Болары да сугыш чоры балаларыныкы

Сугыш чоры балалары турында күп әйтелде, күп язылды инде. Ул – ачлык, авыр эшләр, бер кесә икмәк өчен төрмәгә утыртулар. Боларны мин дә үттем. Минем бүгенге язмам болар турында түгел, ә сугыш җимерекләрен торгызу турында. Никтер болары турында сирәк ишетелә. Бу да бит тарих.

Күпме авыллар, тулысы белән диярлек шәһәрләр җимерелде. Шуларны төзекләндерү өчен, авыллардан малайларны-кызларны ФЗОга, һөнәр училищеларына укырга җибәрделәр. ФЗО – фабрично-заводское обучение. Шунда 6 ай укытып, шахталарга, төзелешләргә эшкә чыгардылар. Һөнәр училищесы «Ремесленное училище» дип атала иде. Анда 2 ел укыган яшьләрне заводларга, фабрикаларга эшкә урнаштырдылар. ФЗОга 16 яшьтән алдылар. «Ремеслинныйга» 14 яшьтән кереп булды.

Мин 1948нче елда Пермь өлкәсе, Нытва шәһәрендәге «Ремесленный училище»га укырга кереп, 1950нче елда заводта эшли башладым. Хезмәт кенәгәсенә «Считается мобилизован на союзном заводе с1950 по 1954 год» дип язып куйдылар. Шушы срокны тутырмыйча беркая да китә алмыйсың. Ул Демидовлар төзегән завод иде. Мин «прокатный цех»та эшләдем. 900 градуска кадәр кыздырган тимерне кул көче белән эшкәртә идек.

Колхозларда да эшче көчләр җитми иде. Болары кирәгрәк булгандыр. Телисеңме-юкмы, ирексезләп җибәрделәр. Качып кайтып төрмәгә эләгүчеләр дә булды.

Торф чыгарырга кызларны вербовка белән җибәрделәр. Андагы эшнең авырлыгын сөйләп бетерә алмыйлар иде. Баручылар 6 ай эшләп, плюш жакет, резин итек, «казбек шәл» дип аталган шәл алып кайталар иде. Шуннан артыгына акчалары әллә ни калмагандыр да. Алар шул киемнәрен киеп клубка килгәч, берсеннән берсен аерырлык түгел иде. Ә бармаган кызлар аларга кызыга иде.

Шунысына гаҗәпләнәм, мондый авыр эшләргә яшьләрне, никтер, Татарстаннан күбрәк җибәрәләр иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии