- 01.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Гомерләре нефть сәнәгатендә үткән «Татнефть» АҖ ветераннары калган гомерләрен ялгызлыкта, өйдә түр башына менеп утырып кына үткәрми. Компания эшләгән хезмәтләренә югары бәя биреп, лаеклы ялдагы яшәешләренә матур төсләр өстәп тора, аларны күз уңында тотарга тырыша. Кызганыч, мондый бәхет бар кешегә дә тәтеми. Оешмалары таралып, картайган көннәрендә кайдалыгын да белмәүче оешма кешеләре сафын тутырмыйлар нефть тармагыннан лаеклы ялга чыгучылар. Кайбер оешмалар бәйрәмнәрдә ветераннарын открытка белән дә котламаган вакытта, нефть һәм газ чыгару идарәләре үз ветераннарына акчасын да, ризык белән тулган пакетын да биреп, елына берничә тапкыр төрле тарихи урыннарга экскурсияләрен дә оештырып тора. Шушы көннәрдә генә «Татнефть» АҖнең «Азнакайнефть» идарәсендәге төрле цехларында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, кырык кеше, күрше Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты. Элгәре чыганакларда вотякларның (удмуртларның борынгы исеме) поселениеләре булган Ижевск 1760нчы елда беренче тапкыр телгә алына. Халкы буенча бүген ул илдә 21нче урында тора. Казан кебек үк, Ижау «Хезмәт даны шәһәре». «Устинов» та (1987-94) булып торды.
Якын ара түгел, дүрт сәгатьтән артыкка сузылган юл. Шуңа карамастан, ветераннар юлны җиңел кичерде. Идарәнең ветераннар советы рәисе Илдар Сабих улы Сәмигуллин мондый ерак юлларга яхшылап әзерләнә. Ветераннар яшьләр түгел, иртән үзләрен яхшы гына хис иткән булсалар, берничә сәгатьтән медицина хезмәте кирәк булырга мөмкин. Шуңа, автобуста медицина хезмәткәре булу мөһим. Моны рәис тә беренче урынга куя. Җитәкчеләргә дә беренче таләп шундый: «Машинада медицина хезмәткәре барырга тиеш!» Бишенче елын җитәкли ул ветераннар советын. Шушы чор эчендә үзен яхшы оештыручы, җитәкче итеп танытты.
Ике идарә, «Азнакайнефть» белән «Актүбәнефть» идарәләре 2006нчы елда кушылгач, бар чаралар бергә үтә, «актүбәлеләр», «азнакайлылар» дип аерып тору юк. Идарәнең Ветераннар советы рәисләре алышынып тору да совет тормышына һәм эшенә тәэсир итмәде. Ветераннар советы белән төрле елларда: Хөршидә Максютова, Ниһать Мозаффаров, Флүс Зәкиев, Мисбах Мусиннар җитәкчелек итте. Бүген дилбегә Илдар Сәмигуллин кулында...
– Мондый экскурсияләрне финанс хәленә карап елына дүрт-биш тапкыр оештырабыз, – ди Илдар Сабих улы. – Болгарга, Уфага, Лениногорскиның Керкәле тавындагы нефть музеена, Әлмәткә, Казанга барабыз. Уфа, Болгарга елына икешәр барган чаклар да була. Экскурсияләрдән кала, культура-масса чаралары да бар бит әле. Ветераннар арасында төрле ярышлар оештырыла. Быел 23 Февраль белән 8 Март бәйрәмнәрен, Нефтьчеләр көне белән Өлкәннәр көнен берләштереп үткәрдек. Яңа елны да үткәрербез дип торабыз. Оештыру мәшәкате акчасыз булмый. Бүгенге көндә 1257 ветеран бар, шуларның 130ы – беренче-икенче группа инвалид. Әле читтә яшәүчеләр дә бар. Алар 56 кеше. Әлегә кадәр идарә составыннан чыккан цехлардан 83 пенсионер да безнең советта теркәлгән. Безгә кермәгән, ягъни «Татнефть» АҖ идарәсенә турыдан буйсынган цехларда эшләп, лаеклы ялга чыккан 40 кеше да бездә исәптә тора...
Илдар озак еллар оператор булып, нефть чыгару эшенең казанында кайнаган кеше. Ләкин аның беренче һөнәре – педагог, баштагы елларда мәктәптә балаларга белем биргән. Автомобиль йөртүчеләр хәзерләү мәктәбендә дә укыткан. Ветераннар советында да педагогик белеменә, тәҗрибәсенә таяна.
– Минем максат – ди Илдар әфәнде, – ветераннарны ял иттереп кайту гына түгел, урындагы җирле халыкның яшәү рәвеше, тарихы, мәдәнияте белән таныштыру да. Мәсәлән, терәлеп торган Удмуртияне ни дәрәҗәдә беләбез соң? Дөньяга исеме танылган Калашниковны бөтен дөнья белә. Аның автоматын кыйтганың 55 илендә күрергә мөмкин. Африканың Зимбабве, Мозамбик, Буркина-Фасо, Көнчыгыш Тимор илләре гербында һәм байракларында аның АК-74 автоматы торган еллар булды. Бу илләрдә автомат колониализмга каршы көрәш символын чагылдырды. Хәзер Мозамбик гербында һәм милли байрагында җилферди Калашников автоматы. Ә бит Калашниковның автоматтан башка да уйлап тапкан әйберләре бар. Аның үзе уйлап табып, үз кулы белән ясаган, электр көче белән эшли торган печән чабу машинасы музейга куелган. Димәк, хәзерге этеп йөри торган «газонокосилка»ны ул уйлап тапкан дип әйтеп була! Кискеч чалгыларны хәрәкәткә китерүче механизмын беренче кер юу «Кама» машинасының двигателеннән яраклаштырып ясаган булган. Шашлык яратучылар өчен корал заводы ясаган махсус шампурлары белән шашлык пешерү җайланмасын булдыру күпләрнең хыялы. Хәзер аны сатуда табып булмый, сораучылар күп, ди музей хезмәткәрләре, чыгармый башлаганнар икән. Оборонага бөтен көчләрен куялар, күрәсең. Күптән түгел Русиянең Оборона министры Шойгу да килеп киткән. Бу тикмәгә түгел. «Купол» электромеханика заводы (ИЭМЗ) ясаган ЗРК «ТОР»ны хәрбиләр «алгы сызык фәрештәләре» дип атый. Әлеге корал бәреп төшергән төрек «Байрактар»лары, америка HIMARSлары, «Точка-У» баллистик ракеталары меңәрләгән. «ТОР» алгы сызыкта булганда һава чиста тора, диләр. Шул ук завод продукцияләре булган «Тайфун-ПВО», «Игла», «Верба» кебек мобиль зениткалар, гаубица һәм артиллерияләр, автоматлар һәм пулемётлар бүгенге махсус хәрби операция вакытында киң кулланыла. Башка безгә таныш бик күп нәрсәләр белән дә дан тота Удмуртия башкаласы. «Иж» мотоциклын кемнәр генә хәтерләми? Аны кабат торгызырга уйлыйлар. Кассеталы «Иж» магнитофонын кемнәр генә күтәреп йөрмәде икән заманында?! Бик күп кызыклы нәрсәләр күрергә була Ижауда. Күбебез чит илгә чаба, үзебездә алардан да кызыграк, матуррак нәрсәләр җитәрлек. Тик күрә дә, күрсәтә дә белмәү кызганыч.
...Безне, ветераннарның яртысын, «Апельсин» автокомпаниясеннән алынган йомшак «Хундай» автобусы иртәнге биштә үк идарә каршыннан алып, Актүбәгә юл тотты. Руль артында тәҗрибәле шофер Ленар. Алдан ук әйтеп куйсак та ярыйдыр, юлда машинасы белән килеп туган проблеманы чишү юлын да тиз арада табып, юлны дәвам итә алдык. Автотехниканы яхшы белгән Илдар абыйсының киңәш-табышы һәм тәҗрибәсе дә ярап куйды бу вакытта. Илдар Сабих улы һәрвакыт узган көнне кичен шалтыратып, шоферларга машинаны карап, юлга чыгар алдыннан яхшылап ял итеп, вакытында килергә киңәш итә. Аудиториянең нинди кешеләр булуын кисәтә, юлда барганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясый. Экскурсия планы алдан ук төзелгән, җитәкчеләрдән расланган була. Җитәкчеләр дигәннән, бу юлы бүлек җитәкчесе Наил Вәлиев автобуска «Социаль программаларны озата баручы үзәк» аша заказ бирде. Идарәнең профком рәисе Рафаэль Шәйдуллин һәр ветеранга коры паек, өч тапкыр туклануны оештырган. Моңа кадәр дә барлык экскурсияләрне шәһәрдәге «Пегас» компаниясе белән берлектә профком оештырган булган. «Пегас» хезмәткәре Лилия белән менюга кадәр сөйләшеп төзибез, – ди Илдар Сахиб улы. – Рәхмәттән башка сүз юк аңа да, җитәкчеләргә дә! Экскурсия үзе үк катлаулы, четерекле, җаваплы эш. Боларның барысы да акчага бәйле, дигән идем бит инде. Автобус белән бару-кайту 70 мең сум тора. Узган ел бер экскурсия 122 мең булса, быел – 174 мең сум»...
Юлда барганда һәм кайтканда Менделеевск районы Мунайка авылының «Дилижанс» кафесында иртәнге һәм кичке аш хәзерләгәннәр. Ижауда безне ун катлы «Ижсталь» бинасы каршында экскурсовод Владимир Маратканов көтеп тора иде. Юлдан килгән кунакларга хөрмәт йөзеннән, иң элек удмурт халкының милли ризыклары белән таныштырырга дип, «Рестория» кафесына төшке ашка алып керде. Юкса, әзерләгән ризыклары суына, тәме китә. Ижау шәһәре тарихын яхшы белүе белән генә түгел, туган ягын нык яратуы да сизелә экскурсовод буларак Владимирда. Шәһәрдәге үзгәрешләргә дә үз бәяләмәсе бар аның. Уңышлы ягын да, уңышсызларын да күрсәтеп, аңлатып бара. Юк кына нәрсәне балага матур кәгазьгә төреп, кәнфит итеп биреп куандырган кеше кебек, ул да туган шәһәрен данга күмеп, ветераннарны авызына каратып сөйләп барды. Мондый талант һәркемгә бирелми.
Үзе исән чагында ук Калашниковның йортын сүтеп ташлауларын, Ижау күлендәге удмурт халкы кул белән төзегән тәгәрмәчле беренче электр станциясен кискәләп, мичләргә эретергә озатуларын чиновникларның зур хатасы, ялгышлыгы дип бәяләде. Хәзерге чор өчен бик отышлы, тәэсирле экскурсия объекты булган булыр иде, дип уфтана ул. «Сиңа нигә ул йорт, бөтен бер музей төзибез бит», – дигән чиновниклар Михаил Тимофеевичка. Яшәгән йорты урынына күп катлы бина төзеп куйганнар. Торган йортын музей алыштыра алмаганын аңламаганнар.
Ике тапкыр Социалистик хезмәт герое М.Т. Калашников тумышы белән Алтай крае Курья авылыннан. 1947нче елдан Ижаудагы механика заводына кирәкле яхшы автомат эшләп чыгарасы, Совет кораллы көчләрен ныгытуга өлеш кертәсе килә аның. Шуңа гаиләсе белән күченеп килеп, гомеренең соңгы көненә кадәр Ижауда яши, «Ижмаш» корал заводында «Калашников» автоматын даими камилләштерүдә эшли.
Удмурт халкы үзләренең дөньякүләм танылган спортчылары, бигрәк тә СССРның спорт мастеры, легендар чаңгычы, биш тапкыр дөнья, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Галина Кулакова белән горурлана. Артистлардан Сергей Гилев, Людмила Глазова, Алексей Глазыриннар кинокартиналар аша русиялеләргә яхшы таныш. Бигрәк тә корал коючылары белән горурланалар. Корал коючылар борынгыдан урыс дәүләтенең алтын фонды саналган. Аларга түләнгән хезмәт хакына хәтта берничә хезмәтче дә тотарга рөхсәт ителгән. Ижауның рәсми булмаган исеме дә – «Корал ясаучылар шәһәре». Монда беренче корал коючыларга да, сугыш вакытында корал ясаган сугыш балаларына да, коелган коралларга да һәйкәлләр куелган. Махсус корал ясаучылар әзерләүче мәктәбе дә бар. Бигрәк тә электромеханика институтлары һәм авыл хуҗалыгы академиясе белән дә горурлана ижаулылар. Ул Русиядә иң көчле, дәрәҗәле уку йортлары санала икән. Уку-укыту өчен дә, студентлар өчен дә бар уңайлыклар булдырылган. Барысы да бер шәһәрчектә. Авыл хуҗалыгы тармагы да илнең күп өлкәләрендәге кебек җимерелмәгән. Саклап кала алганнар. Ижауда Мәскәүнең кечерәйтелгән зоопаркы да уңышлы эшли. Мәскәү зоопаркы 90 гектар җир биләсә, Ижауда 19 гектар җир били. Барысын да тукталып карап чыгу өчен 4 сәгать вакыт кирәк. Мәскәүдәгедән берничә сөйрәлүче җанвар булмавы белән генә аерыла, ди зоопарк хезмәткәрләре.
1972нче елда куелган «Халыклар дуслыгы» монументы Ижау корал коючылары истәлеге һәйкәле, сугыш балаларына куелган монумент аеруча уңышлы һәм игътибарга лаек. Михаил Тимофеевич Калашниковка үз зурлыгында куелган һәйкәл илдә иң уңышлысы дип санала икән. Үз музее ишек төбендә дә легендар Михаил Калашников «каршы ала». Игътибарга лаек һәм истә калырлык башка монумент һәйкәлләр, тарихи биналар, парклар да бик күп Ижауда. Барысын да бер язмада гына яктыртып бетереп булмастыр. Татарстанның саллы ярдәме белән төзелгән гаҗәеп зур матур Собор мәчете өчен дә рәхмәтле алар.
Бу экскурсия нефтьче ветераннар өчен матур бер мизгел булды. Күрше Удмуртия Республикасы белән якыннанрак танышу белемнәрен баетты, күңелләрдә матур эз калдырды. Ветеран нефтьчеләр «Татнефть» җәмгыятенә, оештыручы барлык җитәкчеләргә рәхмәтле.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре
Комментарии