- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең әти дә 1942 елда сугышка китеп, яу кырында мәңгелеккә күзләрен йома. Гаиләдә 5 бала. Иң олы абый – 9 яшьлек, мин 40 көнлек булып калганбыз. Олы абыем сөйләве буенча, әти сугышка киткәндә мине күтәреп: “Монысы да кулга керә башлады бит инде”, – дип яраткан. Шулай булгач, аны күрмәдем дип әйтә алмыйм. Әмма хәтерләмим.
Миңа хәзер 69 яшь. Шушы гомер эчендә “әти” дип әйтергә насыйп булмады. Бик авырлык белән үстек. Ничек исән калганбыздыр?! Әти киткәндә өебез дә булмаган. Ул 9 ел буе Кукмараның Яныль авылында авыл советы рәисе, колхоз рәисе булып эшләгән. Әнигә безне үстерү өчен күпне күрергә туры килгән. Ул хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын.
Күптән түгел авылга кайткан идем, олы абыема кердем. Аның белән сөйләшеп, ачлык, ялангачлык елларын искә төшереп утырдык. Ул хәзер 77 яшен тутырып килә. Ягар утын булмагач, сугыш елларының бер кышында абыем 30 мәртәбә Умартачы урманына чана тартып ботакка барган. Кышның нинди генә көннәре булмаган бит: бураны, суыгы… Өстәвенә урманчы күрсә, чананы, балтаны алып кала торган булган. Менә нинди авыр заманалар! “Адашкан чакларым да була иде”, – дип сөйли абыем.
Сугыштан соң да әле җиңел тормыш көтмәде. Шулай берсендә өченче абыем (1937 елда туганы) белән Коля басуга борчак кузагы ашарга дип китәләр. Өйдәгеләргә әйтмиләр. Борчак җыйганда боларны авыл советы рәисе эләктерә бит. Бау белән бәйләп, атка тагып алып кайтып, авыл советы бинасының идән астына ябып куйган. Әнинең аларны барып алып кайтканын хәтерлим әле. Абыема әнидән дә эләкте. Ул вакытларда закон бик каты иде шул. Ә ашыйсы килә.
Тагын бер хәл турында сөйлим әле. Сугыш беткән еллар, авыр вакытлар. Әни өч олы малайны басуга башак җыярга чыгарып җибәрә. Колхозда урып-җыю эшләре беткән була инде. Чиләккә башак җыеп кайтып барганда боларга бер хатын очрый. Бу Кукмарадан килгән вәкил була. Элек шулай тикшереп йөриләр иде. Ул абыйларны ат арбасына утыртып, колхоз амбарына алып кайтып, бүтән алай йөрмәгез дип, артларына тибеп җибәрә.
Сугыштан исән кайткан абзыйлар ул вакытта начар яшәмәде. Кайсы рәис, кайсы бригадир, ындыр табагы хуҗасы, ферма мөдире, тагын әллә кемнәр булды. Балалары да туйганчы ашап, өсләре бөтен булып үсте. Укырга да мөмкинлекләре күбрәк булды. Кайберләре безне хәерче дип атады. Ул сүз бик авыр тәэсир итә иде.
Шуларны уйлыйм да кайчакта бик күңелсез булып китә. Әтиләребез шушы тормыш өчен башларын салган.
Марат.
Соңгы очрашу
Кулымда сугыш чоры фотолары һәм озак ятудан саргайган хатлар. “Хәтер китабы”нда Хөсәен Абдуллин турында да саран гына өч юл язылган. Ләкин анда тулы бер кеше гомере, үз Ватаны өчен көрәшеп һәлак булган солдатның фаҗигале язмышы чагыла.
Кеше сугыш өчен тумый да, яшәми дә. Хөсәен дә балачактан ук туган авылы Түбән Ушманың табигатенә гашыйк булып үсә. Тыңлаучан, эш сөючән малай Тегермән буасында балык тотарга яраткан. Әтисе Габдулла абый гармунда уйнаганда аңа кушылып җырлаган. Әтисеннән күп төрле һөнәргә өйрәнеп үсә ул.
1932 елда – башлангыч, 1937 елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. 1937-39 елларда Мамадыш педагогия училищесында укый. Аннан соң Кече Кирмән 7 еллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны Казан педагогия институтының тарих бүлегенә читтән торып укырга керә.
“Абый авылыбыз тарихын өйрәнде. Җиде буынга кадәр шәҗәрәбезне язып алды. Балаларны бик ярата иде”, – дип сөйли сеңлесе Нурлыбикә апа. Ләкин аңа укытучы булып озак эшләргә насыйп булмый. 1939 елның октябрь башында армиягә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый. Хатларын гел язып тора.
1940 елның җәендә Хөсәенне Эстониягә күчерәләр. Әтисенең үлүе турындагы хәбәрне Тарту шәһәрендә ала.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 348нче укчы дивизиянең 1172нче укчы полкы автоматчылар бүлеге командиры сержант Хөсәен Абдуллин Ватаныбызның күп җирләрен азат итүдә катнаша, берничә мәртәбә җиңелчә яралана. Шигъри җанлы егет әнисен, туганнарын хатлардан өзми. Сеңелләренең авыр шартларда да укуларына сөенә, әнисенә тырышлыгы өчен зур рәхмәтен белдерә.
1943 елның 20 маенда язылган хатта: “Авыл Советында, кәнсәләрдә утыручыларның сезгә мөнәсәбәте ничек? Салым белән газаплыйлардыр инде. Сугыштан нинди хәбәрләр бар? Бакча эшләре ничек?” – дип яза.
Маһирә апа алны-ялны белмичә эшли дә эшли. Ачлыкка, ялангачлыкка бирешмичә ике баласын да укыта ул. Кызлары Нурлыбикә белән Таһирәбану да яхшы уку өстенә әниләренә зур булышлык күрсәтә (алдан әйтеп куярга кирәк: алар икесе дә белем ала, озак еллар төрле мәктәпләрдә укытып, лаеклы ялга чыгалар).
1944 елның башында Хөсәеннән хатлар килү туктый. Ана белән балалар ут йотып йөргәндә, салкын февраль иртәсендә өйгә шатлыклы хәбәр килеп ирешә. Күчтем авылыннан килгән хатын Хөсәеннең туганнарында җылынып калуын, тиздән өенә кайтып керәчәген әйтә.
“Башта әни тораташ булып катып калды. Бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Аннан абый турында сораша башлады. Мин абый каршына чыгып йөрдем, әни табын әзерләп калды”, – дип искә ала Нурлыбикә апа.
Озакламый Хөсәен, сеңлесен ияртеп, үзе дә кайтып керә. Көтелмәгән шатлыктан ананың башы әйләнеп китә.
Кукмарага икмәккә кайткан эшелонга эләккән икән. Командирыннан бер тәүлеккә өенә кайтып килергә рөхсәт алган. 80 чакрым араны төне буе йөгереп диярлек җәяү кайткан. Туган йортына ашкынган егет.
Өйдәгеләр, аның икенче көнне үк яңадан фронтка китәсен белгәч, күңелсезләнеп кала. Санаулы минутлар бик тиз үтә. 6 ел армия хезмәтендә һәм сугышта булган егет яңадан юлга әзерләнә. Бу вакытта алар соңгы кабат күрешеп калуларын башларына да китерми.
Тышта 30 градустан артык суык. Чылбырыннан ычкынган февраль җиле арысландай үкерә, озак йөреп хәлсезләнгән юлчыдай тәрәзә шакый, иске өйнең бүрәнә ярыкларына кысылып үкси, елый.
Әнисенең хәер-фатихасын алган фронтовикны туганнан туган абыйсы Нотфулла Кукмарага ат белән озата чыга. Ләкин хәлсез ат ерак бара алмый. Алкин урамыннан соң егеткә җәяү китәргә туры килә. Бераз баргач, Хөсәен озата чыккан туганы янына кире әйләнеп килә. Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, үзенең солдат бияләйләрен әнисенә истәлеккә тапшырырга куша. Азык-төлек салынган солдат капчыгын кысып тотып, Кукмара янына юнәлә. Туганы артыннан йөгереп килеп, үз бияләйләрен аның кулына тоттыра.
Юлдан да, сугыш эченнән дә шактый хатлар язып сала Хөсәен. “Фашистларны куа барабыз, тиздән җиңү белән кайтырбыз. Сез ничек тә булса түзегез инде”, – ди. Үзенең медаль алуы турында да хәбәр итә солдат.
Соңгы хатында Белоруссия фронтына керәчәкләре, алда каты сугышлар булачагы турында яза.
1944 елның мартында Маһирә апа Әхмәтҗәновалар өенә кара кәгазь килеп төшә. Хатта Хөсәен Абдуллинның 4 мартта батырларча һәлак булуы һәм Гомель өлкәсе Рогачев районы Старое Село авылы зиратында күмелүе хәбәр ителә. Аңа бу вакытта бары 23 яшь була.
“Әни абыйның үлемен бик авыр кичерде. Ул язган хатларны, фотоларны, истәлеккә калдырган солдат бияләйләрен үзе үлгәнче кадерләп саклады. Төннәрен торып, аларны киеп, укып, күпме күз яшьләрен агызды. Әни 1946 елда үлде”, – дип сөйләде Нурлыбикә апа.
Сугышта һәлак булганнарның исем-фамилияләре һәйкәлләргә уелган, “Хәтер Китабы”на кертелгән. Шул рәвешле аларга ихтирамыбызны белдерәбез.
Мәңгелек дан! Җиңүне тизләтүгә үзеннән өлеш керткән Хөсәен Абдуллинның да исеме онытылмасын, якты истәлеге саклансын.
Рәим ГОБӘЙ.
Мамадыш районы.
