- 02.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №34 (28 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Туган телебез – татар теле бетүгә табан бара», – дигән сүзләрне торган саен ешрак ишетергә туры килә, һәм мондый фаразлауга нигез җитәрлек: шәһәрләрдә, бигрәк тә дәүләт учреждениеләрендә туган телдә сөйләшүчеләрне елдан-ел азрак очратабыз. Контораларда компьютер артында утыручы матур киенгән, татар ата-анадан туган чиновниклар үзара да, өйдә дә русча гына сөйләшә. Татар телендә укытучы мәктәпләр юк дәрәҗәсендә, алар елдан-ел кими бара. Без элегрәк: авыл бар әле, ул татар телен саклый, дип үз-үзебезне юата идек. Әмма хәзер авыллар да бетүгә йөз тота, андагы мәктәпләрне оптимизация дигән сылтау белән яба торалар. Берничә мисал китерәм. Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы – борынгылардан, аннан газета редакторлары, мәктәп директорлары, язучылар, хәтта министр, халык артисты чыккан иде заманында. Хәзер шушы уртакул авылда мәктәп юк: моннан берничә ел элек анда укучыларны шәһәрдә ачылган интернат-мәктәпкә күчерделәр. Протест ясаучы булмады. Барысы да – дәреслекләр дә, ашау-эчү дә, автобуста йөртү дә казна исәбенә, дигәч, халык риза булды – корсак психологиясе җиңде.
Яки Бишбүләк районындагы уртакул Мәнәвез-Мәскәү авылындагы тугызьеллык мәктәпне алыйк. Балалар аз дигән сылтау белән анда укучыларны күршедәге урыс мәктәбенә күчерделәр.
Авыллардагы татар мәктәпләрен бетерүгә төп сылтау – балалар аз булу. Миякә районының Мәнәвезтамак авылы мәктәбенә без 1944нче елда беренче класска 50 (!) бала бардык. Безне икегә – «А» һәм «Б» классларына бүлеп укыттылар. Ул минем туган авылым, анда кайтып йөрим. Хәзер инде шушы унберьеллык урта мәктәптә 50-60 бала гына җыела. Бөтенесе! Эшләр ни белән бетәр. Ә бит бу 400 йортлы авыл… Миякә районында иң зурлардан. Анда яшәргә, бала үстерергә теләмибез…
ХХнче гасыр башында бөек язучы һәм галим Гаяз Исхакый татар милләтенә «инкыйраз» янавы турында искәртеп язып калдырган иде. Күрәсең, аның фаразлавы тормышка аша торгандыр. Әгәр дә без, бүгенге татарлар, милләтне, туган телне саклауга битараф булсак.
Тарихына килсәк, безнең телебез ике мең еллык тарихка ия: бу телдәге иң тәүге язмалар яңа эраның (!) тәүге чорына туры килә. Шушы озын юл үткәндә аның атамасы төрлечә була. Күпләрнең бөек дәүләт эшлеклесе Атилла турында ишеткәне бардыр. Ул Кара диңгез буенда дүртенче гасырда һуннар (Гуннар) дәүләте төзи, бик күпләрне җиңеп, Римга кадәр барып җитә. Ләкин бу бөек матур бай шәһәрне җимереп яуларга теләми, контрибуция гына алып, кирегә борыла. Инде шул ук Кара диңгезнең төньяк өлешендә Кубрат дигән хан VI гасырда зур Болгар дәүләте төзи. Бу дәүләт Европа һәм Азия белән сәүдә бәйләнешендә була. Кубрат үлгәннән соң аның өч улы, үзара килешә алмыйча, дәүләтне өчкә бүлә. Бер өлеше көнбатышка табан китә һәм Дунай елгасы буенда бүгенге Болгария дәүләтенә нигез сала. Уртанчы улы Кавказ тауларына чигенә һәм бүген бу – Кабарды-болгар исеме астында Русия составына кергән өлкә. Кубрат ханның иң көчле улы яңа дәүләт төзү өчен тынычрак урын сайлый. Идел (Волга) буйлап өскә күтәрелеп, елганың урта тәңгәлендә «Волжская Булгария» дигән дәүләткә нигез сала. Бу дәүләт Көнчыгыш Европада иң көчлеләрдән исәпләнә, аны Европада, Персиядә, Кытайда да таныйлар, сәүдә элемтәсе урнаштыралар. Без биредә татарча сөйләшкәннәрен шуннан беләбез: «Итил суы ака турур, ярларына какка турур» дип ташка язылган сүзләр сакланган. Әлеге сүзләр безгә яхшы аңлашыла. Бу Болгар дәүләтенең ничек яшәгәнен күренекле гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадланның зур күләмле юлъязмаларыннан беләбез. Ул 922нче елда Багдад халифәтенең кушуы буенча, мөселман динен тарату бурычы белән Болгарга килә. Болгарларның ул чактагы ханы Алмуш белән аралаша. Аның үзе, халкы турында югары фикердә кала, биредә шактый озак тора, болгарлар турында гына түгел, күршедәге башка халыклар – славяннар, башкортлар турында беренче тапкыр кыйммәтле мәгълүмат язып калдыра. Нәкъ Ибн Фадлан килгән вакыт Идел буенда мөселман дине рәсми кабул ителүнең төгәл вакыты дип исәпләнә. Шулай итеп 2022 елда зур юбилей – безнең якта мөселман дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтә алачакбыз.
Ике мең ел дәверенә күз салсак, без туган телебезнең күп төрле атамаларга дучар булганын белә алабыз. Ә татар атамасы кайдан килеп чыккан соң? Аның туган төбәге – Ерак Көнчыгыш һәм Себер яклары. География картасына карасак, безгә бүген дә яхшы таныш атамаларны күрәбез: Татар бугазы (аны бөтен дөньяда яхшы беләләр), Байкал күле (бу дөньядагы иң тирән, иң күп сулы күлнең атамасы татарча «Бай күл» дигәнне чатнатып әйтеп тора). Себер якларындагы зур-зур елгалар Енисей, Обь, Иртыш, Ангара,Тобол һәм башка күпләренең атамасы нигезендә татар сүзләре ятканын лингвист-тарихчылар күптән раслады инде. Борынгы Кытай язмаларында да алар еш кабатлана.
Халык буларак татар атамасы безнең якларга монгол яулары белән килеп кергән. Чыңгызхан куәтле монгол дәүләтен төзегәннән соң иң башта татар кушаматлы көчле, сугышчан күчмә кабиләләрне үзенә буйсындыра. Ул аларны кырып бетерми, ә сугышка оста икәннәрен белеп, тигез хокук биреп, үзенең яулап алу сугышларында файдаланырга була. Көнбатышка таба яуга чыккач, шәһәрләрне камаганда, башка кабиләләрне буйсындырганда иң алгы сафта татар сугышчыларын җибәрә торган булганнар. Шуңа да Европада «татар-монгол» яулары дигән атама тарихка кереп калган. Монгол яуларына иң нык каршылык күрсәткән халык безнең болгар бабаларыбыз була. 1223нче елда Калка дигән урында татар-монгол гаскәре кыпчаклар белән русларның берлектәге гаскәрен тар-мар иткәч, җиңүчеләр Сүдебәй баһадур җитәкчелегендә Идел буйлап өскә, Болгар дәүләтен яуларга китә. Ләкин болгарлар аларны яхшы әзерлек белән каршы ала. Хәлиткеч сугыш бүгенге Жигули таулары тирәсендә, Идел елгасы буенда була. Безнең бабаларыбыз илбасарларны шулкадәр нык кыйраталар ки, Сүдебәй баһадур үзе көчкә качып котыла.
