Гөрләп үтте әниләр бәйрәме

Гөрләп үтте әниләр бәйрәме

Әни, әни! Нинди тылсымлы сүз!

Ноябрь аенда билгеләп үтелүче иң якты бәйрәм – әниләр көне уңаеннан, Березняк мәдәният йортында «Талмас оста куллары» дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Бу кичәнең кунаклары – кул эшләренә уңган-булган, авылыбызның мөхтәрәм әниләре. Кешенең яраткан һөнәреннән тыш яраткан шөгыльләре дә була. Рухи ләззәт бирүче бу шөгыль аның тынгысыз иҗат эшенә әверелеп китә. Шуның белән кеше үзенә күңел тынычлыгы таба.

Мәдәният йорты фойесында әнә шундый оста куллы әниләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылды. Ул күргәзмәдә ниләр генә юк!

Авылда аш-су остасы булып танылган Рәсимә апаның тәмле итеп пешергән чәк-чәк, кош теле, тортлары теләсә кайсы табынның йөзе булырлык.

Энә белән җепләрдән могҗиза ясаучы җитез куллы әниләр: Рәйхана апа, Әлфия апа, Роза апа, Сания апаларның бәйләгән җылы кофталары, күлмәк-итәкләре, балалар өчен бәйләнгән йомшак киемнәре, урындык япмалары күргәзмәне тагын да күркәмләндергән. Чөнки аларның һәр күзәнәгенә әнкәйләрнең күз нуры, күңел җылысы, теләк, догалар үрелгән.

Түрдә урын алган пар аккошлар – яңа тормыш коруларын котлап, Нәзирә апаның балаларына әзерләнгән бүләге. Күргәзмәдә үзенчәлекле мозаика ысулы белән эшләнгән картиналарда табигать күренешләре, догалар язылган. Болар Альбина апаның иҗат җимешләре. «Осталар шәһәрчеге» берләшмәсе җитәкчесе Гөлшат апа декоратив-гамәли сәнгать кулланып эшләгән паннолар, чүлмәк-чүлмәк орхидея, миләүшәләр, мәк чәчәкләрен, топиарийларын тәкъдим итә.

Әйе, күп бездә җитмеш төрле һөнәргә ия хатын-кызлар. Алар хезмәт урыннарында тырышып эшлиләр, балалар, оныклар тәрбиялиләр. Авылда – хөрмәтле, гаиләдә иң кирәкле кешеләр.

Мәдәният йорты директоры Кадрия НОГМАНОВА,

Кукмара районы, Березняк авылы

Комментарии