Язмыштан качам димә
Ниләр генә үтми бу адәм башыннан. Югыйсә һәркем өч көнлек дөньяга кунак булып килә. Бәхетле булып, тигезлек белән бер-берең кадерен белеп яшисе иде дә бит. Юк шул, Ходай ни язган, шуны күрергә икән. Сүзем Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче тәти апам Әклимә Садриева турында.
1941 ел башында әнисез кала ул. Соңгы баласыннан өзлегеп, терелә алмыйча бакыйлыкка күчә ана. 6 бала тезелеп кала. Олысы Әлфиягә – 12, кечесе Рафилгә бер яшь тә тулмаган була. Озак та үтми, тагын бәхетсезлек килә: күршеләрендә ут чыгып, алар өен дә көл итә. Җитмәсә, аяусыз сугыш башлана. Кайбычта район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләүче әтиләре Миргалим Әхмәтовка да сугышка китәргә хәбәр килә. Әлфия белән Әклимә апам кемнән генә фатир сораса да, берәүнең дә алты нарасыйны сыендырырга теләге булмый. Аларны колхоз мәктәбенең ат яба торган бер урынына урнаштыралар. “Әлегә торып торыгыз. Бәлки, балалар йортына илтербез”, – диләр. Рафаилне алырга да киләләр. “Үзебез нәрсә ашасак, шуны ашатырбыз дип, елый-елый булса да алып калдык, – дип сөйли апам. – Кайчакта соранып та йөрдек. Шулай да ачка үлмәдек, Аллага шөкер. Ризыгыбыз – черек бәрәңге, алабута, кычыткан булды”.
Китеп 3 атна да үтми, әтиләренең үлгән хәбәре килә. “Военком безгә әйтергә килә дә, бу балалар нишләп бетәр дип, сүз ката алмыйча китә икән”, – ди Әклимә апам.
Бераз аякка баса башлагач, туганнар белән киңәшеп, тәти апа авылыбызның бик чибәр егете Сабахтинга тормышка чыга. Калган эне-сеңелләре бишесе дә Андижанга бәхет эзләп чыгып китә.
1958 елда кабат ут чыгып, ярты авыл яна. Тәти апалар тагын йортсыз кала. Нишләргә? Шуннан соң Сабахтин абый, урамда торып булмый дип, өй төзетер өчен акча эшләргә китә. Ул киткәч, сабые – кызы дөньяга килә. Күпмедер вакыттан соң тәти абый бераз акча эшләп кайта. Ләкин ул гына җитми. Бергәләшеп киңәшкәннән соң, карт әнисен, яраткан хатынын, кызын – Гөлгенәсен калдырып, ул кабат китәргә була. Ана карынында тагын бер җан яралып кала. Бу тәти апаның икенчесе – улы Мансур була.
Әй, бу ачы язмыш. Тәти апа иренең үлүе турында күтәрә алмаслык ачы хәбәр ала. Нишләсен, түзә адәм баласы. Аның ике баласын аякка бастырасы, кеше итәсе бар бит. Өен дә үзенә җиткерергә, әбине дә соңгы юлга озатырга туры килә аңа.
Көн артыннан көн үтә. Гөлгенә дә үз тормышын кора, Мансур да өйләнеп, үзе кебек эшчән кыз ала. Икесе дә матур гына яшәп, балалар үстерә. Әмма бәхетсезлек тә һаман янәшә йөри. Мансурны ферма үгезе сөзә. Аяклары сынып, Казанда күпсанлы операция ясатырга туры килә аңа. Әмма авыру үз эзен калдыра. Ул бүген дә Кайбыч больницасында ята.
Тәти апам гомере буе уразасын тотып, шул авыр заманнарда да намазын калдырмыйча яшәде. Бүген тирә-як авылларда мәет юучы да ул. Төрле Коръән ашлары да аннан башка сирәк үтә.
“Группа алмадым. Сугыш чоры баласы дип, 400 сум пенсия арткан. Хөкүмәт исәпләмәсә дә, Ходай белер. Барысына да риза. Балаларым гына исән булсын. Мансурым терелеп кайтып, бәхетле картлык кичерергә язсын иде”, – дип теләк тели ул.
Гөлсинә САФИУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Кошман авылы.
Урам себерүче апа ни күрә?
Урам себерүче апаларның
Йокылары тыныч, сак микән?
Төш күрсәләр, җәен яңгыр-җылы,
Кыш көнендә карлар ак микән?
Урам себерүче апаларның
Төшләренә керми ни генә?!
Яманлыклар керә елый-елый,
Яхшылыклар көлә-сөенә.
Сулган яфрак,
Әле яшел яфрак;
Ара-тирә хатлар, кәгазьләр.
Күкрәк киереп китеп барганнардан
Сукранулы сүзләр, вәгазьләр.
Урам себерүче апаларның
Төшләренә керә барысы.
Урам себерүче апалардан
Килә яңгыр, килә кар исе.
Табигатьнең үзе шикеллерәк,
Түгел мөтагали кешеләр.
Без аларны өндә очратабыз,
Төштә күрәбезме, кешеләр!
Н.ГӘБДЕЛБӘРЕВ
Комментарии