Картлык шатлык булсын!

Картлык шатлык булсын!

Һәркем бәхетле тормышта яшәргә дигән теләк белән гаилә кора. Безнең халык гаилә корган парның икесе дә бер яшьтә яки ир-атның бераз гына өлкәнрәк булуына күнеккән. Бер тирә яшьтә булган парлар гаилә мәшәкатьләрен хәл иткәндә уртак фикергә тизрәк килә икән. АКШ галимнәре ир белән хатынның яшь аермасы бер елдан артмаган гаиләләр ныграк була дигән фикергә килгән. Туйларда, төрле юбилейларда, озак еллар бергә үрнәк, тату булып яшәргә язсын, тигез картлык, пар канатлар булып гомер итәргә насыйп булсын, дип телиләр. Киләчәккә илтәсе сукмак уртак булырга тиеш. Әмма дөнья булгач, төрлесе була. Кайбер күренекле, танылган кешеләребез беренче гаиләләрен калдырып, яшь кызлар белән тормыш итә башлый. Беренчедән, мин моны беренче гаиләсен бәхетсез итү дип саныйм. Үзенең кызы урынына яраклы булган яшь, чибәр кызны үзеңнеке итү бик зур горурлык ахрысы. Яшь хатын илһам бирә, яшәртә дисәләр дә, ә үзем олыгайган көндә аңа терәк була алырмынмы дигән уй килмидер инде ул башка.

Мәхәббәткә киртә юк дисәләр дә, яшь хатын-кызга тора-бара үзеннән күпкә өлкән ир-ат янәшәсендә күңелсез була башларга мөмкин. Күпкә олы кешегә кияүгә чыгып, яшьлектә булырга тиешле кичерешләрне кичерми кала ул. Олы яшьтәге ирнең эштән кайтып ял итәсе килә, ә яшь хатын-кызның дөньяга чыгасы, күңел ачасы килүе шиксез. Андый җирләргә ирен өйдә калдырып, иптәш кызлары белән баруы проблема булып торачак. Әле иптәш кызлары парлы булса, бигрәк тә.

Олы яшьтәге хатын-кыз үзеннән күпкә яшьрәк ир-ат белән гаилә корса, ирләр, хатыннары картая башлагач, читкә йөри башларга мөмкин. Хатын-кыз менә шундый борылышларны күздә тотарга тиеш дип уйлыйм. Хатын-кыз ирләргә караганда иртә картая диючеләр бар. Мин бу фикер белән килешмим, хәтта киресенчә дип уйлыйм.

Гаилә булгач, балалар да туа бит инде. Олы яшьтәге ир вафат булып, яшь хатын балалары белән ялгызы кала. Хатынга бәлки ир дә табылыр, ләкин балаларга әти генә булмаячак. Әтине башка кеше алыштыра алмый. Балаларга әти белән әнинең тигез булуы да кирәк бит. Ирнең акчасы калса да, ул балаларны ялгыз тәрбияләү авыр булачак.

Эш, мәшәкатьләр белән яшь гомер тиз үтә ул, ә менә картлык көндә ялгыз калуы авыр. Тигез картаясы, алтын туйларны бергә үткәреп, олыгайган саен бер-береңнең кадерен белеп, бер-береңә «картым-карчыгым» дип яшәсәң генә күңелле булачак.

Ничә яшьтә булса да, балаларга әти бик кирәк. Үземнән чыгып әйтәм. Яшем сиксәнгә җитеп килсә дә, әтиемне бик сагынып искә алам.

Гомер юлларыгызны катлауландырмыйча, акыл белән уйлап, бер-береңә тигез тиң парлар сайлап, бер-береңнең кадерен белеп яшәсәк иде. Балаларны әти-әниле тигез гаиләләрдә үстерергә язсын. Киленнәр хөрмәте, оныклар яратуы тоеп яшәү үзе бәхет бит ул.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии