Кол булырга сез ризамы?

Бу мәкаләдә язган фикерләр күптән җанны борчып йөриләр иде. Ниһаять, Аллаһыдан вакыт җитте ахры.

Күптән түгел Республикадагы авылларда тагын «референдум»нар узды. Ул җыелышларда халык алдына бер генә сорау куелган: «Сез күрсәткән күләмдәге үзара салымга ризамы?»

Татар халкы элек-электән, патшалар вакытыннан ук, авыллардагы күперләрне, буаларны, зиратларны үз кесәсеннән түләп эшләткән. Моның өчен бернинди дә «референдум»нар уздырмаган. Бүгенгесе көндә түрәләрнең ул мәсьәләне закон дәрәҗәсенә күтәреп, авыл халкыннан үзара салымны мәҗбүри җыюы шаккатыра. Ул «референдум»га куйган сорауның мәгънәсен төптәнрәк уйлап карасаң: «Сез кол булырга ризамы?» – дигәнне аңлата. Чөнки акылы зәгыйфь булмаган нинди кеше үз-үзенә өстәмә налог салсын? Бу гамәлләрне надан түрәләрнең үз халкыннан көлүе дип аңларга кирәк. Шунысы аяныч: авыл халкының 60 проценты куйган сорауга уңай җавап биргән. Халыкка үпкәләп тә булмый, ул мескен хәлендә, нәрсә эшләгәнен дә аңламый. Сүз акча җыю турында бармый, җыйсыннар, аның күләме дә көлке генә. Әмма бу эшне башкару алымы җанны рәнҗетә. Ни өчен авыл халкы үз-үзенә өстәмә налог салырга тиеш тә, шәһәр халкы – юк. Бу «закон алдында барлык кешеләрдә тигез» дигән Конституция нормаларына каршы килә. Әгәр дә хакимият үз авылларын тотарга халыктан хәер сораша икән, татар халкына ни файда республиканың миллионлаган тонна нефть табуында? Авылларны тотарга бюджетта нишләп акча каралмаган? Каралса, кая куялар ул акчаны, кая китә? Ни өчен халыктан хәер сорашалар? Авылларны тотар өчен ел саен, «референдум» дигән булып, хәер сорашалар, Татарстандагы гарип балаларны дәвалау өчен татар телевидениесеннән көне-төне халыктан хәер сорашалар. Бу ни хәл? Татарстан Республикасы өчен бу хәлләрнең «позор» икәнен беркем дә уйлап та карамый.

Телевизор экраннарыннан кычкырасы килә: «Ни өчен республикадагы гарип балаларны дәвалау өчен тотылган чыгымнарны «Татнефть», «Татгаз», «Татэнерго» кебек оешмаларга мәҗбүри рәвештә «чәпәмәскә»? Балаларның гарип тууында ул оешмаларның да катнашы бар, табигатьне агулыйлар. Нишләп бу турыда беркем дә уйламый?»

Куркак, ялагай түрәләр бүген үз халкын яклап бер сүз әйтә алмый. Моны ничек аңларга, кемгә кирәк андый түрәләр? Тел турындагы гауга моңа дәлил. Республикадагы ике меңгә якын мәктәп «директор»лары арасыннан бер «директор», ул да булса урыс милләтеннән Павел Шмаков – Казанның «СОлНЦЕ» мәктәбе мөдире татар телен яклап, курыкмыйча үз фикерен әйтә алган. Ә калганнары кайда? Нишләп бөтен татар укытучылары П. Шмаковны яклап демонстрацияләр оештырмады, кайда сезнең профсоюз, нишләп ул сезнең хокукларны якламый?

Әле берәү генә булса да Татарстан җирендә Муса Җәлил, майор Гаврилов, генерал Карбышев, Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов һәм бик күп башка зур шәхесләр кебек курку белмәс көчле рухлы затлар бар икән, дигән уй йөрәкне җылыта. Бөтен татар халкы исеменнән чиксез рәхмәт сиңа, Павел Шмаков!

Павел Шмаковны Татарстанның фән һәм белем министры итеп куюны таләп итәргә кирәк Татарстан Президентыннан! Ә калган ике меңнән артык мәктәп «директорларын» эшләреннән куарга кирәк! Чөнки куркак, ялагай мәктәп директорлары соңгы егерме ел эчендә куркак, ялагай буыннар гына тәрбияләде. Соңгы елларда яшьләр арасында наркоманнарның ишәюе, армиягә барырга куркып, качып-посып ятучы, эш сөймәүче яшьләрнең күбәюе югарыда әйтелгәннәргә төгәл мисал булып торалар.

Көчле рухлы, бөек акыллы, курку белмәс татар патриотларын тәрбияләү өчен, мәктәп «директорлары» үзләре шул сыйфатларга лаек булырга тиеш. Ялагай, куркак, сайлау нәтиҗәләрен ничек кирәк шулай, өстән ничек әйтсәләр шундый протокол төзеп, хакыйкатькә каршы килә торган нәтиҗәләр биреп ятучы директорлар бүген татар җөмһүриятенә дә, татар халкына да кирәк түгел.

Татар халкына киләчәктә тулы иманлы, көчле рухлы, бөек акыллы, гадел һәм курку белмәс яшь буын кирәк. Бу максатка ирешү мәктәп директорларының гына түгел, ә барлык укытучыларның һәм ата-аналарның Аллаһ каршысындагы һәм дәүләт каршысындагы изге бурычлары!

Ярулла НАСИФУЛЛИН,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Комментарии