- 01.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Җигүле ат урам башыннан күренү белән, тәрәзәгә сыланып урамны күзәткән малайның нәни йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Үзләре капка төбенә килеп туктагач, нидер сизенгәндәй, бер почмакка кереп сеңде. Әйе, белә иде ул үзен балалар йортына алып китәчәкләрен, тик соңгы минутка кадәр моңа ышанасы килмәде. Сабыйның шулай чарасызлыктан бәргәләнүен, куркудан шар булып ачылган сагыш белән тулы күзләрен күргән туганнарының да йөрәкләре сыкрады. Шунда өйгә кереп килгән кешеләрнең аяк тавышлары ишетелде. Габделбәр поскан җиреннән чыкты да, янындагылар аңышып өлгергәнче, күз алдыннан юк булды. Кая барганын да белмәде, тауны да сизмәде, елганы да күрмәде ул, чапты да чапты. Тик кая инде, аның йөгергән арасын олы кеше берничә генә атлый бит. Тиз тоттылар Габделбәрне, атка салдылар да юлга кузгалдылар. Бер яктан Габделбәр, икенче яктан абыйсы Габделнур үкереп елап калды.
Бу күңелгә сеңеп калган үзәк өзгеч мизгелне Габделнур абый әле бүгенгедәй хәтерли. «Субаш Аты балалар йортында гына булса да, янына барып йөри алмадык. Аннары аны икенче балалар йортына алып киттеләр. Укып бетергәч кенә очраша алдык», – ди Габделнур абый.
Менә Габделнур һәм Габделбәр Фатыйховлар минем каршыда. Алар бер-берсенә юл биреп, балачак елларын сабыр гына искә ала, тормышларын барлый.
Әтиләре 1941нче елда 42 яшендә сугышка китә… дә һәлак та була. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш бала, алтынчысы – Габделбәр абый корсакта кала. Иң олысына 14 яшь була.
– Кечкенә генә йорт. Сәкегә ятсак, һәрберебезгә берәр такта туры килә. Анысына түзәрлек, ә менә ачлык өч яшемнән тәмам үзәккә үтте. Атлар артыннан салам тартып алып калып, ашлыгын табага салып кыздырып ашый идек. Ул көнне тамак тук була. Бервакыт ашыйсы килүгә түзә алмагач, амбарга киттем. Биредә борчак киптерәләр иде. Шунда каравылчы күреп алды. Аңардан куркып качканда ташка егылдым һәм гомерлеккә инвалид булып калдым. Бер аягым 12 сантиметрга кечерәк минем. Шуның белән 46 ел Орнашбаш фермасында ат җигеп, терлекче булып эшләдем, – дип сөйли Габделнур абый. Аннан соң яңадан бала чагына әйләнеп кайта. – Ут та юк иде. Морҗадан чыккан төтенне күрсәк, чиләк күтәреп шунда йөгерә идек. Инвалид Әкълимә апам тамак ялына кеше балаларын карарга мәҗбүр булды.
1946нчы ел, сугыш тәмамланып, бераз гына тын ала башлаган вакытта гаиләгә тагын кайгы килә. Эткә ашарга бирергә чыккан җиреннән әниләрен яшен суга. Җиргә күмеп куеп исән калдыралар үзен, тик параличланып кала, берничә елдан вафат була. Олы абыйлары язылып читкә эшкә китә, аларга Хәсибә апалары иярә. Габделбәр балалар йортына эләгә. Өйдәгеләр Әкълимә апаларына кала.
– Ничек кимсетеп була, шуның кадәр кимсеттеләр, – дип искә ала балалар йортындагы елларын Габделбәр абый. – Яңа киемнәрне, икмәкне тартып алдылар. Төртеп җибәреп, күземне чыгардылар. Өч ай больницада яттым. Аннары бер балалар йортыннан икенчесенә йөрттеләр. Шунысы уңай булды, эшкә урнаштым, гомерлек ярымны таптым. Мәрзыя апагыз да авырлыклар күргән, балалар йортында үскән.
– Минем әти балалар йортында склад мөдире иде, – ди Мәрзыя апа. – Җитмәүчелек чыгып, төрмәгә эләкте. Биш бала белән ялгызы калган әни шул кайгыны күтәрә алмады. Безне балалар йортына җибәрделәр. Әти кайтты да өйләнде. Бергәләп безне алырга килделәр, тик кайтмадык.
Насыйп эше – Габделбәрен очраткан. 35 ел тату гомер итәләр.
– Минем өйләнүем соң гына булды. Кызлар миңа кырын карый иде. Инвалид бит. Шунда бер кыз белән таныштырдылар. Тик әнисенең бер дә миңа бирәсе килмәде. «Кыз риза булса, урла да алып кайт», – дип киңәш бирделәр. Шулай эшләдем дә. 43 ел бергә яшәдек. Дүрт бала үстердек. Хәзер кызым Фәнисә белән яшим. Хатыным биш ел элек вафат булды. Бер кызым авылда, икенчесе Лаеш районында, улым Фәнис Арчада. Менә бүген киленем Луиза Арчага кунакка алып килде, – дип сөйли Габделнур абый.
Тик ята торган кеше түгел ул. 1966нчы елдан бирле умарта тота. Үзенеке белән бергә дүрт кешенекен дә карый әле. «Өстәлдән бал өзелми. 100 төрле сырхауга дәва бит ул. Шуңа авырыйм дип зарланмыйм да, – ди. – 1952нче елда йорт җимерелеп төшкәч, кеше саен йөреп кыш чыктым. Хәзер менә йорт-җирем дә яхшы, зур гаражым, машинам, «Беларусь» тракторыбыз бар».
Башта Габделнур абый күз яшьләренә буылып сөйли алмый торса, соңыннан йөзендә шатлыклы елмаю балкыды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле бу ир-атта күпме ихтыяр көче тупланган. Бер михнәтнең бер рәхәте, диләр. Аның еракта калган ачлы-туклы бала чагына алмашка тыныч, мул картлык килгән. Кызганыч, янында хатыны Рәшидә апа гына юк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА.
Арча шәһәре.
Комментарии