Без – морзалар нәселе

Үткәне булмаганның киләчәге юк, дигән борынгылар. Шуңа да һәркемгә гүзәл гамәл кылып гомер итү, өй салу, агач утырту һәм инде үзеңнән соң иманлы, итагатьле, сиңа хәер-догада калучы тәүфыйклы балалар үстерү, дөньядан матур итеп китә белү – һәр мөэмин-мөселманның изге бурычы дигән бер хәдисебездә. Ә инде ата-бабаларыбызның рухына догада булып, иманга, тарихи хәтергә тугры булу адәм баласына тормышында, хезмәтендә зур уңыш, бәрәкәт иңдерер һәм инде күп кенә мөмкинлекләр ачар.

Язмыш җилләре кая гына илтеп ташламасын, аның асылының рухи тамырлары туган җиренә барып тоташа. Ватан төшенчәсе дә нәкъ менә туган-үскән нигездән, кендек каны тамган туфрактан, тәпи атлап киткән сукмаклардан башлана.

Еллар бер-бер артлы уза тора. Күпләребезнең нигез ташлары урынына нигез туфраклары гына кала, ә кайберләренең каралтыларын әрем, кычыткан басып бетергән. Кайчандыр калын пружиналы бишек эленгән матчалары, шыгыр-шыгыр бишек көен чыгарып, әле дә булса якыннарын, балаларын көтә сыман. Ә күңел олыгайган саен шушы нигезгә, туган туфракка тарта, каз-үрдәкләр белән бергә су коенган күлләргә, балачак сукмакларына алып кайта. Безне Аллаһы Тәгалә сынар өчен җибәргән бу дөньяга. Шуңа да әби-бабайларыбызның үткәненә, тарихка, тарих битләренә борылып карый белсәк, без күп кенә хаталардан арынырбыз һәм сабыррак булсак, тормышта кисәк килеп чыккан киртәләрне дә җиңелрәк җиңәрбез. Безне якты дөньяга китергән, безгә кыйбла күрсәткән шушы әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга, кем булуыбызга карамастан, барыбыз да бурычлы. Шуңа да аларның якты истәлекләрен саклап, барыбыз да җиде буын әби-бабайларыбызның исемнәрен белеп, хәер-догада булырга тиешбез.

Эзләнә-эзләнә, миңа да әтием ягыннан җиде бабамның исемнәрен табарга насыйп булды һәм Кече Елга авылында «Җиде буын нәсел җепләре» дигән кичә үткәрдем. Кичәдә 230лап кеше иде. Кемнәр генә юк. Бер күрмәгән, бер белмәгән туганнарыбызны күрергә насыйп булды. Узган көнне төнлә шалтыратып табылган туганнарым да, ерак районнан булуга карамастан, икенче көнгә кайтып җиттеләр.

Кичәдә җиде бабабызның да исемнәрен атап, авылыбызның мулласы Коръән укыды. Мин бишенче буын бабам Ишморзадан башлап күп мәгълүматлар җыйган идем. Ишморза бабабыз бик тырыш, тирә-юньдә данлыклы шәхес булган. Аның бик зур җир биләмәләре булып шунда игә-чәчә, уңышын чит шәһәрләргә илтеп сәүдә иткән. Алты-сигез айга чыгып китеп йөреп кайта торган була.

Ә морзалар нәселенә килгәндә, күңелдә шундый уйлар туа. Кемнәр булган соң алар? Каян килгәннәр? Алар гади халыктан өстен торганнар. Үзләренә аерым хуҗалык сыман. Патшалар белән турыдан-туры элемтәгә кереп, үзләренең салымнарын үзләре илтеп тапшырганнар. Заманында алар, гомумән, дәүләтнең бер терәге булганнар. Ишморза картыбыз да безнең алты-сигез айга шул патшалар янына чыгып китә торган булган. Ә авыл халкы аларны кара байлар дип йөрткән. Кара байлар нидән гыйбарәт булган соң? Алар үзләренең зур йортларын биек коймалар белән әйләндереп алып, авыл халкы белән бик аралашмый торган булганнар. Безнең шушы Ишморза картыбыз бер сәфәреннән помидор белән кәбестә алып кайтып утырта. Күрше-тирә авыл халкы, аның биек коймаларына менеп: «Ишморза урыс ризыгы ашый, урыс ризыгы утырткан», – дип сөйләнәләр. 1790нчы елларда безнең якта помидор, кәбестә ише яшелчәләрне утыртмаганнар. Гомумән, кызыл тукыма төсле киемне дә кияргә тырышмаган, күбрәк ак, яшел төскә игътибар биргәннәр. Умарта кортларын да авылыбызга шушы бабабыз алып кайткан.

Бабаларым кулланган җиһазлар, эш кораллары – 200гә якын экспонат белән туган нигеземдә музей ачтым. 1830нчы елга караган тегермәннәр, өстәл җәймәләре – бар да сакланган. Бабамның язмалары, китаплары, календарьлары безгә зур ядкарь булып буыннан буынга, гасырдан гасырга күчеп барырга тиеш. Авылдашларымның туганнары ничәнче елда үлгән, 1958нче елдан ук көн дә һава торышына хәтле күзәтеп язып барган истәлекләре һәм инде чабып эшләп йөргән бабам Баһаутдин үзенең үләсе көненә хәтле алдан теркәп калдырган. Язмалары барысы да шушы көнгә хәтле сакланып, музеебызда урын алды. Инде шушы истәлекләрне җыеп терки алуым һәм җиде буын бабаларыбызның исемнәрен табып, бүгенге көндә исемнәре белән дога кылуыбыз – безнең өчен дә, бабаларым өчен дә үзе бер шатлык. Шушы бабаларым турында эзләнә башлагач, 1678нче һәм 1770нче елгы бабаларымны төшемдә күрдем. Ишморза бабам авызын ерып башын селкеп миңа карап тора. Ничек итеп уйларга була шушы төшләрдән соң алар онытылган дип. Бабаларыбыз белән безне еллар түгел, гасырлар аерып торса да, безнең һәр адымыбызны күреп, дога өмет итеп, уңышларыбызга шатланып яталар. Бүгенге көндә җиде бабамның исеме белән дога кыла алуыма шатлансам, ә оныкларым бүгенге көндә тугыз буын бабаларын беләләр, дип горурланам. Үтәр еллар, менә минем җиденче әбием Гәүһәрия булган дип искә алучылар булыр бәлки. Әгәр минем шушы тапкан буыннар чылбырын өзмәсәләр, Ишморза, Зариповлар чылбыры дәвам итәр, Аллаһы боерса.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА-ЗАРИПОВА.

Лаеш районы.

Комментарии