Их, ипекәем…

Их, ипекәем…

Илленче-алтмышынчы еллар. Авыл кешесенең икмәккә туймаган вакыты. Йорт саен алты-җиде бала. Акча юк, колхозчы таякка эшли. Хезмәт көненә колхоз азмы-күпме ашлык бирә. Әле дә хәтеремдә: кояшлы җилле көнне ул ашлыкны – бодай, арыш бөртекләрен, суккан палас-җәймәләрне чирәмлеккә җәеп, урамдагы җилдә тотып, чүп-чардан арындыралар иде. Юган бөртекләрне кояшта киптерәләр. Чыпчык ашамасын дип, безне сакка куялар. Аннан соң әти шул ашлыкны Кышкар тегермәненә алып барып, онга әйләндереп кайта. Икенче көнне өйдә ипи пешерү мәшәкате башлана. Иң беренче булып өйгә ике-өч чиләк су сыешлы дәү агач куәс чиләге керә. Өстәлгә талдан үрелгән яки агач табаклар кунаклый. Күәс чиләгенә 5-6 литр су салып, тоз әчеткеч итеп калдырылган күәс төбе камыры өстәп, агач калак белән яхшылап изәләр, он салып басалар. Нигәдер безнең өйдә ипине әти белән әни бергә пешерә иде. Әтинең, җиңнәрен сызганып, күәс чиләгендә ипи басканын күзаллыйм. Әни аны төреп, җылы урынга куя. Ипи камыры күтәрелгәч, әти мичне ягып җибәрә. Мичтә утын янган арада, әни җилпучка салып ипине әвәли һәм тастымал җәелгән агач табакка куеп кабарта. Мичтә кызган күмер өстенә таба куеп, тиз генә тәбикмәк тә пешереп ала. И аның тәмлелекләре, тәме авызда әле дә саклана кебек!

Аннары мич тирәсендә әтинең миссиясе башлана: мичтәге кисәүләрне бәргәләп, таратып мичне әзерли. Кызган күмерләрне соскыч белән алып махсус чуенга сала (самавыр куяр өчен), мич төбендәге вак күмер калдыкларын кисәү таягы белән тартып, кече казан асты учагына тутыра, ә көлне исә махсус мунчаладан ясалган пумала белән чистартып чыгарганнан соң, ягымлы гына итеп: «Әнисе, мич булды», – ди. Әти агачтан ясалган ипи көрәген тотып тора, әни ипине көрәк өстенә урнаштыра. Аннан соң әти ипиләрне җайлап кына мич төбенә тезә. Мич капкачы ябыла, өйгә тәмле икмәк исе тарала башлый. Ул ис, өй эченә генә сыймыйча, казан асты учагы аша урамга чыга. Урамдагы ипекәйнең хуш исеннән авызга сулар килә. Авыл урамына ниндидер бәйрәм якынлаша кебек.

Ипи пешеп чыкканнан соң, әти белән әни аны мичтән алып, зур кызыл ашъяулыкларга төреп, суынырга куялар иде. Өстәлдә зур җиз самавыр чыжылдап җырлый башлый. Әни суыныр-суынмас икмәкне күкрәгенә терәп кисә, телемнәрне безгә өләшә. Шушындый көннән дә бәхетле көн булдымы икән?!

Ипинең тышкы кабыгы кетердәп тора, аңардан әллә нинди хуш исләр килә. Хәлвәләр кушып ашагандай бик тә тәмле! Их, кайда соң ул әни пешергән икмәкләр? Атнага бер тапкыр гына пешерелсә дә, һич тә искермәс, күгәрмәс, катмас, тәмен югалтмас мич ипие!

Безнең гаиләдән дүрт егет Совет Армиясендә хезмәт итте. Әни дүртесенә дә үзе пешергән икмәкнең кибән башын кисеп каптырды, калганын кәгазьгә төреп, матчага элеп куйды. «Исән-сау кайтуыгызны теләп тора, кайткач, үзегез ашап бетерерсез», – дип әйтә иде. Рафис белән Ренат Германиядә – ике ел, Гомәр белән Рөстәм хәрби диңгез флотында өч ел хезмәт итеп, исән-сау кайттылар. Каткан икмәк әллә чынлап та гомерләрен саклап торды? Ашарлык булдымы икән? Анысын төгәл белмим, ләкин ипигә олы хөрмәт, аны зурлау булган, дип уйлыйм.

Әти безнең гомер буена умарта тотты. Июль ахырларында бал тулы кәрәзләрне аертып алгач, зур түгәрәк ипи капка төбенә күчә. Әти ипине телемләп кисеп тора. Ә әни аңа күп итеп бал сылап, бөтен урам баласын сыйлый иде. Әти: «Бал кортлары юмартлыкны ярата, саран кешедә бал җыймый», – дип әйтә иде. Ә бал яккан мич ипиенең тәме! Андый тәм бүтән бер ризыкта да юк. Их, ипекәем, әти-әниемне сагынган кебек сагынам сине.

Ә хәзер… икмәк кадерен, хезмәт кадерен оныттык. Ипи кисәкләре генә түгел, хәтта башланмаган ипиләр дә җирдә аунап ята. Өстәл өстендәге валчыкларны сыпырып ашаган чаклар искә төшә. Шул ипи кисәкләрен күреп җаным әрни, күңелем рәнҗи. Тамаклар бигрәк каты тук шул, шуңа да кадерсезгә калдың, ипекәй…

Рузалия ИБРАҺИМ.

Арча районы, Мәмсә авылы.

Комментарии