Әнкәй, мине таңда тагын уят әле

Ат безнең ерак бабаларыбызның таянычы, куанычы, яуда иң якын дусты булган. Алар турында әкиятләр, җырлар, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән. Заманына карап җырлары да үзгәргән. Инде безнең техника, электроника заманында атлар спорт, туй мәҗлесләрендә килен төшерү йолаларында сирәк кенә файдаланыла. Медицина өлкәсендә дә авыру балаларны савыктыру өчен кулланалар. Халкым, алмачуар атым бар, мактанырга хакым бар, дип юкка гына әйтмәгәндер. Болында кунарга калган вакытта әтием: «Баш астына атның камытын, ыңгырчагын, иярен, берсе дә булмаса, бит янына йөгәнен куеп ятарга кирәк. Ат исенә елан килмәс», – дип әйтә торган иде.

Җырчы Марат Фәйрушинның «Әнкәй, мине таңда уят әле» дигән җыры күңелләрнең иң еракта яшеренеп яткан кылларын кузгата, моңы эченә төреп, яшьлегемә илтеп ташлый. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Әлеге җыр белән алсу таң атканда иярне түгел (безнең вакытта ияр бригадирда гына бар иде), йөгәнне кулга алып, озын көтүче чыбыркысын иңгә салып, яланаяк, үләннән чык тамчыларын коя-коя, болыннан юашрак атны эзләүләр, аңа атланып, болын буйлап таралган атларны җыеп йөрүләр искә төшә. Искә төшү генә түгел, җырның һәрбер сүзе үземнең малай чак булып күз алдыннан уза, йөрәкне тетрәндереп күзгә ирексездән яшь китерә.

Минем әти Низаметдин Кыяметдин улы (алар инде икесе дә гүр ияләре, бу язмам аларга дога булып барсын) гомере буе ат белән эшләде, мин малай чакта ат көтүен көтте. Әле 6 яшьләр тулган вакыт булгандыр, аңа ияреп ат фермасына төштем, билгеле инде, шунда беренче тапкыр атка атландыруын сорадым. Әтием каршы булса да, башка ат караучылар: «Улың егет булып килә, атта йөрергә өйрәнә торсын», – дип, бер юаш атка атландырып җибәрделәр. Атны атлатып кына йөрергә куштылар. Аларның күз алдыннан, ферма корылмасы артына күмелгәнче атлатып кына бардым. Егет булып килә дигән сүзләр колак төбендә чыңлап тора. Атка атлангач, үземне инде үсеп җиткән, әбием сөйләгән әкияттәге батыр егеттәй хис итә башладым. Як-ягыма карандым да, кеше кара күренмәгәч, атыма йөгәннең очы белән суккалап чаптыра башладым. Ерак китә алмадым, өстеннән шуып төшеп киткәнемне сизми дә калдым. Әле ярый үзе акыллы иде, янымда туктап калды. Бүтәннәргә: «Мин егылмадым, шуып кына төштем», – дип әйттем. Менә шул көннән атлар белән булган маҗаралар башланды инде. Өченче сыйныфта укыганда ат җигәргә өйрәндем. Бары тик камыт бавын гына тартырга көчем җитми иде. Җәй көннәрендә ат белән чишмәдән су алып кайтулар минем өстә булды. Кыш көннәрендә чанага мендәр, түшәкләр салып, дугага сөлгеләр, җиз кыңгырау асып, бик күп туйларны каршы алып, озатып йөрдем. Нәкъ җырдагыча, «салулаган чакта чаналар, чак-чак кына аумый калалар» дигән кебек, чаналарда мин яшь кәләшләрне генә түгел, кода-кодагыйларны да ташып йөрдем.

Бәйрәмнәр, мәҗлесләр булганда, кичен әти иптәшләре белән теге әчегән балны авыз итеп ала да, иртән – әле таң сызылып кына атып килгән вакытта, әнием: «Улым, тор, әтиеңнең башы авырта, барып атларны җыя тор», – дип, мине уятып чыгарып җибәрә иде. Иртәнге салкыннан, чык тамчыларыннан чирканып, яланаяк йөгерә-йөгерә, болынга килеп җитәм. Һәрбер авыл малаеның да яраткан аты булгандыр. Мин дә үземнең яраткан Кашкамны эзләп табам, ул һәрвакыттагыча болынның бер читендә, яшьрәк атлар, тайлар тирәсендә була. Анда, ат караучылар әйткәндәй, кеше акылы бар. Ул чит кешене үзенә якын җибәрми, әле куркып артка чигенә башласаң, колакларын шомартып, өстеңә килә башлый иде. Мин бер кисәк ипине сузып, янына килгәч, әкрен генә кешнәп куя. Синмени, танымадым, дия кебек иде. Биргән ипине ашап бетергәч, башын иеп, йөгән кидергәнне көтеп тора. Йөгәнен кидерткәч, аякларындагы юкәдән үрелгән тышауны ала алмыйча, бармаклар канап бетә иде. Ул иртәнге чыкта бүрткән булгандыр инде. Тышауны алып, Кашканың муенына эләктереп куйгач, аны чокырлырак урынга җитәкләп алып барып, менеп атланам. Тигез җирдә менеп атланырга әле буем җитми. Менә мин ат өстендә, кулда озын каеш чыбыркы. Хәзер инде мин үземне бу болынның, анда таралып утлап йөргән атларның хуҗасы итеп сизәм. Тиз генә аларны бер җиргә туплыйм. Ул арада иптәше белән әти килеп җитә. Атларның тышауларын алып, авылга ат абзарына куалап алып кайтабыз. Малкайларын алырга килгән ат җигүче колхозчылар: «Кара син бу малайны, эшкә ярый башлаган, бездән дә иртәрәк торган», – дип шаяртып алалар иде.

Үсмер чакта, әтине ял иттерәм дип, атлар сакларга үзем генә йөри торган идем. Атта йөрергә шулхәтле остарып җиттем, шул дәвердә ат өстеннән бары ике генә тапкыр егылып төштем. Беренчесен язган идем инде. Икенчесе яңа атның холкын белмәгәнгә килеп чыкты. Безнең авыл аша үтеп барышлый, чегәннәр бер таза гына яшь атларын колхоз атына алыштырып киткәннәр иде. Нишләп алыштырганнар икән, аты матур, таза, яшь дип сөйләүләр күп булды. Исеме дә бар – Шакал. Озак көттермәде, сере бик тиз ачылды. Аны җигеп, әтигә кырга борчак чабучыларга су илтергә куштылар. Билгеле инде ат җене кагылган малай беренче булып атны сынап карамаса, нәрсә була. Җигелгән атка су мичкәсен утырткан килеш кырга борчак чабучылар янына киттем. Кыр юлында каршыга «ГАЗ-51» машинасы очрады. Ул килеп җитәрәк, минем ат бер якка каерып та алды, кыр буйлап кушаяклап чаба да башлады, көчкә туктатып, яңадан юлга чыгардым. Ул каршыга килә торган машиналардан курка икән. Шул кичне мин аңа атланып, болынга ат көтүен куарга барырга булдым. Менеп атлангач, шулкадәр йомшак, бабайлар әйткәнчә, сөлек кебек чаба. Болынга җитеп килгәндә, бер яшь ат игенгә керә башлады. Аны куып чыгарам дип, чыбыркымны болгый-болгый күтәрелә төшеп, атланган атымны чаптыра башладым. Инде куып җитеп, тегеңә чыбыркы белән сугам гына дигәндә, ул кушаяклап типте. Моны сизеп, Шакал дүрт аягын да җиргә терәп кинәт туктап калды. Җан-фәрманга чабып барган хуттан, мин ат өстеннән атылып, алдагы атны да узып китеп, яр кырыеннан тәгәрәп төшеп киттем. Яшьлектер инде, бер җирем дә авыртмады. Ә Шакалым ничек туктаган булса, шулай мине көтеп тора. Тагын менеп атландым да көтүне куа киттем. Инде аның холкын белгәч, башка егылырга сәбәп булмады. Тибә торган атларга якын килмичә, чыбыркы шартлатып куа идем. Шакал үзе шулхәтле йомшак йөри иде, сәгатьләр буена өстеннән төшмәсәң дә армыйсың.

Менә шулай минем дә үсмер чагым атлар белән кайнашып узды. Әле хәзер дә атлар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Мөмкинлегем булса, үзем бер ат тотар идем.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии