Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Минем бигрәк тә беренче сыйныфка укырга барасы көнне зарыгып көткәнем хәтеремдә уелып калган. Укырга бару теләге шул кадәр көчле иде, мин әлифбадагы хәрефләрне танып бетереп, укырга өйрәнеп бардым. Үземнән алда абыем белән апам булганлыктан шулай килеп чыккандыр бәлки. Безнең Моратовка авылы бик кечкенә, анда мәктәп тә, кибет һәм клуб та юк иде. Шуңа күрә без беренче сыйныфтан ук үзебезнең авылдан ике генә чакрым ераклыкта урнашкан, ике араны тоташ урман бүлеп торган Көчле Бүләк башлангыч мәктәбенә йөреп укыдык. Беренче укытучым Шәхзамова Мөнәвәрә апа булды. Башлангычны тәмамлаганчы анда укыдык. Ул безне бик җылы кабул итте, яхшы белем һәм дөрес тәрбия бирде. Балалар саны аз булганлыктан, бер бүлмәдә дүрт сыйныф бергә укыдык. Аңа карап надан да калмадык үзе. Мәктәп дигәнем өч бүлмәдән торган агач йорт: аның бер бүлмәсе уку өчен булса, икенчесе уку кирәк-яраклары, ә өченчесендә Илсөяр исемле кызы белән укытучыбыз үзе яши иде. Мөнәвәрә апа күптәннән бакыйлыкта. Авыр туфрагы җиңел булып, урыны җәннәттә булсын. Менә шушы язмамны язып бетергәндә генә Илсөярнең үзебезнең райондагы Тымытык авылында исән-имин яшәгәнен белеп бик куандым. Аның белән бервакытта да юлларыбыз кисешкәне булмады. Шушы язмам аша аңа үземнең сәламемне җиткерәм.

Беренче укытучы барыбер дә хәтердә ныграк уелып каладыр. Аның кулга ручка тоттырып, беренче сызыкларны, ә аннан соң хәрефләрне, шулай ук саннарны дөрес итеп язарга, хәреф танытып беренче иҗекләрне, ә аннан сүзләрне укырга өйрәтүен берничек тә онытырга мөмкин түгел. Иң кадерле булган Әни сүзен укырга өйрәтүче бары тик ул гына.

Укытучы хезмәтенә мин һәрвакыт зур ихтирам белән карыйм. Мәктәптә уку дәверендә күп укытучылар белем бирде. Алар бар да үз фәннәре буенча төпле белем бирә белделәр. Әти-әниләрдән кала, тормышның асылына төшендерүче дә алар бит. Баланың уй-кичерешләрен газиз әниләребез кебек бары тик алар гына дөрес аңлый ала. Безне укыткан укытучылар арасыннан хәзерге вакытта күбесе инде бакыйлыкта. Шушы язмам алар рухына дога булып барсын. Амин.

Авылыбызда балалар бакчасы белән берлектә татар телендә урта белем бирә торган мәктәбебез бар. Әлегәчә сакланып калды дисәм дә дөрес булыр. Чөнки мәктәпләр саны авылларда елдан-ел кими бара. Үзебезнең балалар да шул мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар. Мәктәп коллективында үз фәнен яхшы белүче, укучыларга тирән белем һәм дөрес тәрбия бирерлек, киң карашлы педагоглар эшли.

5нче октябрь һәр ел саен Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм табигатьнең иң бай чорына туры килә. Ни дисәң дә үстерелгән уңышны җыеп алган вакыт. Матур җәй айлары белән салкын кыш аралыгында була торган шушы көзге чор, үзенең әбиләр чуагы белән дә истә кала торган вакыт. «Чебешне көзен саныйлар» дигән бик матур әйтем дә бар бит. Укытучыларның кулдан тотып язарга-укырга өйрәтеп, тирән аң-белем биреп, авырлыклар алдында югалып калмаслык итеп зур тормыш юлына чыгарган укучыларын мин шушы «чебешләр»гә тиңләр идем. Бәлки шуның өчен дә укытучылар көне көз аена билгеләнгәндер дә.

Килә Сиңа башны иясе!

Гадилегең белән, укытучы,

Җәлеп итәсең син баланы.

Тынгы белмәс киң күңелең белән

Өйрәтәсең һәрчак аларны.

Матур сыйфатларның барысы да

Салынгандыр синең җаныңа.

Тирән белем биреп укучыңа,

Озатасың тормыш юлына.

Бирешмичә һәрчак авырлыкка,

Уятасың горурлык хисе.

Әниләргә генә хас тойгылар

Бизи хезмәт юлыңда сине.

Каршылыклы заман дулкынында

Аерырга карадан акны,

Хакыйкатьне ачып салырга да,

Булышучы син ул – укытучы!

Битарафлык белән алдашуны

Кабул итә алмый йөрәгең.

Тайгак юлдан кереп китмәс өчен,

Ярдәм итә биргән үрнәгең.

Сабырлыклар каян иңәдер дә

Фидакарьлек каян киләдер?

Иңнәреңә кунган фәрештәләр

Бәлки моны сиңа бирәдер?..

Мактауларга лаек бу һөнәрне

Сайлагансың бер дә ялгышмый.

Кичә синнән гыйлем алучылар

Бүген инде рәхмәтен укый.

Укытучым! Хәреф танытучым!

Син бит күркәм холык иясе.

Өлкәнәеп барган көнемдә дә,

Килә Сиңа башны иясе!

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии