Исемең нәрсә аңлата?

Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын.

Рәсүл ГАМЗАТОВ.

Дөньяга сабый килгәч, һәр гаиләне җаваплы, шул ук вакытта күңелле дә булган вазифа көтә: әти-әни өстендә торган зур җаваплылык – нарасыйга исем сайлап кушу.

Минем үземнең исемем Ләйсән. Бу минем өчен бик матур исем. Үз исемемне бик яратам. Һәм әти-әниемә миңа Ләйсән дип кушканнары өчен зур рәхмәт әйтәм, баш иям. Ләйсән исеменең мәгънәсе дә бик матур. Язгы беренче шифалы яңгыр исеме ул. Ә кызыбызга Зәйнәп исеме куштык. Ирем белән без кызыбызга элеккеге исем кушарга теләдек. Алайса, хәзер китте Камилла, китте Адилә, Эльвина, җырчы Алсу артыннан Сафина кушу модага керде. Ә иске исемнәр арасында да бит шундый матурлары бар. Мәсәлән, Зифа, Мәрьям, Сания һәм башкалар. Шундый исемнәрне ишетү белән кайбер кеше шаркылдап көлә. Ләкин без үзебезнең тарихыбызны, үткәнебезне искә төшереп алмасак, дөнья алга таба атлый алмас иде дип уйлыйм мин. Ни өчен соң мәктәпләрдә тарих укыталар, ни өчен алайса без үзебезнең әби-бабайларыбызның данлы җиңүләре белән горурланабыз?

Әлбәттә, һәр исем дә һәркем өчен үзенә күрә матур. Кемдер яңа исемнәр эзли, кемдер инде онытылып бара торган исемне яңарта.

Күптән түгел генә мин кызым Зәйнәпкә массаж ясата башладым. Беркөнне массаж ясаучы хатын (рус милләтеннән):

– Зәйнәп – шундый матур исем, исемдә калдыра алмамын дип уйлаган идем, калды бит барыбер. Бу исем нәрсәне аңлата? Сездә бит исемнәр шундый матур, мәгънәле, эчтәлекле, – ди.

Мин дөресен генә әйткәндә, уйга калдым.

– Мин алай исемнәр нәрсәне аңлатуы турында кызыксынмыйм, ышанмыйм дисәм дә була. Шуңа күрә әйтә алмыйм, – дидем дә, үземнең бик күп әйберләр турында белмәвем, кызыксынмавым өчен оялып куйдым. Әлбәттә, күп кеше яңа туган балага аннары исемнең мәгънәсенә карап та куша бит. Ә мин бары тик Пәйгамбәребезнең бер хатыны Зәйнәп исемле булганын гына беләм.

Шул хатын киткәннән соң, Зәйнәп исеменең нинди мәгънә аңлатуын интернеттан эзли башладым. Дөрестән дә мәгънәләре бик матур икән. Бер җирдә моңлы кәккүк дип бирсәләр, икенче китапта күренгәнчә, бу исем хуш исле агач дип тәрҗемә ителә.

Шулай да, күбесенчә, исемнәрне мәгънәсенә карап сайласалар да, минем кебек аңа игътибар итмичә генә исем кушучылар да күп. Ләкин кызык өчен генә булса да, исемнең мәгънәсен белергә кирәк икән. Һәм кайбер ситуацияләрдә уңайсыз хәлдә калмас өчен дә үзеңнең һәм үзең кушкан исемнәрнең нәрсә аңлатуын белү урынлы.

Соңгы сүзем итеп, Гамзат Цадацаның шигъри юлларын язам.

Яхшы исем кыйммәт барысыннан,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

Картаймыйча яши һәр исем.

Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Исемең нәрсә аңлата?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии