- 01.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әллә нинди булды быел бу көз. Хәер, җәе дә җиңел булмады инде аның. Ә көз инде көтелмәгән югалтулар алып килде.
Бу көздә җөмһүриятебезнең күренекле шәхесе, талантлы халык шагыйре Рәзил Вәлиев дөнья куйды. Ул минем якын танышым түгел иде, берничә мәртәбә танышып күрешеп сөйләшкән генә булды. Күренекле шәхес иде. Дәүләт күләмендә бәяләп зурлап соңгы юлга озатуларына сөендем. Лаеклы озату дип кабул иттем.
Ләкин шушы ук көннәрдә шау-шусыз гына, тыйнак кына итеп, хезмәте, милләтне яратуы белән игътибарга лаеклы тагын бер шәхес, телевидение ветераны, акыллы һәм чибәр татар кызы, режиссер Флера Габдрахман кызы Бикмурзина да арабыздан китеп барды.
Соңгы көннәрдә бер сәер хәл гаҗәпләндерә мине. Күптән күрешмәгән, хәтта телефон аша да сөйләшмәгән танышлар бик еш искә төшә. Шалтыратып хәлләрен белергә кирәк дип уйлап йөри башлыйм. Дөнья мәшәкате белән сузыла шушы эш. Һәм кинәт кенә шул кеше турында йөрәк өзгеч хәбәр килеп төшә: бу дөньядан китеп барган, инде җирләгәннәр дә икән... Телевидениедә ярты гасырга якын гомерен багышлаган талантлы режиссер, кыю журналист Флера Бикмурзина турындагы хәбәр дә бик соңлап ишетелде шул. Ә бит минем егерме елдан артык гомерем Флера белән тыгыз бәйләнгән иде.
Моннан 45 ел элек мине Бауман районы халык суды рәисе, мәрхүм Илдус Абдриевич Латыпов Казан телевидениесенә җитәкләп диярлек алып килде. Ул татар телендә чыга башлаган «Кеше һәм закон» тапшыруының алып баручысы иде. Иптәш кызым – адвокат Фәридә Хәйретдинованың КДУ нәшрият директоры булып эшләгән абыйсы Әскарь Хәйретдиновның дусты икән ул. Бер шулай алар очрашып сөйләшеп утырганда Фәридә белән без дә килеп кушылдык. Сөйләшү татар телендә бара. Шундый зур урыннарда эшләгән дәрәҗәле кешеләрнең татарча сөйләшүләре минем өчен бик рәхәт. Әңгәмә ахырында Илдус Абдриевич: «Әй кызый, син татарча бик әйбәт сөйләшәсең икән, әйдә минем тапшыруга кил әле», – диде. Миңа аның бу сүзләре кызык та, кызыктыргыч та булып тоелды ул мәлдә. Татар мәктәбен тәмамлаган, гомер буена татар мохитында яшәгән авыл кызы ничек инде үз телендә сөйләшә белмәсен ди?! Әмма экраннардан чыгыш ясау өчен бу гына җитмәс дип, шикләнә калсам да, барырга булдым. Телевидениедәгеләр ничек кабул итә бит әле?! Тик телевидение бинасын ачып керүгә беренче каршы алган кеше «Кеше һәм закон» тапшыруының режиссеры Флера Бикмурзина булды. Җыйнак нәфис гәүдәсе, зур матур күзләренең мәгънәле карашы белән ул беренче сүзләреннән үк минем күңелемә якын кеше булып тоелды. Һәм беренче тойгыларым белән ялгышмаганмын булып чыкты: үземнең яшьтәшем кебек кабул иттем мин аны. Флера шунда ук тапшыруның максаты, иҗади формасы, мөмкинлекләре турында аңлата башлады. Аның күп фикере минем фикерләрем белән тәңгәл килә икән. Шунлыктан булдыра алмам, дигән шикләнүләр, куркулар юкка чыкты. Миңа тапшыруның «Хатлар укыганда» дигән бүлеген алып барырга йөкләделәр. Бер-ике тапшырудан соң ук тамашачылардан уңай бәя биргән хатлар килә башлады. Ә Илдус Абдриевич күзләрен кысып карап торды да, «Зөбәйдә, минем эшләр бик тыгыз, төп эшемне эшләргә вакыт калмау зыян итә. Әйдә бөтен тапшыруны да үзең алып бар, булдырасың син аны», – дип китеп тә барды.
1978нче елның җәе иде бу. Шул көннәрдән минем телевидение белән бәйле чорым башланды. Бу вакытта мин Биектау районы юридик консультациясендә адвокат булып эшли идем. Казанда яшим, эшкә электричка белән йөрим. Бер сәгатьлек тапшыруның сценариен язып, төрле урыннарга чыгып сюжетлар төшерү, төшергән материалларны монтажлауда катнашу, хокук саклау, партия-дәүләт, җәмәгать оешмаларында эшләүчеләрдән, гади халыктан интервьюлар, аңлатмалар алу бик җаваплы һәм күп вакыт таләп итә торган эшләр иде. Ул вакытта бит әле аның төшерү материаллары үлчәүле, камералары санаулы, видеоны белмибез дә – кинотасмага төшерәбез. Бирелгән норма кысаларыннан артык пленкалар тотып булмый, транспорт җитми... Менә шундый шартларда халык күңелен җәлеп итәрлек тапшыру ясау, бу тапшыруның редакторы Людмила Ракиповна Мосягина һәм режиссеры Флера Габдрахмановна Бикмурзинаның җан атып эшләүләре нәтиҗәсе иде. Әлбәттә, сценарийларны язу, сюжетлар әзерләү, интервьюлар алу, минем тарафтан башкарылса да, «Кеше һәм закон» тапшыруы аларның иҗат җимеше икәнен мин яхшы аңлый идем. Тапшыру әзерләүгә күп вакыт сарыф ителә, шуңа минем Казанда эшләмәвем Флераны бик борчый. Алар мине, әйдә Казанга күч инде, дип үгетли башладылар. Әйтерсең, бу мәсьәлә минем үземнән тора. «Казанда миңа адвокат булып эшләүләр тәтеми шул», – дип аларга көлә-көлә сәбәбен сөйләп бирдем.
...1976нчы елга кадәр мин Арча районы юридик консультациясендә эшләдем. Арча халык судының ике легендар хөкемдары Мингали Хәсәнов һәм Нариман Хәсәнов абыйлар, мин суд башкаручысы булып эшләгән вакыттан мине юрист һөнәренең нечкәлекләренә өйрәттеләр. Мин аларның бу яхшылыкларын беркайчан да онытмыйм. Тормышта төрле хәлләр була бит. Судтагы бер хезмәткәрнең үз эшенә салкын каравы аркасында, Нариман Насретдинович эшсез калды. Ул чорда судьяларга зур пенсияләр белән отставкаларга китү юк иде. Арча зур район булса да, бер генә адвокат урыны билгеләнгән, ләкин аңа да эш аз. Нариман абыйның хәле миңа билгеле булгач, Татарстан Адвокатлар коллег:иясе башлыгына бардым, минем урынга Нариман Насретдиновичны алыгыз, мин Арчадан китәм, дидем. Безнең хуҗа ни өчендер мине бик өнәп бетерми иде. «Син үзеңнең урыныңны аңа биреп, сине Казанга күчерерләр, дип уйлыйсыңмы? Хыялланма, алай Хәсәновны бик кызгансаң, кит әнә Түбән Камага, дип ябырылды ул миңа. Ул елларда адвокатурага эшкә керү бик авыр, бигрәк тә артында беркем дә тормаган миндәй татар авылы баласына. Киттем. Ул вакытта әле Түбән Кама күңелсез, пычрак бер шәһәр. Анда 4–5 махсус комендатура, урам тулы «условниклар», торыр урын да юк. Уйланып йөри торгач, эшкә прокуратурага керергә карар кылдым. Һәм бер атна да узмады Балтач районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли башладым. Бер ай эчендә фатир бирделәр. Район матур, чиста, җыйнак, кешеләр дә тыйнак, ягымлы. Эшлә дә эшлә генә инде. Әмма шунысы кыен, әни олы яшьтә, авыру, әледән әле эштән сорап китәргә мәҗбүрмен. Әлбәттә бу хәл прокурорга ошамый. Мин адвокат эшен сагынып искә ала башладым. Чөнки ул эштә син үз вакытыңа үзең хуҗа. Тагын да шул мине өнәп бетермәгән коллегия хуҗасына килдем. «Нәрсә, Түбән Камада бер «условникка» кияүгә дә чыгып кала алмадыңмыни?» – ди бу.
