Өстәмә һәйкәлләр ачарга язмасын иде инде...

Өстәмә һәйкәлләр ачарга язмасын иде инде...

Арча районының Яңа Кенәр авылында Әфган һәм Чечня сугышларында катнашучылар, башка кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр хөрмәтенә салынган һәйкәл ачу тантанасында бу сүзләр кат-кат кабатланды. Әйе, дөньяларыбыз имин, тыныч булса иде дә, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә яңалары өстәлергә сәбәпләр булмасын иде...

Мәктәп ишегеннән чыгу белән

Корал алдык япь-яшь кулларга.

Язмыш сорамый да алып китте

Чит җирләргә, ерак юлларга.

Ир язмышы – ил язмышы, дөрес.

Ил карарын шул чак үтәдек.

Унсигезе генә тулган башлар,

Ниләр күрми, ниләр үтмәдек.

Митингны ачканда тантананы алып баручылар авызыннан яңгыраган бу сүзләр шул чорның, шул вакыттагы вәзгыятьнең төп асылын тасвирлый.

Минем яшьлек елларына туры килде ул Әфган фаҗигасе. Балаларын ут йотып көткән аналар, ерак чүлләрдә япь-яшь гомерләре өзелгән сөлектәй егетләр әле дә күз алдымда.

Шулай шул, сугыш сүзен ишетү генә дә күңелгә котчыккыч шом сала. Без өлкәннәрнең дога саен, намаз саен, сугышлар гына булмасын дип тәкрарлаганнарын, Аллаһы Тәгалә ипидән аермасын, дип дога кылганнарын ишетеп, күреп үстек. Сугышның ни икәнен кинолардан гына күреп белсәк тә, аның никадәр дәһшәтле, куркыныч икәнен, кан, күз яшьләре белән сугарылган, ачлы-туклы авыр еллар булганын аңлый идек. Без, балаларга Бөек Ватан сугышы сугышларның соңгысы кебек тоела иде. Фашистларны җиңдек бит инде, хәзер безнең тынычлыкны бозарга кем җөрьәт итсен янәсе. Ләкин бик үк имин, тыныч булып бетмәде шул дөньялар. Бик күпләр сугышны кинолардан гына карап калмады, үз күзләре белән күрде, сугыш михнәтен кичеп, исән кайтсалар да, күбесе монда кайтып та сугыш яраларыннан озын гомер кичерә алмады. Сугыш аларның сәламәтлекләрен алды. Соңгы сугышларны кичкәннәр бүген дә Әфган чүлләрендәге мәхшәрне, Чечнядагы михнәтләрне төшләрендә күреп бастырылып уяна торгандыр, ә бик күпләре инде юк та. Шушы урында Әфган михнәтләрен кичкән туганнан туганнар, минем балачак дусларым Илһам белән Илфат Яруллиннарны искә алмый кала алмыйм: алар әнә ир уртасы булырга да өлгермәделәр.

Яңа Кенәр авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында кайнар нокталарда хезмәт иткән Совет, Русия сугышчылары хөрмәтенә ачылганы да балкып, хәтерне яңартып тора

Әйе, сугыш корбаннарсыз булмый, әмма ул кемгә, нигә кирәк? Әфган сугышын да, Чечнядагы хәлләрне дә бүген башкача хәл итеп була иде, дип бәяли экспертлар. Тагын да күңелсезе: бу ветераннар шул михнәтләрне кичеп кайтканнан соң да закон нигезендә тиеш булган ташламаларны ала алмады. Үз балаларын кайнар нокталарга җибәрмәгән, үзләре дә балда-майда йөзгән түрәләр аларны бусагаларыннан үткәрмәде. «Сугышка сине мин җибәрмәдем»нәрне бик еш ишетте һәм ишетә бу ветераннар. Сүз уңаеннан әйтим, телевидениедә эшләгәндә Татвоенкоматка журналист соравы белән мөрәҗәгать иттем: Чечняда һәлак булганнарның социаль статусын, ягъни кем балалары икәнен исемләп беләсем килде. Бу хәрби сер, дигән җавап алдым. Юк, ул бернинди дә сер түгел, бар да күз алдында: кайнар нокталарга гади халыкның балалары юлланды, газиз баласы өчен гади авыл кешесе, гади эшче ут йотты. Депутатларның, сәясәтчеләрнең балалары җайлы урында, чит илләрдә белем ала, эшли...

Әйе, гаделсезлекләр адым саен, әмма әфганчыларның төшенкелеккә бирелмәвенә, үзара ярдәмләшеп, дус яшәүләренә сокланам мин. Мөгаен сугыш аларны сынаган, дуслыкның ни икәнен белергә өйрәткән. Яңа Кенәр авылында кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар хөрмәтенә ачылган һәйкәл әнә шундый дуслыкның, теләктәшлекнең нәтиҗәсе.

Әлеге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, идея авторы Рашат Салихҗанов. Ул Арча районының Яңа Кенәр зонасына кергән авылларында яшәүче әфганчыларны туплап яши. Бу ветераннар хәл белешеп, мәрхүмнәрне искә алып, туганнарына булышып торалар. Менә бу һәйкәлне дә үз көчләре белән булдырганнар. Ул бюджет акчасына корылмаган. Кем акчалата, ә кемнәрдер килеп шушында эшләп яткан. Халык бердәм булып, мондый һәйкәлнең кирәклеген аңлап эшләде, ди Рашат куанып.

– Яңа Кенәр егетләре Фәнис Фәйзрахманов, Азат Гатауллин, Фәнис Хөсәенов, Ильмир Альтапов, Илнур Вәлиев, Артур Галимҗанов, Дамир Каюмов, Рөстәм Насретдинов, Инсаф Садыйков, Айдар Галиуллин, Инсур Мортазин, Александр Хәбибуллин, Надил Шакирҗанов, Илфат Салихҗанов, Рөстәм Әхмәтханов, Илдар Хәбибрахманов зур ярдәм күрсәтте. Илгизәр Мөхәммәтҗанов, Гарифулла Әхмәтгалиев, Ленар Гарипов, Ильяс Фазылҗанов шушы һәйкәл төзелешендә башыннан ахырына кадәр эшләделәр. Гомумән, Яна Кенәр авыл җирлегеннән сугыш хәрәкәте ветераннарының барысы да катнашты, ярдәмнәре тигән барлык авылдашларга, райондашларга зур рәхмәт. Без шушы һәйкәлне үзебез булдырып, үзебезнең көчле икәнлегебезне исбатладык. Без булдырабыз, шөкер. Шушы эштә катнашкан игелекле балаларны тәрбияләгән ата-аналарына рәхмәт, – диде ул.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30 еллыгына багышлап һәр авылда ватан сугышы каһарманнары истәлегенә һәйкәлләр ачылган иде. Яңа Кенәр авылында да балкып тора ул һәйкәл. Анда Ватан сугышында һәлак булган кенәрлелеләрнең исемнәре язылган.

– 47 елдан соң, шушы һәйкәл янына тагын икенчесе, кайнар нокталарда хезмәт иткән каһарманнар истәлегенә дә һәйкәл торгызылыр дип кем уйлаган, – диде Арча районы әфганчылары оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Шушы һәйкәлләр нигезенә күпме күз яшьләре түгелгәндер, күпме аналарның тирән хәсрәте күмелгәндер. Һәйкәлләр хәтерне саклый, яңартып тора. Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен, сәламәтлекләрен биргән каһарманнарны оныттырмас өчен кирәк алар. Һәйкәлләр тарихтагы ялгышларны да искәртә. Тыныч тормышның кадерен арттыра. Яңа Кенәр авылында әфганчылар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл ачу тантанасына җыелган һәркем бүгенге тынычсызлыкка борчылып, шулар хакында уйлангандыр. Чыгыш ясаучылар арасында чик сакчылары да, Чечня сугышы ветераннары да бар иде. Ә тормышларыбыз тыныч түгел әле. Тизрәк аек акыл җиңсә иде дә, җиребезгә иминлек иңсә иде.

 Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан – Яңа Кенәр – Казан

Комментарии