Балам дигән сүзне ишетмәдем…

Балам дигән сүзне ишетмәдем…

Дүрт яшемдә мине уллыкка алдылар. Әле дә исемдә, кыш көне иде ул. Бер ир белән бер хатын мине Казандагы балалар йортыннан башкаладан ерак булмаган бер район үзәгенә алып китте. Кая килеп урнашуыбызны бераз үсә төшкәч кенә аңладым, әлбәттә. Ул вакытта, әти-әниле булдым, дигән уй кердеме икән башка – хәтерләмим. Шулай да әнием (мине уллыкка алган кешеләргә балалар йортында ук әти-әни дип әйтергә өйрәттеләр) бияләй кидергәндә эчтә ниндидер җылы дулкын йөгереп үтте. Рәхәт булгандыр инде ул мизгелдә. Мине ашаткан-эчерткән, киендергән, яшәремә урын биргән өчен мин бу кешеләргә рәхмәтле. Тик Аллаһ шаһит: баштарак елап, үсә төшеп, күз яше чыгарудан ояла башлагач, канатканчы иренемне тешләп, мондый әти-әни белән яшәгәнче, балалар йортында тәрбияләнүең мең артык, дип еш кабатлый идем.

Алар бик начар әти-әни булды. Әйе, ничек кенә җәберләсәләр дә, кимсетсәләр дә, мин аларга әти-әни дип дәштем. Баштарак бу сүз ниндидер тылсымлы кодрәткә ия кебек иде. Тик бераздан ул күрше, Мәхмүт, Сарбай кебек гап-гади эндәш сүзгә әйләнеп калды. Мин өйдә артык кашык идем. Үземнең уллыкка алынуымны беркайчан да хәтеремнән чыгармадым, тик шактый вакыт башка балалар кебек үк гаилә җылысын тоярга өметләнеп яшәдем.

Әти белән әни икесе дә эшләделәр, мине балалар бакчасына бирделәр. Гадәттә, мине бакчадан әни килеп ала иде. Башка балаларны әниләре коча-үбә, ә минеке, тизрәк киендереп, өстерәп диярлек алып чыгып китә. Җитәкләп йөргәнен хәтерләмим. Балалар йортыннан кайткач, озак вакыт бер начар гадәтемнән арына алмадым: ризыкны яшерә идем. Урламыйм, өстәлдәге ипи телемен яки кәнфитне алып, кесәгә, куенга тыгып куям. Мине чишендергәндә, аларны алырга оныткан булсам, әни таба. Китә ачулану, кычкыру. «Син – карак баласы!» – дип орышулары мәңгегә хәтергә уелып калган. Карак сүзенең мәгънәсен балалар бакчасындагы тәрбиячедән сорадым. Мәгънәсен аңлап, моның бик начар гамәл икәненә төшенгәч тә, андый начар малай буласым килмәсә дә, әлеге гадәтемнән шактый вакыт арына алмадым.

«Тинтәк алкаш баласы» дигән сүзтезмәне әйткәч, тәрбияче: «Кемнән ишеттең андый сүзне, бик начар ул, оныт аны», – дип орышкан иде. Әллә кемнән түгел, әти-әни дигән кешеләрдән ишеттем шул. Ялгышлыкмы, шуклык беләнме, пыяла савытны төшереп ваткач, әни шулай дип акырган иде. Тәрбияче «алкаш» сүзенең мәгънәсен әйтмәде.

Соңгы шуклыгым өченче сыйныфта укыганда булды, дисәм, ялгышмам. Малайлар белән футбол уйнаганда ялгыш тәрәзәне ваттым. Әнине мәктәпкә чакырттылар. Укытучы белән нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, түләргә мәҗбүр иткәннәрдерме – алары миңа караңгы. Тик кайтканда әнинең: «Сине бала тудыру йортында юкка гына ташлап калдырмаганнар инде, мондый имгәк кемгә кирәк булсын?!» – дип әйткән сүзләре исемдә калды. Шуннан соң мин аларга нинди дә булса авырлык китерүдән уттан курыккандай курка идем. Малайлар беренче тапкыр мәктәп артында тәмәке тартып карарга чакырганда да баш тарттым, борынга кызлар исе керә башлагач та, клубка чыгу турында уйламый да идем. Әйткәч ышанмыйлар, тик яшьтәшләрем әллә ничә телефон, компьютер ватып, матай-машиналарда җилдерә башлаганда, минем очсызлы гына булса да телефоным да юк иде әле. Әти-әнинең аяк астында буталмаска, күзләренә бик чалынмаска тырыштым. Дөрестән дә, алар мине атналар буе күрми иде. Икесенең дә үз эше, үз тормышы. Кызык инде: мин бар, шул ук вакытта юк та. Кеше күзеннән яшерә торган кием дә кирәк түгел. Ә мине күрә калсалар, тозлы-борычлы сүзләрен жәлләмиләр иде.

Мине уллыкка алганда ике яктан да әби-бабам исән иде. Әни ягыннан әби-бабам белән еш күрешмәдек. Бер Татарстанда яшәсәк тә, алар – кызларыннан, кызлары алардан читләшкән иде. Бер тапкыр уллыкка алынгач та, икенче тапкыр ниндидер зур бәйрәмгә, өченчесендә бабайны күмәргә бардык. Әти ягыннан әби-бабай белән ешрак күрешү насыйп булды. Алар безгә килгән саен, әти кара тавыш чыгара, аңа әни дә кушылып китә, икәүләшеп: «Сезнең имгәкне без карарга тиеш», – дип акыралар, шуңа күрә әби белән бабай озаклап утыра алмый иде. Әбинең – башымнан, бабайның аркамнан сыйпавы хәтердә. Соңрак, әти белән әнинең ачуын китермәс өчен, әби белән бабай безгә килгәндә, бакчага кача торган булдым. Үземнең әбинең аягыннан кочаклыйсым, бабайның алдында утырып торасым килә, тик әти-әнинең сүз әйтүеннән куркам. Мин мәктәпкә кергәч, әби белән бабайның килүе сирәгәйде, соңрак безгә юлны бөтенләй оныттылар. Дөресрәге, әти белән әни онытырга мәҗбүр иткәндер инде.

Мин 9нчы сыйныфтан соң башка райондагы һөнәри техникумга укырга киттем. Әти белән әни моңа шатландылар гына кебек. Хәер, мин аларның йөзендә шатлык дигән нәрсәне күрүемне хәтерләмим. Яшь, матур, сәламәт булсалар да, алар тормыштан канәгать түгел иде, һәрчак зарландылар һәм мине сүктеләр. «Син безнең тормышны җимердең» – менә шул сүзләргә ышанып, үземне гаепле хис итеп яшәдем мин.

Байтак еллардан соң, техникумны тәмамлап, беренче хезмәт юлымны, армия сафын үткәч, төпләнеп эшли башлап, әти ягыннан әби янына баргач кына (бабай ул вакытта вафат иде инде) белдем мин үземә карата тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбен. Мине уллыкка алган кешеләр – биологик ата-анам. Алар егет белән кыз булып йөргән вакытта әни балага узган. Тик өйләнешергә ашыкмаганнар. Әни мине бала тудыру йортында калдырып чыккан. Берничә елдан әти белән кушылганнар, өйләнешкәннәр. Әби-бабаларым, каргыштан, бала рәнҗешеннән куркыгыз, дип, мине балалар йортыннан алып кайтырга мәҗбүр иткәннәр. Алып кайтуын кайтканнар, тик миңа бала итеп түгел, авыр йөк итеп карадылар. Дөреслекне белү кыен булды. Чит кешедән алкаш баласы, имгәк, килмешәк ише сүзләрне ишетү бер хәл икән ул, менә газиз ата-анаңнан… Аларның яшьлек хатасында мин гаеплемени? Минем алар каршында шушындый сүзләр белән тиргәрлек гөнаһым бармыни? Бу сорауларны әти-әнигә бирмәдем. Бирергә дә җыенмыйм. Безне бәйләп торган җепләр өзелгән инде.

Исемемне ИЛЬЯС дип куям.

Казан.

Комментарии