Хәлең ничек, укучым?

Минем алда калын-калын берничә дәфтәр. Болар – укытучы көндәлекләре, аларда укучылар белән эшләү дәверендә йөрәк аша кичерелгән вакыйгалар. Кайбер язмаларны (көндәлек хуҗасының рөхсәте белән) газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәргә уйладым.

(Укытучы көндәлегеннән)

Укытучы – сабый җанлы кеше, диләр. Бу фикердә хаклык зур. Аның мәгънәсенә дә үз мисалымда инанам. Безнең хезмәтнең төп асылы бала күңелен аңлый белүдә. Әмма күпме генә тырышсаң да, моңа тулысынча ирешелми шикелле. Чөнки тормыштагы җавап табып булмый торган вакыйгалар еш кына күңел тынычлыгын ала. Бөтен хезмәт юлым төрле сорауларга җавап эзләп, кайберләренә нәтиҗә ясарга тырышып үтә кебек. Мәктәп партасы артындагы укучының киләчәген тәгаен генә фаразлау дөреслеккә туры килми. Күпьеллык укытучы тәҗрибәмнән чыгып, моңа бик күп мисаллар китерә алам. Үземнең күз алдымда балаларның хәзерге олы тормыш юлындагы яшәешләрен дә күзәтәм.

Һәр гаиләнең үз яшәү кануны бар. Әмма күп гаиләләрне гарипләндерүче күренешләр яши. Шуларның иң куркынычы – кешеләр токымын харап итүче эчкечелек, икенчесе – эшсезлек һәм ялкаулык. Шушы җирлектә иртәгә нәрсә буласын белми яшәүче гаиләләр тереклек итә. Мондый гаиләдә үскән балалар күп очракта тулы тормыш алып барырга сәләтсез кешеләр булып чыга. Дөрес, алар ятим түгел. Әмма аларның әти-әниләре үрнәк алырлыкмы, балалары гаиләдә үз хокукларын, үз вазифаларын беләме? Кызганычка, хезмәт дәверемдә эчкечелек белән шөгыльләнүче байтак гаиләләрдә бик ямьсез күренешләр шаһите булырга туры килде. Һәм… ата исемен йөртүче әлеге ирләр миндә чиркану хисе уятты.

…Әнис (дүртенче сыйныф укучысы) дәрес барышында еш кына йокыга китә башлады. Үзе тере, чибәр, таза-сау малай. Тик укуын гына әллә ни алдырып китә алмый. Кайвакыт үз уйларына бирелеп онытылып утыра, бер сүз дәшми. Янына килеп, ипләп кенә дәшәм:

– Әнис, мин әле генә нәрсә аңлаттым?

Баланың күзләрен тутырып миңа каравы булды, энҗедәй яшь бөртекләре бите буйлап тәгәрәп төшеп китте.

– Нәрсә булды? – дип икенче сорауны бирәм.

– Юк, апа, бернәрсә дә булмады, минем башым авырта, – ди Әнис.

– Бар, авырткач, өегезгә кайт, ятып тор, – дим.

– Юк, кайтмыйм, хәзер бетте инде, авыртмый, – ди.

Әйе, тугыз яшьлек бала йөрәгенең ниндидер авыр кичерешләр белән тулганлыгын аңлау кыен түгел. Сыйныфтагыларның игътибары Әнискә юнәлгәнче дип дәресне дәвам иттем.

Кичкә таба әти-әнисе белән сөйләшергә теләп, телефон номерларын җыйдым һәм шаккаткыч күренешкә тап булдым. Мин исәнләшергә дип авызымны ачканчы, телефонның икенче башыннан:

– Кайт, өйгә… балаларың белән бергә асып куям мин сине, өч минуттан кайтып җитмәсәң, – ди исерек ир кеше.

Минем аның ямьсез сүзләрен тыңлап бетерергә сабырлыгым җитмәде, телефонны куйдым. Күз алдыма озын кара керфекләре белән Әнис килеп басты. Малайны менә нинди уйлар онытылырга мәҗбүр итә икән? Димәк, йорт тынычлыгын исерек ата алуы аңлашылды. Ана балаларын (алар өчәү) алып өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булган. Шушы хәлләрдән соң ничек итеп укучы тыныч күңел белән дәрестә утыра алсын?! Чөнки аның нәни күңеле рәнҗетелгән, кыерсытылган, җәберләнгән. Кем тарафыннан бит әле… Кызганычка, акылы сөреме белән агуланган аталар баласының халәтен, аның кичерешләрен аңлый алмый. Мондый гаиләләрдә әни булган кешегә бик авыр. Ана балаларына әтиләре бирә алмаган кайгыртучанлыкны күрсәтеп, икеләтә җаваплылык тоеп яшәргә тиеш була. Шуңа күрә андый хатын-кызлар үз вакытларыннан алда олыгая, саулыклары иртә какшый.

Бәхетсез никахка дучар булганлыкларын аңлап алгач, кайбер хатын-кызлар, балалары җәберләнеп, куркып үсмәсен өчен, аерылышуны кулайрак күрә. Ә сабырларны киләчәк өмет яшәтә. Ирләренең намуслары уянуын, җылылыгының кадерен аңлауларын көтә алар. Мондый гаиләләр шактый.

…Бишенче сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Рөстәм исемле укучым авырып китте. Табиблар аңа төгәл генә диагноз куя алмады. Бер атнадан соң укучымның хәлен белергә бардым. Ишек төбеннән үк, я Алла, нинди тавыш бу дип, өй ишекләрен ачсам, анадан тума калган ир хатынын акыртып кыйный. Үзе:

– Чишен диләр сиңа, – дип күлмәк изүен ертып та төшерде. Хатын ялвара, елый…

Шулвакыт ишек төбендә мине күреп, икесе дә сүзсез калды. Өстәл астыннан авыру Рөстәм йөгереп килеп чыкты да миңа сарылды. Малай үксеп елый-елый:

– Апа, алып кит мине моннан. Мин әтидән куркам. Ул мине дә, әнине дә үтерәм, ди. Апа, үзегезгә алып кит инде, зинһар өчен, – ди.

Ә үзенең бөтен тәне дерелди. Чыннан да, бу минутта малай бик кызганыч иде. Бераздан өстен алыштырып әнисе чыкты.

– Менә үз күзегез белән күрмәсәгез, сезгә әле телем белән сөйләп аңлата алмаган булыр идем. Шушындый тормышта яшәп, сәламәт бала үстереп буламы соң? Нишләргә дә белгән юк инде. Кайбер вакытларда бигрәк алышына. Шуңа күрә икенче бала да алып кайтасы килми. Рөстәмне Казанга больницага алып барырга киңәш иттеләр, – дип әни кеше үзенең барлык моң-зарын сөйләп чыкты.

…Аның бигрәк авыр минутына туры килдем шул. Бераздан ана да, Рөстәм дә тынычланды. Эчке якта ирнең дә тавышы тынды, йокыга китте, ахры. Рөстәм генә:

– Әни, әйдә йокларга апаларга барыйк, аның ире исерек түгел бит. Торып сине тагын кыйнаса, мин куркам, аннары башым авырта, – диде.

Ана улын күкрәгенә кысты.

– Арыган инде ул, тиз генә уянмый, курыкма, яме. Менә хәзер тәмләп чәй эчәбез, – дип улын юатырдай сүзләр тапты…

…Саубуллашып урамга чыктым. Күз алдымнан сабыр әни белән аның авыру баласы китмәде. Алар янәшәсенә һич кенә дә тәртипсез, тәрбиясез атаны, исерек өй хулиганын рәттән куясы килмәде.

Эчүчелек бер кешегә дә бәхет китерми. Рөстәмнең әтисе дә көннәрдән беркөнне тракторы белән капланып үлде. Аңа нибары 32 генә яшь иде әле. Малай әнә шулай итеп, бөтенләй әнисе тәрбиясендә генә үсте. Ана улының сәламәтлеген кайгырту өчен тырышлыгын да, акчасын да исәпләмәде. Шәһәр больницаларына, санаторийларга алып барып, дәвалау чараларының барысын да күрде. Рөстәм әнисенең ышанычын аклый торган акыллы егет булып җитте. Анасын ялгыз яшәтмәс өчен, югары уку йортын да читтән торып тәмамлады. Ул әнисенә әтисеннән күрмәгән хөрмәтне күрсәтеп яши хәзер. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Яшь кенә булса да, бер зур оешманың директор урынбасары булып эшли. Кайвакыт исеректән исерек туа, диләр. Бу сүз һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Киресенчә, кайбер балалар кечкенәдән исереккә нәфрәт белән карарга өйрәнеп үсә. Тормышта гел шулай булсын иде дә бит, кызганычка, тискәре күренешләр дә буа буарлык.

Кичә өч ел элек мәктәп тәмамлаган бер егеткә суд булды. Ул минем сыйныфта укымаса да, тәртипсезлеге белән барыбызга да билгеле иде. Малай тискәре йогынтыларга тиз бирелүчән, гомумән, дуслар сайлый белми. Педсоветка аның әти-әнисен дә берничә тапкыр чакырып сөйләшеп карадык. Әмма алар белән уртак тел табу мөмкин булмады. Әни кеше улының тәртипсезлекләрен танырга теләмәде, киресенчә, мәктәп коллективын гаепләде. Ул: “Димәк, мәктәптә тәртипсезлек эшләргә мөмкинлек бар дигән сүз. Уку белән кызыксындыра, мавыктыра белмисез”, – диде, күзен дә йоммыйча бөтен укытучылар коллективына гаеп ташлап. Бу сүзләр күпләребез күңеленә тирән җәрәхәт ясады. Гомерен укытучылык эшенә багышлаган кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә торган җөмлә иде бу. Малай мәктәпне тәмамлап чыгып китте. Кызганычка, ул аннан соң да әти-әнисенең ышанычын аклый торган кеше булмады. Уллары Радик бер ялгышлык артыннан икенчесен кабатлады. Иң элек төркем белән сугышып, аннан соң урлашып, инде менә бер кызны көчләп, кабат суд эскәмиясенә эләкте. Бу юлы алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр үзен. Иң гаҗәбе шул: әни кеше әле һаман да малаен тулысынча гаепләргә ашыкмаган, кызлары “шундый” булгач дип, икенче берәүнең кадерле баласын җәберләгән. Юк, ана дөрес эшләми. Балаңның мәхәббәтен мондый юл белән яулап булмый. Ялгышлыкларын күрсәң сүк, ачулан, аңлат, адым саен исенә төшереп тор, канына сеңдергәнче тырыш. Башкаларның тискәре йогынтысына тиз бирелә торган балалар белән аеруча кырыс һәм сак эш итәргә кирәк. Андыйлар ялганларга оста була. Укытучы булып эшләү дәверендә нинди генә алдакчы балалар белән очрашырга туры килмәде. Кайберләре ялганнарын тотып, дөреслекне йөзләренә бәреп әйткәч тә, үз гаебен танымыйча, күзгә карап тора. Арада намусы уянып, күтәрелеп карарга оялып йөргәннәре дә була.

Тормышта күптән акланган бер хакыйкать яши. Ул – хезмәт тәрбиясе. Ата белән ана арасында аңлашып яшәү, үзара җылы мөнәсәбәт булган гаиләләрдә тәртипсез балалар үсәргә җирлек юк. Безнең күршедә Галиевлар яши. Әтиләре – шофер, әниләре хуҗалыкта баш зоотехник булып эшли. Алар ике бала – кыз һәм ул үстерделәр. Алсу белән Илнарның һичкайчан урамда уйнап йөргәннәрен күргәнем булмады. Хөрмәт белән Фәйрүзә үзләре эшкә киткәндә балаларына кечкенә вакытларыннан ук өй эшләрен язып калдырды. Алар әти-әниләре кушып калдырганнарның үтәлешен бармакларын бөгә-бөгә барлый иде. Илнар саный: тавыкларның, үрдәкләрнең, казларның ашарларына бирдем, бозауга чөгендер турадым, кибеттән ипи алып кайттым. Алсу: тузаннарны сөрттем, идәннәрне юдым, савыт-сабаны җыештырдым, ашка бәрәңге турадым…

Миңа аларның көндәлек башкарган эшләренең исәбен алып утырулары бик ошый иде. Әнә шулай итеп, малай белән кыз кечкенәдән хуҗалык эшләренә өйрәнеп үсте. Бу йортта һәрвакыт тәртипле тормыш дәвам итте. Алсу– медицина, Илнар аграр университетны тәмамлап, тормышта да үз урыннарын тапты. Бу гаиләнең яшәү рәвешен күпләргә үрнәк итеп куям.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА

Комментарии