Минем дә тел тик тора торган түгел: «Сезнең дә кызыгыз юрфакта укый бугай. Менә ул укып бетергәч, аны Түбән Камага җибәрерсез дә, ул чыгар «условникка»!» – дидем.
Абзый урыннан сикереп үк торды да:
– Син таш астыннан чыккан нәрсә, Казанда эшләүне өмет тә итмә. Мин сиңа «Хождение в Конуссу»* устрою. Алай адвокат булып эшлисең килсә, йөр әле әнә электричка белән Биектауга! – диде.
Редакциядә бу тарихны сөйләгәндә, Флера мине зур күзләрен төбәп игътибар белән тыңлап торды да, «Зарар юк, соңгы сүзне кем әйтерен карарбыз!» – диде.
Бу сөйләшүдән бер ай да үтмәде. Мин Казанның Профсоюз урамында урнашкан Совет юридик консультациясендә эшли башладым. Ул заманда телевидениенең, аның хезмәткәрләренең, шәхсән Флера Бикмурзинаның җәмгыятьтә тоткан урыны нинди икәнен күрсәткән бер дәлил булды бу. Хәер, без тапшырулар әзерләгәндә дә сизелә иде ул. Флера беркайчан да югарыда эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәргә курыкмый, обком, горком, райком, горисполком, хокук саклау органнары бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйлар иде ул вакытта. Шундый бер мисал: түрәләр тарафыннан кыерсытылган мескен гаиләгә фатир да алып бирдек әле без. Җәмгыятьтәге җитешсезлекләр, хезмәт урыныннан явыз максатларда файдаланучылар турындагы язмалар, сәүдә хезмәткәрләренең закон бозулары турындагы репортажлар, тапшыру саен чыгып торды. Тапшыруларны түрәләр тарафыннан кыерсытылган гади халыкның мәнфәгатьләрен яклау максатыннан чыгып әзерләдек. Шунысын онытмаска кирәк, ул вакытта сценарийлар, тапшырулар цензор иләге аша чыкканнан соң гына эфирга бирелә иде. Менә шундый чорда шундый кыю тапшыру?!
«Кеше һәм закон»ны халык яратты. Иң югары рейтинглы тапшыруларның берсе иде ул. Флера мин тапшырудан киткәннән соң да бик күп авторлар белән эшләде. Лаеклы ялга киткәнче чын профессиональ режиссер исемен йөртте. Алай гына да түгел телевидениегә талантлы шәкертләр тәрбияләде, сәләтле журналист улын Тимур Бикмурзинны калдырып китте.
Мин бу сүзләрне Флера үзе исән вакытта язмаганыма бик үкенәм. Татар халкы, татар теле, татар телевидениесе өчен үзгәреш җилләре искәнче үк җан атып эшләгән, яңалык керткән новатор, эше өчен зур исемнәргә лаеклы булган, сәләтле, кыю, татарның зыялы, чибәр кызларының тагын берсен вакытсыз алып китте бу көз. Ә без аның иҗади хезмәттәшләре, кызганычка каршы, соңгы юлга озата алмадык... Өлгермәдек, белми дә калдык...
Авыр туфрагың җиңел булсын, Флера!
Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә ЯХИНА
*мәсхәрәгә калып, җиңелүеңне танып, гафу сорау
Комментарии