- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Бу еллардагы репрессия вакытында халыкның акыллы, белемле, эшчән, гомумән, зыялы катлавы юкка чыгарыла. Ул кешеләргә ялган ялалар тагылып, ялган күрсәтмәләр белән кулга алынып, “2”ле, “3”ле, “4”ле дип аталган комиссияләр белән суд карары чыгарылган.
Аларның күбесен атып үтергәннәр. Төрмәләрдә җәфа чигеп, шунда үлеп калучылар да шактый булган.
Бу каргышлы кара еллар фаҗигасе безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Әтием тырыш хезмәт итеп, үз көче белән көн күрүче эшче-тимерче булган, авыл куштаннарыннан уңганлыгы белән аерылып торган.
1931 елның апрелендә без, 8 бала, 80 яшьлек әби, әнине калдырып, әткәйне кулга алалар. “3”ле комиссиясе карары белән 5 елга хөкем карары чыгаралар. Миңа ул вакытта 3 яшь була. Гомерем көзенә җитсәм дә, шул кайгылы, каргышлы еллар йөрәкне әрнетә, күңелдән китми.
Өстәлемдә – “Хәтер китабы”. Аны күз яшьләре түкмичә укый алмыйм.
Безнең әткәй кебек гаделсезгә хөкем ителүчеләр арасында татар язучылары да шактый. Бу – Совет чынбарлыгы. 1991 елның 18 октябрендә Югары Совет карары нигезендә 30 октябрь репрессия корбаннарын искә алу көне итеп билгеләнде. Шул карар чыкканнан соң, Татарстан Республикасында “Хәтер китабы” булдырылды.
Без үскәндә исемебез “кулак баласы” булды. Балачак, яшьлек еллары аянычлы язмышларга туры килде. Тормыш юлында күп киртәләргә очрадык, кимсетүләргә түздек. Ләкин сәләтле булуыбыз аркасында юкка чыкмадык, туры юлдан баручы гадел, хезмәт сөюче булып үстек. Тик шунысы үкенеч: әткәебез үзе үлгәнче “кулак” исеме белән йөрде. Ул 1990 елда акланды. Үзен ни өчен гаепләүләрен белмичә, 1962 елда сөргендә алган җәрәхәтләреннән вафат булды.
Кадерле милләттәшләрем!
ГУЛАГ лагерьлары, төрмәләрдә гаепсезгә җәфаланган ватандашларыбызны онытмыйк! Аларны искә алыйк, рухларына дога кылыйк.
Безнең әткәйне
Алып киттеләр.
“Кулак” исеме
Тагып йөрттеләр.
Бала чагымның
Ачлык еллары,
Ипи күрергә
Тилмергән чагы.
Бик күп кешене
Хөкем иттеләр,
Ничек түзгәннәр
Себер киткәннәр?!
Безнең әткәй дә
Бик ерак киткән,
Себер урманын
Ул бик күп кискән.
Еллар үттеләр,
Без үсеп җиттек.
“Кулак” исеменә
Күнегеп беттек.
Каргышлы еллар,
Сагышлы еллар,
Бер гаепсезгә
Таланган еллар.
Еллар узды,
Чәчләр агарды.
Гомер йомгагым
Сүтелә торды.
Өстәл өстендә
“Хәтер китабым”
Узган хәсрәтне
Тора яңартып.
Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА.
Казан шәһәре, Левченко бистәсе.
Манараны Таһир кискәнме?
1943 елның үтә салкын кышы. Эт өргәне, ат чанасының кырыс шыгырдаган тавышы каяндыр якыннан гына ишетелә.
Авылда резервтагы кавалерия торган көннәр. Авыл Советы рәисе булып Сәлмән солдатның абыйсы Таһир Сәлахов эшләгән вакыт. Өйрәнүгә килгән солдатларны 5-6шар бүлеп, йортларга керттеләр. Тау битеннән артыш агачы кисеп, салам эскертеннән калган калдык-постыкны ягарга ташыйлар.
Кечкенә генә икешәр тәрәзәле өйләр. Кичен сукыр лампа яктысында берәүләр өенә хат сырлый, икенчеләре ату коралларын – мылтык, автомат көпшәләрен чистарта.
Таһир абыйның җәмәгате 1937 елда ук бала тудырганда үлеп, өч малае ятим калгач, Сәлмән солдат гаиләсенә сыена. Олы улы – 17 яшьлек Муллаталыйп әтисе белән броньда кала, тимер юлда бригадир булып эшли. 13 яшьлек Мулланур ФЗОда укып эшли. Ә без Таһир абыйның 9 яшьлек Миңнемулласы белән (миңа 5 кенә яшь булса да) гел солдатларны күзәтә идек. Аларның юка шинельдән, чолгаулы ботинкадан, аркаларына аскан автоматларын күшеккән куллары белән тотып, көч-хәл белән кайтып керүләре бүгенгедәй күз алдымда. Уйлап карасаң, алар бит әле ана назына мохтаҗ япь-яшь малай-егетләр булган!
Менә Таһир абыйга авыл мәчете манарасын кисәргә дип күрсәтмә килә. Ул ризалашмыйча каршы чыга. Билгеле, эшеннән алалар. Итек фабрикасының котельныена мич ремонтларга куялар. Яхшы мичче була ул.
Мәчет манарасын кисүне солдатларга йөклиләр. Ул акрын гына авып төшкәндә бар да елашты. Манара да төшәргә теләмәгәндәй байтак чайкалып торганнан соң, гөрселдәп авып, ае җиргә кадалды. Вакланган агачларны солдатлар ягарга ташыды.
Әмма, нигәдер, манараны кистерүне Таһир абыйдан күрделәр, улларына кара тамга салдылар, нахакка рәнҗеттеләр. “Манара кистергән Таһир малайлары” дип исемләделәр.
Таһир абый итек фабрикасының пар казаннарын тоткарсыз эшләү өчен үзеннән зур өлеш кертә, фронтка солдатларга җылы итек җибәрү тоткарланмый.
Күп тә үтми, 1943 ел ахырында ул үзе теләп сугышка китә. Үлү хәбәре 1944 елның октябрендә килә. Сугыштан Җиңү яулап кайткан Сәлмән солдат энесе Таһирның өч улын үз тәрбиясенә ала. 1948 елда Мулланур әнисеннән калган пальтоны киеп, Чиләбе ягына юл тота. Үзе кебек бәхет эзләп килгән безнең як кызы Тәгъзимә белән тормыш корып, шахтага шартлатучы буларак эшкә урнаша. Бераздан бригадирлыкка күтәрәләр. Ул анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. Бер кыз, дүрт ул үстерәләр. Быел туган ягына, абыйсы Сәлмән нигезенә кайтып, зират кылып, мәчеткә, мәчет картларына сәдака биреп, Корбан гаетенә корбан чалып китте. Тимер юлда 40 ел буе мастер булып эшләп, соңгы көндә поезд астында калып вафат булган Муллаталыйп абыйсына, гүр иясе булган Миңнемуллага, бакыйлыкка күчкән башка туганнарына догалар укытты.
– Эх, рәнҗетелгән әти, абый, энем бу якты, матур мәчет залларын, манарасының ничек нык-төз, айның кыйблага карап, нур чәчеп торуын күреп сокланыр иде, – диде ул киткән чагында соңгы сүзе итеп.
Манараны гына түгел, халыкның рухын кистеләр шул ул чакта…
Ә туган ягын – Кукмарасын сагынып кайткан күршем белән тагын күрешергә язсын иде…
Нурислам ГАЛИЕВ,
Зур Кукмара.
Ипи белән уен
Яшьләрнең хәзер төрлесен күрәбез: ике кулына ике шешә сыра тотып баручы кызларын да, артларыннан кабымлыгын кулына алган егетләрен дә. Шулай да бер күренеш бөтенләй йөрәккә тиде.
Чит шәһәрдән кайткан буй җиткән өч кыз-малай теннис уйный. Ә ракетка урынында… ипи.
Бу хәлне күргәч, бер мәлгә бөтенләй өнсез калдым. Аннан карап-карап тордым да барып, кулларыннан ипи кисәген тартып алдым. “И ипекәем, шулай синең бер валчыгыңа да тормый торган тәрбиясез җаннарга эләктеңмени?” – дип, ипине исни-исни, күкрәгемә кыстым.
Үзем хәтле булып үскән кызлар-малайлар сугып җибәрергә дә күп сорамас, дигән уй баштан йөгереп узды.
Шулай да: “И юньсезләр, сезне үстергән ризык бит бу”, – дия алдым.
Алар да мине җавапсыз калдырмады:
– Жалко что ли тебе один кусок хлеба, какая жадная, – диделәр.
Бу сүзләрне ишеткәч, ни дип тә әйтергә белмәдем. “Я Илаһым, үзең ташламасаң иде, ипекәйдән аермасаң иде”, – дип, теләк тели-тели киттем.
Өйгә кереп уйланып утырдым. Тамаклары тук шул аларның. Ипи кадерен белмиләр. Аны ничек үстергәннәрен, өстәлгә утырып ашарлык иткәнче күпме көч кергәнне күз алларына да китерми торганнардыр. Әти-әниләре – шушы ук авыл баласы. Җир кешеләре. Ә балаларына ипинең нинди хөрмәткә лаек ризык икәнен өйрәтмәгәннәр.
Шул чакта сугыш һәм аннан соңгы еллардагы ачлык, халыкның бер кисәк ипигә дә тилмерүе күз алдыма килде.
Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларыгызга аңлатсагыз иде лә ипекәй кадерен!
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Мамадыш районы, Козгынчы авылы.
Чәчәкләрне өзмәгез!
Нигә без табигатьне саклауга бармак аша гына карыйбыз икән?! Соңгы елларда нык үсеш алган химия сәнәгате әйләнә-тирәгә бик зур зыян сала. Мәсәлән, Түбән Кама химзаводы ягыннан яңгыр килсә, бакчабыздагы бар әйбер кап-кара булып көя. Ә бит безнең әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы бар. Тик алар халыкныкын түгел, ә завод мәнфәгатен яклый. Мин бу хакта инде күп еллардан бирле берүзем “көрәш” алып барам. Безнең халык исә, нигәдер, сәламәтлек өчен куркыныч булган бу проблеманы күтәреп чыкмый. Экологлар бакчадагы әлеге хәлне фитофтороз, ди. Бу, минемчә, аларның аклануы гына. Химзавод агуыннан әлеге авыру гына түгел, хәтта колорадо коңгызы да үлеп кала. Быел ул яктан яңгыр килмәде, шуңа да помидорлар сабагында кызарды, бәрәңге дә яхшы үсте. Сәнәгать алга киткән илләрдә ничек авыл хуҗалыгы да зур үсеш алды икән, дип гаҗәпләнәм.
Уйлавымча, безнең хөкүмәт җитәкчеләренә ул илләрдән заводтан чыга торган агуны чистарту технологиясен өйрәнергә яисә сатып алырга вакыт җиткәндер. Әгәр шулай булмаса, халкыбызның киләчәге юк.
Химзавод урман-басуларны, елга-күлләрне дә агулый бит. Табигатькә күпме зыян килә дигән сүз.
Чәчәкләр дә экологиянең сафлыгына үзләреннән өлеш кертә. Юкка-барга өзүчеләрне, җитәкчеләргә бүләк ителгән кочак-кочак чәчәк бәйләмен күргәч, кызганып куям. Игътибар итсәләр ярар иде дә бит, югыйсә икенче көнне үк чүп чиләгенә атачаклар. Үскән җирендә карап кына хозурлану – үзе ни тора! Җырчыга да бүләк итәләр, исерек егет тә сөйгәненә чәчәк алып бара. Ә яратуыңны башкача аңлатып булмый микән? Син аны сүзләрең, яхшы гамәлләрең белән исбатла.
Әйе, чәчәкләрне дә бүләк итәрлек очраклар бар. Әйтик, авырулар. Мәсәлән, үз аягында йөреп чыга алмый торган кешегә бу, чыннан да, зур бүләк. Мәктәпләрдә, югары уку йорты тантаналарында да чәчәкләргә беркемнең исе китми – алар иртәгесен чүпкә әйләнә. Ә бит алар укытучы, галим. Ник берсе: “Өзмәгез, алмагыз сез чәчәкләрне”, – дип әйтсен.
Чәчәкләр болында, урманда, ишегалдында үсәргә тиеш. Алар – безнең шатлык, шунлыктан чүплектә һич кенә дә аунамасын иде.
Тәфкил НУРГАЛИМОВ.
Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.
Кайтаваз
Кеше көлдерәм, дип
Лилия Заһидуллинаның “Кем соң монда тиле?” (26 август, 34нче сан) дигән язмасын укыгач, мин дә Салаватка карата берничә сүз язып салдым.
Дөрес, Салават матур җырлый, фонограммага да түгел, ахры. Халык үзен бик ярата, концертларга да кеше күп йөри. Ә менә ни өчен соң ул журналистларга карата шундый сүз әйтә алды икән?
Яшь барган саен, кеше кайчак нәрсә әйткәнен сизми дә кала, мактанырга да ярата башлый. Сөйләгәннәре үз эш-гамәлләрен бәян итүгә кайтып кала. Бернинди әҗере-савабы да калмавы турында уйлап та карамый.
Ә бит журналистларның эше бик җаваплы. Тәнкыйть өчен гомерләре белән түләүчеләр дә, төрмәләрдә иза чигүчеләр дә бар. Кызганычка, акчалы кеше теләсә ни кылана шул.
Бәлки, Салават үзенчә шаяртырга теләгәндер. Ә мәзәктәге төсле килеп чыккан. Бервакыт тел күп сөйли башлагач, баш әйткән: “Син тыкылдыйсың да кереп китәсең, аннан минем маңгайга эләгә”, – дигән. Тел исә: “Син ахмак баш уйламыйча сөйләтәсең дә, миңа кызарырга туры килә”, – ди икән.
Әйтер алдыннан иң элек уйларга кирәк. Сүз чыпчык түгел шул, бер ычкынса тотам, димә.
Казаннан даими укучыгыз
Комментарии