КИЛЕШӘМ!

«Безнең гәҗит»нең 6нчы июль санында Юныс Закиров китергән фикер белән («Депутатлар бутый») тулысынча килешәм – «сугыш чоры балалары» түгел, «сугыш чоры ятимнәре» дияргә кирәк! Депутатлар, чыннан да, әтиләре сугышта вафат булган балаларны әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан балалар белән бутамасыннар иде. Соңгылары рәхәттә яшәде, әниләренә дә җиңелрәк булды: машиналарга утырып йөрделәр, фатирлар да алдылар. Ә без аларга карап, ач-ялангач көйгә тилмереп яшәдек. Юныс әфәнденең фикерен укыгач, шигъри юлларым да туды:

Без күргән ул авырлыкларны

Күрмәсен иде һичкем.

Әтиле балаларга рәхәт тә,

Әтисезгә бик читен.

Ачлы-туклы яшәп шулай

Балачак үтте инде.

«Әти!» дияргә тилмереп

Гомерләр үтте инде.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

Комментарии