы зарарланган, инсульт кичердем, умыртка баганасына операция ясадылар. Ә бит минем кулда әле инвалид кызым (уртанчысы) да бар, мин балаларым өчен яшәргә тиеш идем. Таякка таянып йөргән чакларым да, урын өстеннән тора алмаган көннәрем дә бик күп булды. Тик мин барыбер яшәргә тырышам, Аллаһымнан сәламәтлек сорыйм һәм рәхмәт укыйм!

Ләмига ҖИКШИМБАЕВА.

Мамадыш шәһәре.

Комментарии