Монгол ханнары болгарларны ничек тә җиңү өчен яңа көч туплап походка чыга. Бу юлы зур сугыш 1230нчы елда Җаек (хәзерге Урал) елгасы буенда була. Безнең бабаларыбыз бу юлы да нык тора һәм илбасарларны үз җирләренә кертми. Ханнар бөтен көчләрен туплап, 1236нчы елда гаять зур гаскәр белән Көнбатышка поход чыга. Инде бу вакытта Чыңгызхан үлгән була, гаскәрне аның оныгы Батый хан җитәкли. Бу юлы көчләр нисбәте бик нык аермалы була, безнекеләр җиңелә. Болгар шәһәре җимерелә, башка шәһәрләр дә шундый һәлакәткә дучар ителә.
Алга таба татар-монгол яулары бер-бер артлы рус кенәзлекләрен буйсындыра һәм гаять зур территориядә «Алтын Урда» дәүләте оештырыла. Башкаласы Сарай дип атала. Бу дәүләт ике гасыр яши. Анда инде монголлар үзләре азчылыкта кала, дәүләт теле татар теле була, чөнки монголлар белән килгән татарларның теле болгар теленә бик якын булып чыга, аларга башка төрки кабиләләр дә кушыла һәм барысына да аңлашылган борынгы төрки теле киң таралыш таба. Бүгенге безнең туган татар теле әнә шуның дәвамы инде.
XV гасырда Алтын Урда дәүләте таралып, аның урынында берничә татар телле дәүләтләр калкып чыга – Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай урдасы. Иң алга киткәне Казан ханлыгы була. Явыз Иван Мәскәү дәүләтен киңәйтергә карар иткәч, Казан аның юлында иң зур киртә була.
1552нче елда 150 меңле гаять зур гаскәр белән Казанны ай ярым камауда тотканнан соң, урыслар аны алуга ирешә. Татар телен юк итә башлауның нигезе шул чакларда салына да инде. Шуннан бирле без буйсынган хәлдә яшибез. Ә үз дәүләте булмаган халыкның теле бетүгә дучар ителә. Ә теле булмагач, халык үзе дә бетә инде.
Шулай да безнең татар халкы ничә гасыр буенча, бик авыр хәлләрдә дә, үзенең туган телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Моның нигезендә мөселман диненең нык торуы, халкыбызның күпчелеге авылларда яшәү булышлык итте.
Ләкин хәзер хәлләр үзгәрде: татарларның күбесе шәһәрдә, ә шәһәр шартларында туган телне саклап калу бик чикле: тирә-якта чит халык, катнаш никахлар күп (ире яки хатыны рус милләтеннән булса, бу гаиләдә татар яки башкорт баласы үсми инде). Мәктәпләрдә татар теле бөтенләй укытылмый диярлек. Ә авыллар бетә бара, өстәвенә, әйткәнебезчә, анда мәктәпләр ябыла.
Алда перспектива бөтенләй юк кебек: әле Мәскәүдә «Единый российский народ» дигән концепция әзерләп яталар. Анысы да безнең өчен юньле булырга охшамаган. СССР вакытында «Единый советский народ» дигән концепцияне алга сөргәннәр иде, барып чыкмады. Монысы ниләргә китерер – әлегә әйтүе кыен.
БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы) каршында бик җитди халыкара оешма – ЮНЕСКО бар. Ул халыкларның телләрен, мәгариф, мәдәният, әдәбият һәм фәнне тикшерү белән шөгыльләнә. Анда дөньяның иң дәрәҗәле галимнәре тупланган, менә шушы авторитетлы оешманың карары белән татар теле дөньядагы иң камил 14 тел исәбенә кертелгән.
Тагын бер җитди мәсьәләне кузгатасы килә. Бу дини тәрбия. Без – татарлар, башкортлар тумышыбыз белән мөселман дине кешеләре. Хак Тәгалә безне динле итеп яралткан, һәм безнең балаларыбыз да Мөхәммәт пәйгамбәрнең хак юлыннан барырга тиеш.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы
Комментарии