Манкортлык

Күптән, бик күптән, уклар белән атышып сугышкан вакытта, тирә-якка батырлыгы белән даны таралган рыцарь яраланып, атланган аты дошман ягына чыгып китә һәм бу яралы рыцарьны әсир итеп алалар. Аны исән калдырып, моңардан манкорт ясарга уйлыйлар һәм эшлиләр дә. Үткәннәрен онытып бетергәч, бу егетне далага көтүче итеп куялар. Көннәрдән беркөнне әнисе, улын танып: «Мин синең әниең», – дисә дә, ул бу сүзләргә ышанмый. Хуҗалар да йоклап ятмый, күзәтчелек иткәннәрдер, аларның: «Синең яныңа нинди хатын-кыз килеп йөри ул?» – дигән сорауларына, «Мин – синең әниең, дип әйтә ул», – дип җавап биргән. Хуҗа кеше, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, бу егеткә ук белән җәя тоттырган да, «Хәзер мин эшләпәне һавага ыргытам, җиргә төшеп җиткәнче, син шуңа ат», – дип эшләпәне күккә чөя һәм шул мизгелдә теге егет атып та җибәрә. Ук эшләпәнең нәкъ уртасыннан тишеп үтә. Сынауны яхшы үткәч, хуҗа кеше: «Менә сиңа саклану өчен ук белән җәя, әгәр дә теге хатын синең яныңа килә башласа, син аңа атарсың», – ди һәм бер читтә хәлне күзәтеп ята. Бу ана тагын килергә чыга һәм улының үзенә ук төбәгәнен күреп: «Улым», – дип кенә әйтә ала, баласы шул мизгелдә әнисен атып үтерә.

Менә ничек була икән ул манкортлык, безнең хөкүмәт түрәләре дә үткәннәрне оныттырырга тырышып, нинди генә хәйләләр уйлап тапмый. Мисал өчен, авыл советларын гына алыйк, шул сүзне бетерделәр дә «җирле үзидарә» дип исем куштылар, аңа карап, берәү дә җирле үзидарә дими, авыз тутырып, «авыл советы» дип йөртә. Элек авыл советына керә идек тә, бернинди проблемасыз эшне эшләп китә идек, чөнки авыл советында утыручылар үз җирлегендә булган кешеләрне, аларның язмышын үзләренең биш бармагы кебек белә. Җирле үзидарә булгач, үз җирлегендә үзе идарә итсен иде дә бит, юк шул, алай түгел. Күчемле һәм күчемсез милеккә салымнарны әллә кайдан, Чаллы якларыннан конверт белән җибәреп башны катыралар. Чаллыда компьютер артында утыручылар җирлектәге чын хәлне берничек тә дөрес әйтә алмый инде.

Без – сугыш чоры балалары. Дәрестә тарих укытучысының: «Киләчәктә тормышлар шул кадәр яхшырачак, кешеләр авырмагач, бүлнисләр дә кирәк булмаячак», – дигәне истә калган һәм шул сүзләр бүлнискә барып кергәч, үзеннән-үзе искә төшә. Мин больница да, дәваханә дә, хастаханә дә дип әйтмим, чөнки ул сүзләр туган телемдә түгел. Дәваханә белән хастаханәнең нәрсә аңлатканын да белмим һәм белергә дә теләмим. Без үскәндә, «ханә» сүзе эшләрең бер дә рәтле түгел дигәнне аңлата иде. Аптеканы даруханә дип үзгәртүдән хәлләр бер дә яхшырмады, даруларның бәясе бик нык артты, сыйфаты начарланды.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы Байсар авылы

Комментарии